Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы ҮФО төбәкләрендәге дәүләт органнарына начар һавар шартларына бәйле рәвештә урманнарда янгын чыгу куркынычын мониторинглауны көчәйтергә кушты

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы ҮФО төбәкләрендәге дәүләт органнарына начар һавар шартларына бәйле рәвештә урманнарда янгын чыгу куркынычын мониторинглауны көчәйтергә кушты.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барылган урып-җыю эшләре, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, муниципаль берәмлекләрнең һәм башка җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чикләшә торган урыннарда үсемлекләрнең коруы аркасында Үзәк федераль округ төбәкләрендә үләннәргә ут кабу һәм ялкынның урманга, торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчү куркынычы бар.

Шулай ук хәзерге вакытта халык күпләп кыргый үсемлекләр (гөмбә, дару үләннәре, мүк җиләге һ.б.) җыю белән шөгыльләнә, анысы да урманнарда янгын чыгу ихтималын арттыра.

Үзәк федераль округның ИСДМ-Рослесхоз территориясендә хәзерге вакытта ялкын чыгу нокталары теркәлде, аларны төбәкләрдәге урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыкка килгән янгын буларак билгеләде.

Ел башыннан бирле ҮФО төбәкләрендә үләнгә ут кабу аркасында урманнарда янгын чыгуның 21 очрагы теркәлде. Тагын 12 янгын очрагы башка категорияләрдәге җирләрдән һәм линияле объектлардан ялкынның күчүе аркасында барлыкка килде. Язгы чорда төбәкләрнең урманнарында янгын сүндерү хезмәтләре, ялкынның урманга күчүенә юл куймас өчен, күп мәртәбә үлән сүндерергә чыкты. Әйтик, Рязань өлкәсендә генә дә урман янгыннарын сүндерү үзәгендәге белгечләр 102 мәртәбә янгын урынына чыктылар. 

2015 елның ноябрендә, үләннәрне контрольсез яндыруга юл куймас өчен, Россия Хөкүмәтенең 1213 санлы карары белән Россия Федерациясенең Янгынга каршы тәртип кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, – атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запаска калдырылган җирләрдә коры үләнне үзирекле яндыруга, кырларда учак ягуга карата чикләмәләр кертелде. Шулай ук автомобиль юллары өчен билгеләнгән полосаларда һәм тимер юлларның, торбаүткәргечләрнең һәм азык-төлек үткәргечләренең саклык зоналарында үлән яндырырга, ягулык майларын ягарга, учак кабызырга ярамый. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясында җаваплылык каралган, гражданнар өчен – кисәтү яки бер мең сумнан алып бер мең дә биш йөз сумга кадәр административ штраф, вазифаи затларга – алты мең сумнан алып унбиш мең сумга кадәр штраф, юридик затларга – йөз илле мең сумнан алып ике йөз мең сумга кадәр штраф. Янгынга каршы махсус тәртип кертелгән шартларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр штраф; вазифаи затларга – унбиш мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр штраф; юридик затларга – дүрт йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр штраф каралган.

8 август көненә булган мәгълүматларга караганда, Воронеж, Иваново, Липецк, Мәскәү, Рязань, Тамбов, Тверь өлкәләренең барча территориясендә, Калуга өлкәсенең 18 районында, Смоленск өлкәсенең 8 районында, Ярославль өлкәсенең 3 районында махсус янгын куркынычсызлыгы режимы саклана.

Агымдагы ел башыннан бирле, 8 август көненә, ҮФО төбәкләре территориясендә урманнарда янгын чыгуның 266 очрагы ачыкланды (узган елның шушы ук чорында – 381 очрак). Аларның бары тик 1%ы гына – “яшен янгыннары”, 4,5%ы – линияле объектларда һәм башка категориягә карый торган җирләрдән ялкынның урманга күчүенә бәйле, янгыннарның 8% якыны – коры үләнне законсыз яндыруга бәйле. Янгыннарның яртысы диярлек халык тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылуы аркасында барлыкка килгән. Калган янгын очракларының сәбәпләре ачыклана.

Рослесхозның оператив штабы урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге барлык башкарма хакимият органнарына гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләрнең утырышларында урманнардагы янгын чыгу куркынычын мониторинглауны көчәйтергә кушты. Урманнарга махсус режим кертүнең үз вакытында тәэмин итү йөкләмәсе бирелде.

ҮФО буенча Урман хуҗалыгы департаментына округтагы төбәкләрнең территориясендә урман янгыннарына бәйле вәзгыятьне контрольдә тотуны көчәйтергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International