Чын ирләр

2017 елның 30 июне, җомга

Ялгыш карашлар булуга карамастан, Россия Федерациясендә урман янгыннарын сүндерү белән урманчылар – РФ субъектларында урманнар белән идарә итү органнарының урман-янгын сүндерү формированиеләре шөгыльләнә. Парашют-десант янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре элиталы урман янгыннарын сүндерү формированияләре, “урман спецназы” булып санала.

Парашютчы-янгын сүндерүче һәм дасантчы-янгын сүндерүче – болар югары квалификацияле белгечләр, алар шәп физик әзерлекле һәм махсус теория белемнәрен алган, шул ук вакытта зур гамәли тәҗрибәгә ия булган кешеләр. Янгын куркынычы янаган бөтен чорда – кар эри башлаганнан алып кар капламы яңадан барлыкка килгәнче – парашют-десант янгын сүндерү хезмәте белгечләре урманнардагы янгыннарны сүндерү белән шөгыльләнә, аларны, зарурлык килеп туганда, урмандагы янгыннарны үз көче белән җиңә алмаган төбәкләргә дә илтеп ташлыйлар.

Кышкы чорда “урман спецназы” шулай ук эшсез утырмый – шәхси состав укулар уза һәм квалификациясен күтәрә, парашют белән өйрәнү өчен сикерүләр һәм трос буенча вертолеттан десант үтүләр ясала. Җәйге чорда кирәк булачак барлык күнекмәләр дә бөтен нечкәлекләренә кадәр эшкәртелә – бу десант үтү һәм урманда янгын сүндерү генә түгел, ә җирлектә юнәлеш ала белү дә, зыян алучыларга медицина ярдәмен күрсәтү дә, урманнарда янгыннарны сүндергәндә авиация гамәлләрен координацияләү дә, радиоэлемтә урнаштыру һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International