2017 елның 18 августында Кызыл Йолдыз урманчылыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров катнашында булып узган семинар-киңәшмә барышында урман орлыкчылык мәйданнары, асылда, ботаклы имәннең урман орлыклары объектлары каралды. Урманчылар әлеге объектларны саклау, шулай ук аларны төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыру буенча максатчан эш үткәрелү зарурлыгы турында билгеләп үттеләр.
Урман поселокларын төзекләндерү өлешендә Алмас Нәзиров билгеләп үткәнчә, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында урманчылар көче белән кыска вакыт аралыгында фельдшерлык-акушерлык пункты, мәдәният йорты, ашханә төзекләндерелгән һәм төзелгән, белгечләр өчен икефатирлы йорт төзелеше бара.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы урман фондындагы питомникларда утырту материалын үстерү мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр, бүгенге көндә ул урманчылар өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора, ОБН (чокыр-балка утыртмалары) утырту һәм урман-культура эшләрен сыйфатлы итеп башкару темасы да игътибардан читтә калмады.