“Урманга тылсымлы сәяхәт”

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Экология елы кысасында “Ашыт” заказнигы хезмәткәре Г.И. Абдрахманова Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы төркемнәрендә дәресләр үткәрде. Чараларның максатлары балаларның белемнәрен арттыру һәм аларны беренче чәчәкләрнең яңа төрләре белән таныштыру, иҗат ярдәмендә табигатькә мәхәббәт уяту иде. Нәниләргә беренче чәчәкләр турында презентация күрсәттеләр, аларның табигатьтәге әһәмияте һәм аларны саклау кирәклеге турында аңлаттылар. Соңыннан сабыйлар, уйный-уйный, яз җиткән һәм умырзаялар чәчәк аткан урманга “Тылсымлы сәяхәт”кә киттеләр. Балалар төркемнәре белән бергәләп “Умырзаялар” дигән аппликация, ә урта төркемдәгеләр пластилиннан “Энҗе чәчәкләр” аппликациясен ясадылар. Өлкән төркем балаларының да рәсемнәре үзенчәлекле килеп чыкты, алар рәсем ясауның төрле техникаларын кулланып, картиналар иҗат иттеләр.

Балалар, мавыгып, иҗади эшләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, беренче чәчәкләрнең исемнәрен эзләп таптылар, җырладылар, биеделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Чара тәмамлангач, тәрбиячеләргә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International