“Урманда иң оста янгын сүндерүче - 2016” Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының икенче төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында урманда иң оста янгын сүндерүче – 2016 дәрәҗәсен яулау буенча ярышлар узды. Конкурста 60 кеше – Татарстан Республикасының урман-янгын формированиеләре хезмәткәрләре катнашты. Чараны эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, урман хуҗалыгындагы казанышларны һәм алдынгы тәҗрибәне пропагандалау, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урманнардагы янгыннарны сүндерү дәрәҗәсен арттыру максатларында үткәрделәр.

Конкурс 2 этаптан торды:

- урман янгыннарын сүндерү буенча гамәлдәге законнарны һәм кагыйдәләрне белүгә карата теоретик тест,

- гамәли бирем (физик әзерлек һәм каршылыклар полосасы)

Хөкемдарлар коллегиясе составы тарафыннан түбәндәгеләр җиңүче дип билгеләнде:

I урын        Габделхаков Фаяз Фирзинат улы (“Урман-янгын үзәге” ДБУ, 3 типлы ЯХС (Саба) башлыгы)

II урын       Хәкимуллин Рәзил Рәзил улы  (“Урман-янгын үзәге” ДБУ, 3 типлы ЯХС (Биектау) йөртүчесе)

III урын       Байгобулов Ринат Рөстәм улы (“Лубян урман-техника көллияте” УҺБ ДББУ урманны саклау һәм яклау инженеры)

Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

Заграднов Сергей Викторович (“Урман-янгын үзәге” ДБУ йөртүчесе); Мәҗитов Руслан Фәрит улы (“Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ директоры урынбасары); Хәйруллин Марат Фәнис улы (“Азнакай урман хуҗалыгы” ДБУ агач аударучысы); Нәбиуллин Илнур Мансур улы (“Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ, 2 типлы ЯХС башлыгы); Кудряшов Семён Сергеевич (урманчы, “Идел буе урман хуҗалыгы” ДБУ); Кәримуллин Тәлгат Хаднулла улы (йөртүче, “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ); Закиров Марсель Илсур улы (“Аксубай урман хуҗалыгы” ДБУ директоры), Дружинин Семён Владимирович (урманчы, “Тәтеш урман хуҗалыгы” ДБУ); Бәшәров Радмир Фәнил улы (янгын сакчысы, “Баулы урман хуҗалыгы” ДБУ); Багданов Андрей Степанович (йөртүче, “Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ).

Ярышларда җиңүче “Урманда иң оста янгын сүндерүче - 2016” Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының финалында республика данын яклаячак, ул сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International