ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Экологик үсеш, экологик тәрбия һәм үсеп килүче буынга мәгълүмат җиткерү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы 2017 елның июнь ае ахырында – июль ае башында (7 смена) Краснодар краенда "Орленок" Россиякүләм балалар үзәге" ФДБМУ базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена үткәрә.

Сменаның озынлыгы – 3 атна. Профильле сменада канташучыларның яше – 10 яшьтән 17 яшькә кадәр.

Профильле сменада катнашучыларны яшәтү һәм тукландыру кабул итүчеләр тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Юл бәясе командировкаланучы тараф ягыннан түләнә.

Профильле смена кысаларында укыту программасы мәктәп укучыларын тәҗрибәдә өйрәтү белән берлектә Рослесхоз буйсынуындагы оешмаларның белгечләре тарафыннан үткәрелүче теоретик белем бирүләрне, урманнарны саклау, яклау һәм урман торгызу буенча мастер-классларны, эшлекле уеннарны үз эченә алачак. Тематик смена тәмамланыр алдыннан Россиякүләм мәктәп урманчылыклары корылтае (слеты) булачак.

Профильле сменага балаларны укыту өчен сайлап алу "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы" Россиякүләм читтән торып карау-конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң яхшы мәктәп урманчылыклары вәкилләре, "Подрост" Россиякүләм юниорлык урман конкурсында һәм аталган конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук мәктәп урманчылыкларының төбәк слетларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан гамәлгә ашырылачак.


10
февраль, 2017 ел
җомга

9 февральдә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумындагы студентлар төркеме “Озын Алан” ДТКТ булдылар. Тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә “Елизавета” чишмәсен һәм аңа илтә торган баскыч басмаларын кардан һәм боз катламыннан чистарту чаралары үткәрелде. Хезмәт десантының актив эшеннән соң тыюлык территориясендә лекция-экскурсия үткәрелде. Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган чараның максаты яшьләрне республикадагы тыюлыклы табигать почмакларын саклауга, Татарстанның табигый мирасы язмышына һәм аның кыйммәтенә җәлеп итүдән гыйбарәт иде. Чара азагында тематик конкурслар һәм бергәләп чәй эчүләр оештырылды.

Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үрчетү буенча үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыру максатларында Лубянда күчмә семинар булды. Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Семинарның беренче өлешендә урманнарда федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм урман законнарын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту тәртибе хакында сүз барды. Юридик бүлекнең әйдәүче консультанты Надежда Савченко белән дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев шушы темага докладлар белән чыгыш ясады. Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын бирү тәртибе хакында, шулай ук дәүләт урман реестрын алып бару тәртибе һәм үзагач әзерләү буенча яңа кагыйдәләр турында сөйләде.

Семинар эшендә “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы вәкиле “Урманнарны саклау, яклау, үстерү, урманнардан җир өсте ысуллары белән файдалану чараларын бәяләү өлешендә урманнарны дәүләти инвентарьлаштыруны үткәрү хакында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Семинарның икенче өлеше урман торгызу һәм урман патологиясе тикшеренүләре мәсьәләләренә, шулай ук урман кишәрлекләрен файдалануга тапшыру темасына багышланды.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды җирләрендәге урман кишәрлекләренә карата Россия Федерациясе милекчелек хокукын дәүләт кадастр исәбенә алуга комачау итә торган проблемаларга багышланган киңәшмә үткәрелде. Утырышта шулай ук урман җирләрен федераль мөлкәткә кайтарып бирү буенча кызыксынган дәүләт органнарының һәм прокуратура органнарының суд-дәгъва эшендә үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнаштылар: Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, "Рослесинфорг" ФДБУ, "Рослесинфорг" ФДБУнең Казан филиалы һәм "Мослеспроект" филиалы, Росимущество территориаль идарәсе, Росреестр идарәсе, ТР буенча "Федераль кадастр палатасы" ФДБУ, урманчылыклар дәүләт казна учреждениеләре.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

"Ашыт" ДТКТ белгечләре тарафыннан Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең 7 сыйныфында укучылар өчен "Мавыктыргыч кошлар дөньясы" исемле кызыклы викторина уздырылды. Чара барышында балалар биремнәрне үтәде, кошларның тереклек эшчәнлеге, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт, кышкы чорда канатлы дусларга кирәкле ярдәм чаралары турында яхшы белгәнлекләрен күрсәттеләр. Тыюлык белгечләре укучыларга "Тукай-Кырлай урманы" табигать һәйкәле территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында тәгаенләбрәк сөйләделәр. Татарстан Республикасында Махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган чараларны үткәрүгә карата басым ясалды.

