2016 елның 30 июленнән башлап 5 августына кадәр булган чорда Татарстандагы урманнарда янгын чыгуның аеруча зур куркынычы (4 класслы) саклана. Татарстан Республикасының Гидрометеорология идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 августтан башлап аерым бер районнарда урманнар өчен гадәттән тыш янгын куркнычы барлыкка килү турында фаразлана.
Ялкын чыккан урыннарда оператив эш башкару өчен көчләрнең һәм урманнарда янгыннарны сүндерү формированиеләренең әзерлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә республика территориясендә урманнарның иминлеген 23 янгын-химия станциясе тәэмин итә, аларның 18е - II типлы, 5се - III типлы, шулай ук янгынга каршы инвентарь тупланган 13 пункт бар. Урманнардагы вәзгыятьне 16 янгын манарасы күзәтә, алар янгын куркынычы иң күп янаган урманчылыкларда урнашкан. Барча оператив мәгълүмат республиканың Урман-янгын үзәге карамагында төзелгән төбәк диспетчерлык пункты иадрәсенә ирештерелә. Урман-янгын формированиеләренең саны 779 кешедән гыйбарәт. 203 ирекле янгын сүндерү дружиналары оештырылды. Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем бар, аларның төп бурычы – расланган җир өсте маршрутлары буенча урманнарны даими күзәтеп тору.
Татарстан Марий Иле, Удмуртия, Башкортостан, Чуашия Республикалары белән чикләшә – барлыгы 293,5 км. Янгын куркынычы янаган чор башланганчыга кадәр төбәкара хезмәттәшлек итү буенча барлык оештыру мәсьәләләре дә хәл ителде.