2016 елның 10 маеннан башлап 20 маена кадәр Татарстан Республикасында киңәшмәдә катнашучы – “LesPlan” проекты координаторы, Дрезден техник университеты вәкиле Анна Моосманн белән Гессен-Форст компаниясе вәкиле, “LesPlan” проекты партнеры Мартин Хофманн булып китте. Алар тарафыннан, Саба урманчылыгы белгечләре белән берлектә, “LesPlan” проектындагы беренче тәҗрибә кишәрлекләренә нигез салу кысаларында, өч тәҗрибә кишәрлегендә культуралар утыртыды. Барлыгы исә тирәк (Matrix 11, Matrix 24, 38 клоннары), усак, карагач, каен кебек токымнарның 7000 данә үсентесе утыртылды, аларның үсеп китү дәрәҗәсе 85% артык тәшкил итте.
2016 елның 24 маеннан башлап 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында Дрезден техник университеты вәкиле, “OMSK” проекты җитәкчесе, профессор Свен Вагнер белән “OMSK” проекты координаторы Анастасия Вальраф булып китте. Эш сәфәренең максаты – Кайбыч урманчылыгы территориясендәге Нельдер буенча әзерләнгән сынау боҗрасын карау һәм анда үлчәмнәр алудан, шулай ук үлчәү өчен яшь имән урманчылыкларыннан яңа кишәрлекләрне сайлап алудан гыйбарәт иде. Бүген инде башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре хакында фикер алышу өчен Германиядәге хезмәттәшләрнең агымдагы елның көзендә Татарстан Республикасына визит кылуы турындагы мәсьәлә хәл ителә.