Халыкара умырзая көне

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Әлеге нәзберек ак чәчәк кыш тәмамланып, яз башланганны символлаштыра. Бары тик умырзая гына иртәнге язның салкын чорына чыдам. Башка үсемлекләр мондый батырлыкны кылырга сәләтле түгел.    

Халыкара умырзая көне ел саен 19 апрельдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр аны инглиз халкы 1984 елда билгеләп үтә. Алардан соң әлеге идеяне башка илләр дә үрнәк итеп ала.

Кьюның Патша ботаника бакчалары белешмәләре буенча планетада умырзаяларның 18 төре һәм ике гибриды бар. Россия территориясендә аларның 12сен очратырга була. Элек умырзаялар безнең республика урманнарында да тиз табыла иде. Хәзер исә аларның кайбер төрләре югалу куркынычы астында һәм кыргый умырзаяларны саткан өчен штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International