Агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасының эшенә карата техник мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 11 августында “Рослесинфорг” ФДБУ инициативасы белән агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасының эшенә карата техник мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу булды. Киңәшмә “Рослесинфорг” ФДБУ директоры урынбасары А.А. Исаев һәм “Рослесинфорг” ФДБУ белгечләре, БДАМС анализ бүлеге башлыгы һәм Рослесхозның агач әйләнешен исәпкә алу бүлеге башлыгы А. А. Бобрецов, Росимуществоның әйдәүче белгече М.В.Морозов, шулай ук агачлар китертү чылбыры белән идарә итү һәм “Группа “Илим” ААҖ урман сәнәгате төркеменең  урман сертификациясе баш белгече Е.Г. Пьянкова һәм “Стора Энсо Форест Вест”  ҖЧҖ эре урман әзерләүче вәкиле С.А. Бекетов катнашында узды.

Очрашуның төп сәбәбе агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасының эшен яхшыртуга, аның сыйфатын арттыруга, системаның интерфейсын үстерүгә, файдалануда җайлылык тәэмин итүгә бәйле.

А.А. Исаев билгеләп үткәнчә, еш кына агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасында теркәү буенча заказчылар һәм белгечләр системадан файдалану нечкәлекләрен һәрвакытта да күреп өлгермиләр һәм бары тик системада турыдан-туры эшләүче тышкы файдаланучыларны җәлеп итеп кенә аның вазифаи мөмкинлекләрен яхшыртырга мөмкин.

Киңәшмә барышында система эчендә белешмәлекләрне киңәйтү, тулы аналитик блок булдыру мәсьәләләре каралды. Агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасы белән билгеле бер алгоритм аша, һәр системаның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, бүтән тышкы системалар белән хезмәттәшлек итүе дә каралды.

Агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасында агачның тормыш циклын күзәтү мөмкинлеге дә игътибардан читтә калмады. Киңәшмәдә катнашучылар өчен, Хөкүмәт Рәисенең Беренче урынбасары А.Г. Хлопонин йөкләмәсе буенча, БДАМС системасына беренчел эшкәртүдәге пиломатериалларны кертү мәсьәләсе дә каралды, бу исә агачның хәрәкәт итү боҗрасын ябарга мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, БДАМС системасын үстерү максатында, ачык мәйданнарда системада катнашучылар белән берлектә очрашулар оештыруны даими нигездә башкарып тору зарурлыгы турында билгеләп үтелде. Моннан тыш, системага кертелергә тиешле үзгәрешләр исемлеген төзегәндә системадан файдаланучыларның мәҗбүри тәртиптә катнашырга тиешлеге турында да әйтелде.

Шулар белән беррәттән, “Рослесинфорг” ФДБУ мондый очрашуларны тагын да зуррак форматта һәм киңрәк составта үткәрү өчен омтыла һәм киләсе киңәшмәләрдә, БДАМС системасын үстерү кысаларында, урман тармагына багышланган форумда актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International