“Туган төбәк табигатен саклыйк!”

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Арчаның Күпфункцияле стадион үзәге каршында шушындый исем астында экология фестивале үткәрелде, анда “Ашыт” заказнигы хезмәткәрләре мактаулы кунаклар булды. Бу чараның максаты – үсеп килүче яшь буында әйләнә-тирәлекне саклау буенча җавапылык хисе тәрбияләү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләре буенча балаларның һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, туган төбәкнең табигый байлыкларын саклау буенча актив тормыш позициясен формалаштыру.

Бәйрәмгә “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгеннән балалар, Арчаның Мәктәп укучылары сарае каршындагы “БОЧЧЕ” секциясендә катнашучылар, шулай ук “Таттелеком” ААҖ дустанә балалар коллективы чакырылган иде. “Күренми торган сак” клуб формированиесе әгъзалары фестиваль хуҗалары булды. Заказник белгечләре чыгышларыннан соң, концерт һәм спорт номерлары тәмамлангач, фестивальдә катнашучылар “Туган як сукмаклары буйлап” юлга кузгалды. “Күренми торган сак” клуб формированиесе барлык кунакларны Арча ст. чишмәләренә алып барды, анда булган балалар тирә-якларны карап, клубтагы тынгысыз йөрәкле вәкилләр тарафыннан әйләнә-тирәлекне саклау буенча башкарылган эшләрне үз күзләре белән күрделәр. Бу клубта барлыгы ун вәкил, ләкин мондый кояшлы көндә аларга табигатькә карата битараф булмаган тагын 80 актив бала кушылды. Табигать үзе аларга ярдәм итеп, чараны үткәрү өчен кирәкле бөтен уңайлы мөмкинлекләрне

тудырды. Активистлар команда уеннары үткәрделәр, биеделәр, җырладылар. Ярышлардан соң йомгаклар ясалды һәм “Саклагыз җирне, Саклагыз!” исемле дисклар, шулай ук истәлекле бүләкләр, плакатлар, календарьлар һәм экологик көндәлекләр тапшырылды.

Экология фестивален оештырган һәм үткәргән өчен “Күренми торган сак” клуб формированиесе җитәкчесенә һәм анда катнашучыларга тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары тапшырылды. Бәйрәм Флешмоб – физкультминут белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International