Яшь урманчы “Урман шытымы” профильле сменасында катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Тематик сменаны үткәрүнең төп максаты – урманнарны саклау, алардан сакчыл файдалану, урман тармагында җинаятьләрне профилактикалау һәм хокук бозуларга каршы көрәшү мәсьәләләренә җәмгыятьнең һәм үсеп килүче яшь буынның игътибарын җәлеп итү.

Нурлат мәктәбе урманчылыгы активисты, “№3 УГБМ” МАМУ укучысы Лёвин Родион сөйли: “Смена дәвамында урман хуҗалыгындагы иң яхшы белгечләр мәктәп урманчылыклары укучылары өчен лекцияләр, семинарлар һәм гамәли дәресләр үткәрде, балалар “Орленок” лагерына Россия Федерациясенең барлык почмакларыннан җыелган иде. Беренче көннәрдә Россиянең урманны яклау үзәге хезмәткәрләре белән дәресләр үтте. Белгечләр төрле агач токымнарының авырулары, урман утыртмалары корткычлары турында җентекләп сөйләде. Краснодар краеның географик үзенчәлекләренә аеруча зур игътибар бирелде, анда урманнар белән капланган тау биләмәләре искиткеч рәвештә берләшкән, Кара диңгезнең иң яхшы курорт комлыклары урнашкан. Авиалесохрана хезмәткәрләре белән очрашу җайланмаларны һәм җиһазларны демонстрацияләү эше белән истә калды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы хезмәткәрләре мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенә иң яхшы эмблема ясау буенча конкурс үткәрделәр. “Әдәби аланлык” әдәби конкурсында мин дә актив катнаштым, анда сменада катнашучыларның барысы да шигырь һәм проза аша көч сынашты. Мин дипломлы булдым һәм шуңа бик тә сөенәм. Әлеге сәфәр онытылмаслык хис-хатирәләр һәм уңай тәэссирләр калдырып, бик озакка хәтердә сакланып калачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International