Республикадагы балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәләренең “Җир сулышы” конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы кысаларында 2016 елның 1 февраленнән башлап 2016 елның сентябренә кадәр Республикадагы балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәләренең “Җир сулышы” конкурсы үткәрелде, аның гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

29 сентябрьдә Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында, ә атап әйткәндә – “Җир хартиясе” мемориал ташы салынган “Кичке таң” дәүләт табигый комплекслы тыюлыгында III Республикадагы балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәләренең “Җир сулышы” конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның максатлары һәм бурычлары – баларда һәм яшүсмерләрдә яшәеш өчен иминлекле тирәлекне саклауга карата җаваплылык хисен тәрбияләү, балаларның һәм яшьләрнең игътибарын табигатькә карата сакчыл карашка җәлеп итү, балаларда һәм яшүсмерләрдә иҗади сәләтләрне үстерү, балалар өчен клуб формированиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру, экологик тәрбия һәм белем бирү рәвешләрен һәм алымнарын камилләштерү, шулай ук мәнфәгатьләр буенча дәресләрдә, түгәрәкләрдә, студияләрдә, клубларда, һәвәскәрлек берләшмәләрдә шөгыльләнү өчен күбрәк балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итү.

Чарада катнаштылар: Республиканың традицион мәдәниятләрен үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ф.Х.Завгарова, “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Политсовет башкармасы рәисе, юридик фәннәр кандидаты А.А.Тарханова, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы  Д.Ф.Вәлиуллин, ТР Әгерҗе муниципаль районы хакимияте вәкилләре, галимнәр, балаларны һәм яшьләрне экологик укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче клуб тәҗрибәчеләре. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән “Кичке таң” дәүләт тыюлыгы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы Ф.Г. Фәйзуллин катнашты.

Чара программасында фотокүргәзмәләр эше, конкурс лауреатларының презентацияләре, мемориал ташны карау, эшләнмәләр эшләү буенча мастер-класслар, агач утыртулар һәм башкалар оештырылган иде.

Конкурска Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 51 балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәсенең презентацияләре күрсәтелгән иде. Конкурс барышында балалар яшәеш өчен иминлекле булган әйләнә-тирәлекне саклау, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү буенча эш үткәрделәр.

Конкурста катнашучылар, ягъни 7-14 яшьлек балалар, өлкәннәр җитәкчелегендә туган авылларында агачлар утырттылар, чишмәләрне санадылар, әйләнә-тирәлекне саклау темасына агитбригада чыгышларын, үзешчән театрлар, табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмәләр, экология айлыкларын, “Бөтендөнья хайваннарны саклау көне”, “Бөтендөнья су көне”, “Җир көне”, “Сәламәтлек көне”, “Кошлар көне”, “Эколог көне” кебек бәйрәмнәрне, берләшмәләрнең табигатьтәге күчмә утырышларын һ.б. оештырдылар. Үткәрелгән конкурс үсеп килүче буында экология мәдәният, кешенең эшчәнлеге нәтиҗәләре өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итте.

Үзенең чыгышында “Кичке таң” ДТКТ башлыгы форумда катнашучыларга “Җир хартиясе” халыкара проектын тормышка ашыру кысаларында үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Алга таба, мемориал таш янәшәсендә ул Җир хартиясе идеяләрен, нормаларын, принципларын һәм кыйммәтләрен алга этәрү буенча төп эшнең Җир планетасы язмышы өчен гомуми җаваплылык хисләрен тәрбияләү максатында яшьләр тирәлегенә, Татарстан Республикасындагы барлык белем бирү учреждениеләренә күчерелү зарурлыгы турында искәртте.

“Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” номинациясендә 7-12 яшьлек катнашучылар составында түбәндәгеләр лауреат булдылар:

1 урын -  Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Олы Нөркәй АМЙ “Сафлык” балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. И.И. Кутусова, “Планетаны булачак буыннар өчен саклыйк” проекты белән;

2 урын Татарстан Республикасы, Әгерҗе муниципаль районы, Бим АМЙ “Эружара” балалар фольклорансамбле, җит. О.А.Изибаева, “Безнең ваемсыз җәй” проекты белән;

3 урын Татарстан Республикасы, Бөгелмә муниципаль районы, Петровск АМЙ “Үзәкләштерелгән район клуб системасы” МБУ “Ритм” коллективы, җит. Г.А. Конычева, “Бу җир – синеке һәм минеке”.

13-16 яшьлек катнашучылар составында икенче “Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” номинациясендә түбәндәгеләр лауреат булды:

 1 урын Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы, Чытерчинск АМЙ “Табигать сакчылары” балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. Л.Ю. Гринина, “Без туган җир балалары” проекты белән;

 2 урын – Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районы, Кутлушкино АМЙ “Яшел планета” балалар һәвәскәрлек экология берләшмәсе, җит. Г.Х.Гатауллина, “Без табигать балалары” проекты белән;

 3 урын – Татарстан Республикасы, Мөслим муниципаль районы, Тат. Бүләр АМЙ балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. Р.А. Хөснимәрдәнова, “Бөтерчекләр” проекты белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International