Лубян урман-техника көллияте 95 еллыгын билгеләп үтте

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Чарага меңнән артык кеше килде. Тантанага көллиятне төрле елларда тәмамлаучылар, Татарстанның һәм Идел буеның урман хуҗалыгында эшләүчеләр, ВУЗ, ССУЗ вәкилләре, ТР һәм Удмуртиянең алдыгы предприятиеләре җитәкчеләре җыелды. Бәйрәмне ачу тантанасы Георгий Федорович Морозовның һәйкәленә һәм Миңнеханов Нургали Миңнеханов улы белән Савин Николай Семеновичның мемориал такталарына чәчәкләр куюдан башланып китте. Техникумда укытучылар хакына хәтер диварын тантаналы төстә ачтылар. Шуннан соң бәйрәм кунаклары дендробакчада һәм Лубян урман-техника көллияте мөгаллимнәренең, хезмәткәрләренең каберләрендә булдылар.

Көллият стадионында көллиятнең килеп чыгышына һәм Лубян авылы тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша булды. Концерт программасының тантаналы өлешен ТР урман хуҗалыгы министры А.А. Нәзиров ачты. Үзенең чыгышында ул: “Соңгы вакытта Лубянда социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән юллар салына, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә,” – дип билгеләп үтте. Ул шулай ук урман тармагы өчен яшь белгечләрне өйрәтү буенча гореф-гадәтләргә нигез салган ветераннарга тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.

“Илебез территориясенең яртысыннан артыгында урман үсә. Бу бәһасез муллык, безгә табигать тарафыннан бирелгән, бу шатлык һәм сәламәтлек чыганагы! Табигатьне саклагыз, урманнарны саклагыз! Шушы бәйрәм көнендә барлык ветераннарга, чыгарылышларга, студентларга, булачак урманчыларга һәм Лубян урман-техника көллиятендәге мөгаллимнәргә ныклы саулык, бәхет, тынычлык, изгелек телим һәм белем йорты динамикалы рәвештә үссен һәм урман хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләвен дәвам иттерсен!” – диде А.А. Нәзиров. Министр Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының “Россиянең урман хуҗалыгын үстерү һәм камилләштерү буенча күп еллык, намуслы хезмәте өчен, Россиянең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән зур шәхси өлеше өчен һәм Лубян урман-техника көллияте оешканнан соңгы 95 еллыкка бәйле” мактау бүләкләрен тапшырды. Ведомствоның алдынгыларны билгеләү буенча “Россия урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә Г.Г. Закирова (Лубян урман-техника көллияте мөгаллиме, ветеран) лаек булды. ТР Президенты Указы белән В.А. Кульгеевка (җитештерү буенча белем бирү директоры урынбасары) “ТР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелде. П.С. Суховка (Лубян урман-техника көллияте укытучысы) ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.  Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “Россиянең урман аударучылар арасында дүртенче “Урман кисүче - 2016” чемпионатын оештыруда һәм үткәрүдә гамәли ярдәм күрсәткән өчен” бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук котлау сүзләре белән ТР Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д. Дмитриев;  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы И.М. Яруллин; Федераль дәүләт урман күзәтчелеге, Урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге һәм гражданлык оборонасы бүлеге консультанты Э.В. Леонтьев;  ТР урман тармакларында эшләүчеләр профсоюзының иҗтимагый оешмасы рәисе И.И. Гыймадиев; Лубян урман-техника көллияте директоры А.М. Даниловлар чыгыш ясады.

Бәйрәм кысаларында көллият стадионында урман Сабан туе (Урман туе - 2016) үтте, анда Лубян авылында яшәүчеләр катнашты. Тантана бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International