Киңәшмәдә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, шулай ук аның урынбасарлары, җитәкче-урманчылар, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең директорлары катнашты. Киңәшмә барышында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдиновның “2017 елның беренче яртыеллыгы өчен урман культурасы һәм урман хуҗалыгы эшләре йомгаклары турында” доклады тыңланды.
Ел башыннан бирле республикада 1832 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эше башкарылган, шул исәптән 1832 гектарда урман культуралары утыртылган. 2016 елда бу күрсәткеч 1596 гектарга тигез булган. Урманчылар билгеләп узганча, 2017 елда, гомумән алганда, урман торгызу күләме узган елгыга караганда 27%ка арткан. Иң беренче чиратта бу урман культураларын утырту һәм урманның табигый яңартылуына ярдәм итү өчен мәйданнарның үзәкләштерелгән рәвештә арттырылуы белән аңлатыла.
Урманнарны сыйфатлы җитештерүнең состав өлеше булып тәрбияви кисүләр тора. 1 июльгә карата урманнарны тәрбияви кисүләр һәм санитар кисүләр 7677 гектарда башкарылган. Шул ук вакытта әзерләнгән үзагач запасының гомуми күләме 380 мең кбм. яисә планга карата 69% (2016 елда – 46%, 2015 елда – 67%) тәшкил иткән, 303 кбм артык ликвидлы үзагач әзерләнгән, ликвид буенча эш башкару дәрәҗәсе – 81% (2016 елда – 48%, 2015 елда – 74%).