Экология дәресе тәмамлангач викторинада актив катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.А. Нәзиров белән Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе А.Т. Бараан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салдылар.

Килешүдә дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урманнарны янгыннардан саклау, урманнардан файдалануны оештыру буенча методик, оештыру, консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уртак чаралар карала.

Чараның тантаналы өлешендә тывалы хезмәттәшләр Татарстан урманчыларына кунакчыллыгы һәм тәҗрибә уртаклашканы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм дәвамлы хезмәттәшлекне үстерү хакында кызыксынуларын белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитетының "Татарстан Республикасында 2017 елны Экология елы буларак игълан итүгә бәйле рәвештә планлаштырылучы чаралар хакында" темасына утырышы булды. Чарада ТР ДС депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.   

Уртак утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы юнәлеше буенча да. Экология елы кысаларында урманчыларга 2,5 мең гектар территориядә урман торгызу эшләрен үткәрергә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык территориясендә урман утырту эшләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк.  

 Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, ТР Спас муниципаль районының "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячеләре Осинцева Вера һәм Яхина Юлия белән берлектә, махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында "Һәр кошчыкка – үз җимлеге" шигаре астында чара үткәрделәр. Чараның максаты – балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. Үсеп килүче яшь буынга тыюлык белгече Мурзак Любовь ТР Кызыл китабына кертелгән кошлар, аларның  табигатьтәге роле, кышлау шартлары һәм ниләр белән тукланулары, елның салкын чорында нинди азыкка мохтаҗ булулары хакында сөйләде.

Экология дәресе барышында балалар шигырьләр сөйләде һәм табышмакларга җаваплар бирде. Чара тәмамлангач гадәткә әйләнгән иң яхшы җимлек ясау конкурсына йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга якын киләчәктә бүләкләр тапшырылачак.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

1 февральдән 3 февральгә кадәр WorldSkills-2017 чемпионатының төбәк этабы узды.

Казан төзелеш көллияте базасында остаханә һәм белем алу корпусларында төзелеш блогы мәйданнары җәелдерелде. Барлыгы 15 юнәлеш тәкъдим ителде. Лубян урман-техника көллияте командасы "ландшафтлы дизайн" юнәлешендә катнашты. Эш вакытының озынлыгы 15 сәгать дәвам итте, проектның мәйданы 3,5 метрга 4 метр иде. Студентларга кирпеч өеменнән чәчәклек, табигый таштан терәп тора торган дивар, таш түшәлгән мәйданчык, җәяүлеләр өчен юл ясарга һәм агачлар, чәчәкле-декоратив үсемлекләр утыртырга кирәк иде.

Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә Лубян урман-техника көллияте студентлары иң яхшы әзерлек күрсәткечләрен күрсәттеләр, иң югары балларны тупладылар. 1 курста укучы Козырев Станислав белән Селюнина Ульяна 1 нче, 4 курста укучы Блохин Александр белән Толмачева Ангелина 2 нче урынга лаек булдылар.

Хәзер инде аларга ярышларның киләсе турын – WorldSkills-2017 Россиякүләм эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу өчен май аенда узачак сайлап алу турын узарга туры киләчәк.

Җиңүчеләр командасын чемпионатка директорның АХ өлеше буенча урынбасары Наил Мөхәммәтвакыйф улы Сираҗетдинов белән директорның укудын тыш эшчәнлек буенча урынбасары, махсус дисциплиналар һәм "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" белгечлеге буенча укытучы Сираҗетдинова Наталья Михаил кызы әзерләде.

 Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!!!

Урман хуҗалыгын алып бару эше белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатларында Татарстан Республикасына Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан рәисе Бараан Альберт Толуяевич җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аларның Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашулары булды. Аралашу барышында ведомство башлыгы Тыва хезмәткәрләрен республикадагы урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм тармакны үстерү преспективалары хакында сөйләде. Тыва Республикасы вәкилләре, үз чиратында, үзләренең урман ресурслары хакында сөйләделәр. Тыва Республикасының гомуми урман мәйданы 11 миллион гектар тәшкил итә, шуның 70%ы резерв урманнарыннан тора. Тыва урманнарында, нигездә, ылыслы токымнар (нарат, карагач, себер кедры) өстенлек итә.

Чара барышында ике якның хезмәттәшлек итү юнәлешендәге перспективалары һәм алга таба багланышлар мөмкинлеге хакында да фикер алыштылар.

Бүген делегация ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барырга планлаштыра, биредә кунакларны ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырачаклар; III типлы "Саба" янгын-химия станциясен һәм агач эшкәртү буенча җитештерү заводы цехларын күрсәтәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International