Танышу һәм тәҗрибә алмашу максаты белән, Татарстанга Иркутск өлкәсе урманчылары килде

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Урман хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләр “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУда булдылар, анда көллият музееның экспозицияләре белән таныштылар, территориясендә студентлар өйрәнүләр уза торган Лубян урман питомнигына бардылар. Делегация Саба районының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә дә булды. Утырту материалын in vitro технологиясе буенча микроклонлап үстерү һәм үрчетү лабораториясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, Иркутск өлкәсе вәкилләренә орлыкларның сыйфатын тикшерү лабораториясен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү теплицаларын да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International