2017 елның 4 августында “Лениногорск урманчылыгы” ДКУ учреждениесендә “Урманда иң яхшы янгын сүндерүче-2017” өченче Гомумроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узачак. Ярышларда республиканың барлык почмакларыннан урман янгыннарын сүндерүче формированиеләр катнашачак. Чара эшче һөнәрләренең абруен үстерү, эшче һөнәрләренә укыту һәм эшкә урнаштыру өчен яшьләрне җәлеп итү, урман хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне һәм казанышларны пропагандалау, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урманнардагы янгыннарны сүндерүгә әзерлек дәрәҗәсен үстерү максатларында үткәрелә. Программада: гамәлдәге законнарны һәм урманнарда янгыннарны сүндерү кагыйдәләрен белүгә карата теоретик тест, шулай ук физик әзерлек һәм каршылыклар полосасы. Биремнәрнең үтәлеше урман янгыннарын сүндерү эшендә күп еллык стажы булган белгечләрнең экспертлык төркеме тарафыннан бәяләнәчәк.