Россия территориясендә үсүче кабатланмас агачларны сертификацияләү комиссиясенә Татарстан Республикасыннан тагын бер гариза җибәрелде

2015 елның 7 июле, сишәмбе

“Агачлар – тере табигать ядкәрләре” Бөтенроссия программасы буенча Тәтеш муниципаль районындагы “Озын Алан” табигый тыюлыгы территориясендә үсүче 125 еллык Горно-Алтайск чыршысы “Тере табигать ядкәре” статусына ия булды инде.

            Министрлыкның биотөрлелек бүлеге тарафыннан анкета – Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 37 кварталы территориясендәге гади наратка (Pinus silvestris L.) “Тере табигать ядкәре” статусы бирү буенча Сертификацияләү комиссиясенә гариза әзерләнде. Агачның яше – 250-270 ел, ул Раифа күле ярында урнашкан. Агач Емельян Пугачевның һәм аның көрәштәшләренең Казаннан качып китүенә шаһит булган. Риваятьләргә караганда, Раифа монастырена килеп җиткәч, ул аны яулап алмакчы була, әмма уңышсызлыкка дучар була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International