РФ Президенты Указы нигезендә 2017 елда Россия Федерациясендә Махсус сакланучы табигый территорияләрне саклау елы үткәрелә

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 165,7 мең гектар булган махсус сакланучы 171 табигый территориядән гыйбарәт, шул исәптән гомуми мәйданы 126,8 мең гектар булган региональ әһәмияттәге 166 табигый-тыюлык фонды объекты: 26 дәүләт табигать заказнигы һәм 140 табигать һәйкәле бар. 2015 елда Бөгелмә районындагы территорияләрнең бер өлешен экологик яктан комплекслы тикшерү материаллары дәүләт экология экспертизасының уңай бәяләмәсен алдылар, шуның нигезендә әлеге территорияләргә региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләр дигән хокукый статус бирелде. 

2017 елда республикада Махсус сакланучы табигый территорияләр елын үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биологик төрлелекне саклауга һәм “2014-2020 елларга әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан җитештерү һәм алардан файдалану” дәүләт программасын үтәүгә юнәлдерелгән   Чаралар планы эшләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International