“Чирмешән урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре “Кояшлы” җәйге лагерында булдылар, биредә тәрбияләнүчеләр белән табигатьне яклау һәм урман хуҗалыгы турында, урманнарның кыйммәте һәм аларга куркыныч белән янаучы факторлар хакында әңгәмә үткәрелде. Чара яшь буында әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатларында узды. Урманчылык белгечләре балаларга урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәтта вак кына саналган чүпнең дә планетаны пычратуы һәм кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы хакында сөйләделәр.
Бу лагерьда тәрбияләнүчеләр спортчылар булып тора, алар экологиягә багышланган төрле чараларның күпчелегендә актив катнашып киләләр. Балалар чыгыш ясаучыларны зур кызыксыну белән тыңладылар, әңгәмәдә җанлы катнаштылар һәм чара азагында табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирәлекнең экологик иминлек карап тоту һәм яхшырту буенча үзләреннән зур өлеш кертергә сүз бирделәр.