5 сентябрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә “Авиаурмансагы” ФБУ Aerial Fire Fighting Asia Pacific 2016 – “Азия-Тын океан төбәгендә янгыннарны сүндерүдә аваициядән файдалану” III халыкара конференциясе барышында урмандагы янгыннарны сүндерү буенча үзебезнең илдә җитештерелгән аваиция технологияләрен тәкъдим итте.
Конференциядә Россия, АКШ, Канада, Австралия, Төркия, Филиппин, Брунея, Таиланд һәм башка илләрдән урман хезмәтләре, хәрби ведомстволар, авиация компанияләре һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнаша. Конференция янгынны һавадан сүндерү буенча киң кырлы темаларны, шул исәптән ведомствоара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен, һавадан янгын сүндергәндә эшләр башкаруның стандартларын һәм нормаларын, пилотсыз очкыч аппаратларыннан файдалану мәсьәләләрен, шулай ук иярчен темаларны үз эченә ала. Чара кысаларында авиатехникага багышланган статистик экспозицияләре оештырылган.
Чара кысаларында “Рус сәгате” узачак. Быел “Рус сәгате”нең темасы “Янгыннарны сүндергәндә вертолет техникасын куллануда Россия тәҗрибәсе” булачак – чара Россиянең һавадан янгын сүндерү буенча теориясенә һәм тәҗрибәсенә һәр яклап анализ бирәчәк. “Россия вертолетлары” холдингы белгечләре заманча Россия вертолетларының мөмкинлекләре турында сөйләячәк, компания-операторларның вәкилләре Россиядә генә түгел, ә дөньяның башка илләрендә дә үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак, ә янгынга каршы дәүләт ведомстволарының вәкилләре янгынга каршы вертолетларны куллану методикалары һәм технологияләре белән таныштырачак.
5 сентябрьдәге “Рус сәгате” кысаларында “Авиаурмансагы” ФБУ башлыгы урынбасары А.М. Ерицов “Россиядә урман янгыннарын авиациядән файдаланып сүндерү технологияләрен үстерү” темасына чыгыш ясады, анда ул самолет-амфибия, самолет-авиатанкер һәм вертолет техникасы ярдәмендә янгын сүндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Вертолетларның йөк күтәрүчәнлегенә карап, ялкын сүндергеч сыекча күләмен җайга салу мөмкинлеге булган су сибүче, модернизацияләнгән ВСУ-5А, ВСУ-15А вертолет җайланмаларыннан файдаланып янгын сүндерү технологияләренә һәм тәҗрибәсенә аеруча зур игътибар бирелде.
“ПАНХ” НПК фәнни-җитештерү компаниясенең генераль директоры А.В. Козловскийның “Янгынга каршы миссияләрне башкарганда Россия вертолетларыннан файдалану үзенчәлекләре” докладында Россиядәге вертолет техникасының, шул исәптән бөтен төрле янгыннарга каршы көрәштә янгын сүндерү чараларының күпчелек арсеналыннан файдалану мөмкинлекләренә ия булган Ка-32А11ВС вертолетының киң мөмкинлекләре күрсәтелде. Хәзерге вакытта Ка-32A11BC дөньяның 30 дан артык илендә кулланыла. Шулай ук яңа “Ансат” күпмаксатлы вертолетының мөмкинлекләре дә күрсәтелде.
Авиацион янгын сүндерү тәҗрибәсен һәм үзебезнең илдә җитештерелгән мөмкинлекләрне күрсәтә торган “Рус сәгате” һөнәри берлекнең чит ил вәкилләрендә һәм тармак компанияләрендә зур кызыксыну уятты.