Эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен җәлеп итүдә һәм аларны эшкә урнаштыруда булышу, урман хуҗалыгында ирешелгәннәрне һәм алдынгы тәҗрибәләрне пропагандалау, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урмандагы янгыннарны сүндерүгә карата әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатларында 2016 елның 30 июлендә “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында (Дәрвишләр бистәсенең “Каенлык аланы”нда) һөнәри осталык буенча “Урманда иң оста янгын сүндерүче-2016” Россиякүләм конкурсының II этабын үткәрү планлаштырыла. Әлеге конкурста бөтен республикадан урман янгыннарын сүндерү формированиеләре катнашачак. Чара программасында: гамәлдәге законнарны һәм урман янгыннарын сүндерү кагыйдәләрен белүгә карата теоретик тест, шулай ук гамәли бирем (физик әзерлек һәм каршылыклар полосасы), аны урман янгыннарын сүндерүдә күп еллык эш стажы булган белгечләрдән торучы эксперт төркеме бәяләячәк. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Конкурсны тантаналы төстә ачу 9.00 сәгатьтә булачак.