Алар арасында – Бурят Республикасы, Красноярск һәм Байкал арты крайлары, Иркутск һәм Амур өлкәләре.
Россиянең табигать министры Сергей Донской, 2016 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары турында төбәк хакимиятләре белән селектор киңәшмәсен ачып, әнә шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмә 2016 елның 6 декабрендә РФ Хөкүмәтендә узды.
"Тулаем алганда 2016 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чор, 2015 ел белән чагыштырганда, янгын чыгу вәзгыятенең яхшыруы белән сыйфатланса да, урманнардагы янгыннарны кисәтү һәм сүндерү чараларының нәтиҗәләренә ясалган анализ күпчелек төбәкләрдә тулы чараларның күрелмәгәнлеген искәртә, – дип ассызыклады Министр. – Моның сәбәпләре Бурят Республикасында, Байкал арты краенда һәм Иркутск өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерү комиссияләренең эше канәгатьләндерерлек булмауга, бу төбәкләрдә, Амур өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыруның эшләнеп бетмәгәнлегенә бәйле". С.Донской билгеләп узганча, мондый дискоординацияләү аркасында ялкынның урман фонды җирләренә күченүе буенча күп кенә афәт очраклары барлыкка килгән.
"Чит-ятларның хаталарын исәпкә ала белмибез икән, үзебезнекеләрен булса да күз уңында тотарбыз дип ышанам", – диде Министр, 2017 елдагы янгын куркынычы янаган чорга әзерлек буенча РФ субъектлары башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
2016 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорында РФ территориясендәге урманнарның 2 465,6 мең гектарында барлыгы 11 025 янгын очрагы теркәлгән. Рослесхоз бәяләмәләренә караганда, бу күрсәткечләр параметрлары буенча алдагы елга караганда яхшырак: уртача биш еллык күрсәткечтән 1,5 мәртәбә түбәнрәк һәм ут ялмап үткән мәйданнар буенча туры киләләр.
Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уңай тенденцияләр күзәтелә. РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе Иван Валентик билгеләп узганча, Россиянең Табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан күрелгән оештыру һәм финанс чаралары ярдәмендә МСТТ җирләрендә ялкын чыккан урыннарның мәйданы 2016 елда ике мәртәбәгә кимегән.
Тулаем алганда исә, И.Валентик сүзләреннән аңлашылганча, бюджеттагы чикләмәләргә карамастан, 2016 елда РФ субъектларына урман хуҗалыгы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү эшләренә бәйле чараларга карата гомуми федераль финанслау күләме сакланган. Шул ук вакытта урманнарны янгыннардан саклау лимитлары, ә бу – 4,1 миллиард сум, янгын куркынычы янаган чор башланганчы ук төбәкләргә күчерелгән. Тагын 648,7 миллион сум Рослесхозның бүленеп бетмәгән резервынннан алынып, чор барышында өстәмә бирелгән.
Тагын шунысы да әһәмиятле, 2016 елда Рослесхоз белән Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары субъектлары арасында урманнарны янгыннардан саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән. 2017 елда мондый штаблар барлык федераль округларда да гамәлдә булачак.
Моннан тыш, урманнарны янгынга каршы кору буенча эш системалы рәвештә оештырылган: 3874,1 чакрым урман юлы төзелгән, 6116 чакрымы – үзгәртеп корылган.
"Бу елда урман янгыннарыннан килә торган зыян 3,8 мәртәбә киметелде, беренчел мәгълүматларга караганда, 15 миллиард сум тәшкил итте. Бу чорда урман янгыннары проблемасына карата уртак игътибар арту аркасында да без янгын вәзгыяте белән лаеклы көрәштек. Йөкләмәләр Россия Федерациясе Президенты дәрәҗәсендә дә, РФ Хөкүмәтенең ике вице-премьеры дәрәҗәсендә дә бирелде", – дип йомгак ясады И.Валентик.