Тәтеш районының эчке эшләр хезмәте ветераннары «Озын Алан» тыюлыгын карады

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Тыюлык белгечләре территория буйлап экскурсия үткәреп, аларны төбәкнең табигате һәм күренекле урыннары белән таныштырды. Тыюлык белән танышу кече карагай аллеясыннан, аның матурлыгына һәм мәһабәтлегенә сокланудан, ылыс һәм чәчәк исләренә хушланудан, кош сайрауларын тыңлаудан башланды. Экскурсиядә катнашучылар аннары экологик агарту кабинетына барып, рәсемнәр күргәзмәсе, “таш почмак” экспонатлары, ТР Кызыл китабына кертелгән, табигый тыюлык территориясендә очрый торган сирәк хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштылар. Аннары “Елизавета” чишмәсенә барып, баскычтан шунда төшеп, рәхәтләнеп юындылар, шифалы чишмә суын үзләре белән дә алдылар. Ял итеп, саулык һәм яңа көч туплап, яхшы кәеф белән автобуска кайттылар, Тәтеш районының бу иң матур почмагына тагын гаиләләре белән дә килергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International