Ашыт елгасы тугаендагы күлләрдә балык үлүне кисәтү чаралары үткәрелде

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

 

“Ашыт” дәүләт табигый комплекслы заказнигының эшчәнлек зонасына ТР Әтнә муниципаль районының 2700 гектар территориясе карый һәм Арча районы территориясендәге гомуми мәйданы 1233 гектар булган 8 табигать һәйкәле керә. Һава шартларына карамастан, инспекторлар махсус сакланучы табигый территорияләрне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыра, рейдлар барышында заказник территориясендәге тәртип бозылулар чикләнә.

Кышкы чорда судагы һава торышын даими күзәтеп тору таләп ителә, чөнки башка тере организмнар кебек үк, балыклар да һавадан башка яши алмыйлар. Заказник белгечләре шулай ук Ашыт елгасы тугаендагы күлләрдә балык үлүне кисәтү буенча да чаралар үткәрәләр, бәкеләр ясап, сулыкларның боз катламын кардан даими чистартып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International