Урман утырту көне

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Илнең иң төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, урманчы һөнәренең өстенлеген арттыру, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелек фикерен җәлеп итү максатларында 2016 елның 14 маенда гадәткә кергән “Урман утырту көне” республика акциясе узды.

Әлеге акциядә республикада яшәүче 30 мең тирәсе кеше катнашты, 350 гектардан артык мәйданда төрле ассортиментлы 1,3 миллион данә үсенте утыртылды. Акциягә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре һәм ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, барлык министрлыклар, ведомстволар, хөкем органнары, белем бирү йортларында укытучылар һәм студентлар теләктәшлек күрсәтте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Урман утырту көнендә елдан-ел ирекле рәвештә катнашучылар күбәя, гаиләләре, балалар белән агач утырталар. Акциядә шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә катнашты. Һәркем акциядә актив катнашты һәм үз агачын утыртты.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы “Урман утырту көне”ндә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International