Әлки урманчылыгы урманчы-җитәкчесе урынбасары Л.Д. Желтухина балалар өчен “Дубки” савыктыру лагерында “Җир – безнең уртак йортыбыз” шигаре астында “Урман дәресе” үткәрде. Чара уен рәвешендә узды, балалар “Тузганаклар” һәм “Кыңгыраулар” комнадаларына бүленде. Балаларны районда таралыш алган урман үсемлекләренең төрләре белән таныштырдылар, ылыслы токымнарның барлык төрләренең әһәмияте һәм аларны куллану даирәсе турында сөйләделәр. Шулай ук районда үсә торган һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр турында да мәгълүмат җиткерелде. Балалар конкурста актив катнаштылар, күп кенә кызыклы һәм файдалы нәрсәләр хакында белделәр.