2017 елның 20 июнендә “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х. Муллин, шулай ук җитәкче-урманчылар һәм Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең директорлары катнашында семинар-киңәшмә узды.
Мөслим кишәрлеге урманчылыгы мисалында яшь үсентеләргә карата тәрбияви кисүләрне уздыру, диләнкеләрне тәрбияви кисүләргә һәм өлгергән һәм картайган уртыртмаларны кисүләргә аерып чыгару, дәүләт урман фондында урман культураларын булдыру һәм техник документларны алып бару эшләрен оештыру мәсьәләләре карап тикшерелде.
Утырыш барышында министр билгеләп узганча, бу язда Минзәлә урманчылыгы урманчылары тарафыннан 140 гектарда урман утырту эше башкарылган: “Бу республикадагы иң зур күрсәткечләрнең берсе. Ләкин безнең бурыч урман культураларын булдыруга гына корылмаган. “Җир кайгыртканны ярата!” – ди халык. Урманнар да шулай ук! Урман законнарындагы төп принциплар булып түбәндәгеләр санала: урманнарны саклауны һәм яклауны тәэмин итү, урманнардан күп максатларда, рациональ, өзлексез, аларны ярлыландырмыйча файдалануны, аларны яңадан үстерүне, урманнарның сыйфатын яхшыртуны һәм продуктлылыгын арттыруны тәэмин итү. Бу принципларны тормышка ашыру өчен безгә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча дәүләт биремендә куелган барлык күләмнәрне дә тормышка ашырырга кирәк”.
Күчмә семинарны үткәрү кысаларында урманчылар шулай ук урман питомникларын, механика ярдәмендә тәрбияләнгән 2017 елгы чыршы урман культуралары мәйданнарын карадылар, диләнкеләрне өлгергән һәм картайган уртыртмаларны тоташ кисүләргә аерып чыгару технологиясе белән таныштырлар, шулай ук “Амкодор” урман әзерләү комплекслары ярдәмендә үзагач әзерләү эшенә анализ ясадылар һәм Харвестер+форвардер урман әзерләү комплекслары ярдәмендә сайланма-санитар кисүләрне үткәрү технологиясе белән таныштылар.