ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре заказник территориясендә кошларны саклау һәм ашату буенча чаралар үткәрде. Кышкы чорда кошларны һәм җанварларны ашатуга зур игътибар бирелә. Җимлекләр даими рәвештә азык белән тулыландырылып тора. "Зөя буйлары" ДТКЗ белгечләре тарафыннан "Зөя буйлары" ДТКЗ заказнигының торышын контрольдә тоту буенча да шулай ук рейдлар үткәрелеп тора.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

"Алабуга" махсус икътисади зонасында 2003 елдан башлап "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" төрек компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган начар сыйфатлы агач эшкәртү проекты республиканың урман хуҗалыгы өчен бүген өстенлекле юнәлеш булып санала. Төзелгән шартнамәләр нигезендә, 2013 елдан башлап 2016 елга кадәр, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан заводка 1 миллион куб тирәсе үзагач тапшырылды. МДФ икенче линиясен сафка бастырганнан соң "Алабуга" МИЗдагы предприятиенең проект куәте елына 1050 мең куб метр МДФ плитәсе һәм 40 миллион куб метр ламинат тәшкил итә.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

31 гыйнварда Пермь шәһәрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының "Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне нәтиҗәле үтәве: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар" темасына күчмә киңәйтелгән утырышы булачак, чарада РФ Президентының ИФО буенча тулы хокуклы вәкиле аппараты катнашачак

 

16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 13 гыйнварында Балтач ДТКТ белгечләре Сосна урта белем бирү мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләргә багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Экология дәресе кысаларында "2016 елгы парклар маршы" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды. 

 

13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 12 гыйнварында Балтач ДТКТ хезмәткәрләре Карадуган урта мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык дәрес үткәрде. Чара барышында укучыларга (“2016 елгы парклар маршы” акциясендә җиңүчеләргә) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

 


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тыюлыклар һәм милли парклар көнендә ил буйлап "Тыюлык дәресе" старт алды. Акция кысаларында "Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре Буа районы Яңа Тинчәле авылы урта мәктәбендә ачык дәрес үткәрделәр. Укучыларны "Зөя буйлары" тыюлыгының эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук милли парклар һәм тыюлыклар: беренче махсус сакланучы табигый территориянең кайчан һәм кем тарафыннан оештырылуы, заказникларның, милли паркларның һәм тыюлыкларның бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылуы хакында сөйләделәр.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

"Россиякүләм тыюлыклар һәм милли парклар көне" – экологлар календаренда чагыштырмача яңа дата. Аны 1997 елдан башлап билгеләп үтә башладылар. Нәкъ менә шул елда "Кыргый табигатьне саклау үзәге" белән "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" ел саен Россия Федерациясендә "Тыюлыклар һәм милли парклар көне"н билгеләп үтү тәкъдиме белән чыктылар. 11 гыйнвар көне юктан гына сайлап алынмаган, бу көнне 1916 елда Россиядә беренче – Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аның территориясендә Долина Гейзеров дигән могҗизалы урын бар.

2020 елга кадәр Россиядә 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру күздә тотыла.

Татарстан Республикасында бүген 174 махсус саклаунчы табигый территория (МСТТ) бар, аларның гомуми мәйданы 168,85 мең гектар тәшкил итә. Шул рәвешле, ТРда МСТТ өчен бүлеп бирелгән җирләрнең күләме Татарстан Республикасы мәйданының 2,48%ын тәшкил итә. 25 МСТТ "заказник" категориясенә карый, аларның 11ендә үз хакимиятләре бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 144 табигый ядкәр исәпләнә.

Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы беренчел халәтендә саклана, бу исә күп кенә, бер өлеше бары тик тыюлыкларда, заказникларда һәм табигый ядкәрләрдә генә яшәүче кыргый хайваннарны саклап калырга булыша.

 

Арча муниципаль районының "Лесхоз УГБМ" МБМ учреждениесендә "Урман уңышы" акциясенә йомгак ясалды. Ылыслы токым күркәләрен җыю һәм булачак урманнарны торгызу өчен орлык әзерләү чараларын, Мәктәп урманчылыгы советы белән берлектә, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре оештырды. Акция нәтиҗәсендә 1349 кг нарат һәм чыршы күркәсе җыеп алынды. 10, 6, 7, 4, 8 сыйныфларда укучылар урман уңышын җыюда аеруча зур активлык күрсәтте. "Урманнарыбыз өчен гайре табигый булмаган уңышлы ел булды, шуңа да ылыслы токым агачларының орлык запасларын тулыландыру өчен табигатьнең юмарт бүләгеннән файдаланмау дөрес булмас иде. Ылыслы урманнар зур тизлек белән киселә, әлбәттә инде, югалтуларны тулыландыру өчен табигый үсеш җитәрлек дәрәҗәдә түгел, чөнки урманны яңадан үстерү өчен чәчүлек материал запаслары таләп ителә дә инде", – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н. Гайнанова. Җыелган күркәләрне яшь урманчылар Сорнар кишәрлеге урманчылыгына тапшырды.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән йолып калу буенча кирәкле чараларны башкару максатларында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын (наратларны) сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга гомуми 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.

Белгечләр тарафыннан урманчылыкларда эшләүчеләр исәбеннән мобиль патрульлек төркемнәре төзелде. Урман кишәрлекләрендәге патрульлек эшләре РФ ЭЭМның ТР буенча территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, аларның 18е буенча чыршыларны һәм башка ылыслы токымнарны законсыз кисү очраклары ачыкланды. Бу чорда киселгән агачлар күләме 20 данә тәшкил итте. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

 


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аңа буйсына торган учреждениеләрдә 2016 елның 30 декабреннән башлап 2017 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда җаваплы вазифаи затларның кизү торучанлыгы оештырылды;

- учреждениеләрнең административ биналарын террорга каршы яклау һәм аларда иминлек тәэмин итү буенча чаралар комплексы башкарылды;

- учреждениеләрнең территорияләрен контрольдә тоту-кертү режимы, аларга керә торган автотранспортларны тикшерү эшләре көчәйтелде. Учреждениеләрнең территорияләренә чит-ят автомобильләрне кую тыелды, аларда хуҗасыз транспортлар барлыкка килү күренешләренә махсус игътибар бирелде;

- учреждениеләрдәге хезмәткәрләр һәм сак хезмәтләре белән югары иминлек чараларын үтәү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелә;

- кизү торучы хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләре белән хезмәттәшлек оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International