Идел буе федераль округыныц урман үстерү буенча галимнәре Саба районына килде

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 18 маенда Саба районының Сатыш авыл җирлеге территориясендә 6,3 гектарга якын мәйданда чокыр-ерганакларга саклагыч утыртмаларга нигез салынды. Белгечләр акация, каен, чыршы, нарат һәм карагай утыртты. Бу чара  Татарстанның, Оренбург, Самара, Түбән Новгород, Ульян өлкәләренең,  Мари Иле һәм Чувашия Республикаларының урман тармагы вәкилләре катнашында Урман орлыкчылыгы базасында уздырылган  семинар-киңәшмә кысасында булды.

“Татарстан Республикасының күп позицияләр буенча, урман хуҗалыгын үстерүгә мөнәсәбәте, комплекслы ысуллар куллануы буенча гаҗәпләндерүен билгеләп үтәргә кирәк. Без тәҗрибә алмашу буенча нәтиҗәләрне бәяләргә дип килдек. Татарстаннан өйрәнер нәрсәләр бар, аерым алганда, урман хуҗалыгын үстерү буенча. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез”, – диде Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев.

Саклагыч урман утыртмаларын булдыруның уникальлеге – авыл хуҗалыгы җирләрендә туфрак эрозиясенә юл куймау.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җирләренең 40 проценттан артыгы җил яки су эрозиясенә дучар. Бу игеннәрнең уңыш бирүенә начар тәэсир ясый. Тискәре эрозия процессларын булдырмау өчен, урман үстерүчеләр, саклагыч урман утырмаларын утыртып, туфракны ясалма рәвештә ныгыталар. Ул агачлар туфракны беркетә, юылуына юл куймый, карның эрүен һәм суның агып төшүен җайга сала, чокырларның табигый рәвештә үсемлекләр белән каплануына һәм файдаланылмыйча яткан җирләрнең хуҗалык итү әйләнешенә кертергә булыша. Шул рәвешле, чокыр-ерганак утыртмалары авыл хуҗалыгында кулланылучы кырларның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә. Ел саен эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны 2 мең гектардан артыграк мәйданда утырталар.

Эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны утыртканда, махсус техника кулланыла, ә техника керә алмый торган урыннарда утырту эшләре кулдан – Колесов кылычы һәм Саба кылычы дип аталучы эш кораллары ярдәмендә башкарыла. Технология буенча, бер гектар мәйданга эрозия процессын туктатырга сәләтле агачлар токымнары 3 – 3,5 мең данә утыртыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International