ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Лубян урман-техник көллияте студентлары көллиятнең ветеран укытучыларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Алар өлкәннәрне рәсми булмаган шартларда очрашуга чакырды. Әлеге инициативаны студентлар үзләре күрсәтте, алар шул рәвешчә кайгырту, игелек һәм миһербанлылык күрсәтеп, ветераннарны сөендерергә уйлаган. Чәй табыны артында, җылы шартларда студентлар ветераннарның тормышы белән кызыксынды, төрледән-төрле сораулар бирде: Советлар Союзы чорында эшкә урнашу һәм тауар кытлыгыннан алып, уку барышына кадәр, чөнки ветераннар арасында техникумны тәмамлаган кешеләр дә бар иде. Чара тәмамланганда волонтерлар хөрмәтле педагогларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, ветераннарга тирәнтен ихтирам һәм мактау билгесе итеп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тарафыннан оештырылган бәйрәмчә төшке аш узды.

 Үзенең тантаналы чыгышында министр билгеләп узганча, үзләрен урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган кешеләр тәҗрибәсе һәм белеме аркасында бүген әлеге тармак уңышлы үсеш ала. Урман тармагы ветераннары салган запас, аннан нәтиҗәле файдаланган очракта, әле күп кенә киләчәк буыннарга җитәчәк.

Җылы, уңайлы мохиттә, бәйрәм өстәле артында министр ветераннарның яшәеш шартлары белән кызыксынды. Ә ветераннар урман хуҗалыгы турында үзләренең карашлары турында сөйләде. Р.Ә. Кузюров ветераннарга урман тармагында башкарган гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барчасына да озын гомер, ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар булуын теләде.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Приданников Владимир Николаевич, 70 яшен тутырган Гарифуллин Тәүзәр Абдулла улы, 65 яшьлек Гатауллина Мөршидә Равил кызы, 65 яшьлек Фәйзрахманова Гүзәл Гыйлмулла кызы бүләкләнде.

Бәйрәмчә концерт программасы очрашуга ямь өстәде. Чарадан соң урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров Татарстан Республикасы Урман планы турында фикер алышуда катнашты. Киңәшмә барышында әлеге документ проектын эшләү барышы турында мәгълүмат җиткерелде.  "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы вәкилләре планны эшләү барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, шулай ук башка оешмалар һәм ведомстволар белгечләреннән килгән кисәтүләрне бетерү һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу буенча күрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр. Кисәтүләре бетерелгәннән соң документны килештерү өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр. Урман планы – иң әһәмиятле документларның берсе, республика урманчылыгын үстерүнең 10 елга исәпләнгән озак вакытлы планлаштырылуы, аны эшләү өстендә "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы шөгыльләнә.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында урман корылышына бәйле икенче киңәшмә узды, аның барышында Биләр урманчылыгы территориясендә уздырылган урман корылышы материаллары каралды. Киңәшмәдә киләсе 10 елга урманчылыкны үстерү планы кабул ителде, болар: урман хуҗалыгы, урман яклау һәм урман торгызу эшләре. Урманчылар шулай ук яңарту, формасын үзгәртү һәм реконструкция кисүләре кебек агач кисү төрләрен куллану мөмкинлеге хакында да фикер алышты. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге эшләрне тиешле нормативлар кабул ителгәннән соң үткәрү мөмкин булачак. Әлеге киңәшмә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре катнашында онлайн-режимда узды. Чарада Рослесинфоргның Казан, Нократ һәм Идел бүлекләре хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2018 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасының үтәлү мәсьәләләре каралды. Шулай ук бюджет акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле тотылуына эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру һәм 2018 елның беренче ярты елында “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон үтәлеше турында мәсьәләләр каралды.

Казанның Дәрвишләр поселогында "Татарстанның чиста урманнары" акциясе узды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Шәһәр яны урманчылыгы һәм Казан дәүләт аграр университетының урман факультеты студентлары белән берлектә урман утыртмаларын буш пластик һәм пыяла шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, бер кулланыла торган савыт-сабалардан чистартты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 8 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды. Дәрвишләр поселогына янәшә урнашкан урман – урман-парк зонасы һәм җирле халыкның һәм шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны булып тора. Мөгаен шуңа да урман утыртмалары нык пычранган иде. Билгеләп узарга кирәк, студент-урманчылар чарага намуслы карады һәм урман территориясен чистарту эшендә актив катнашты. Әлеге акция белән булачак урманчылар урманнардагы чүп  һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт проблемасына игътибар җәлеп итәргә теләде. "Әгәр кеше бер капчык кына булса да чүп җыештырса, ул киләчәктә буш шешәне урманда ташларгамы яки юкмы икәнлеге турында йөз кат уйланачак. Ул бу хакта дустына, анысы үзенең дустына сөйләячәк һәм шул рәвешле вәзгыять яхшырачак. Без, кешеләр урманнарны чүпләүдән туктар, дип өметләнәбез", – дип саный КДАУ урман факультеты студентлары. 

Тәтеш урманчылыгындагы урман утыртмаларының берсендә мәктәп укучылары "Тәтеш имәнлекләрен саклыйк" акциясен уздырды. Балалар имән кәлшәләрен үстерү өчен кирәкле булган тулы бер капчык имән чикләвеген җыеп алды. Чара күчмә дәрес рәвешендә узды, анда 7Б сыйныфында укучы балалар, сыйныф җитәкчесе Ирина Фирсова, биология укытучысы Наилә Гафарова, урманны саклау һәм яклау инженеры Александр Мерзлов, Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәис Габдрахманов катнашты. Алар укучыларга урманнарга карата сакчыл караш турында гына түгел, ә урман биләмәләрен саклау һәм арттыру турында да сөйләде. Акция кысаларында балалар шулай ук "Сабантуй" бәйрәме районындагы территорияне дә чистартты. Укучылар төрле традицион чараларда һәм конкурсларда бик теләп катнаша, әлеге чаралар балаларда туган төбәккә карата мәхәббәт һәм кайгырту хисләрен тәрбияләүдә, үз авылыңның табигатенә карата сакчыл караш формалаштыруда бәхәссез роль уйный. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашуларны, туган төбәк табигатен саклауга чираттагы мәртәбә өлеш кертү мөмкинлеген балалар зур түземсезлек белән көтеп ала.

Нурлат урманчылыгында яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, чөнки урманга карата сакчыл карашны балачактан үк сеңдерергә кирәк. Шушы максатта берничә мәктәптә Урман дәресләре уздырылды, алар барышында балаларга уен формасында урман хуҗалыгы турында сөйләделәр. Балалар табышмакларга җавап эзләде һәм урман тематикасы буенча бирелгән сорауларга җавап бирде. Шул ук көнне Нурлат ш. 4 нче мәктәбендә укучылар урман музеенда булдылар, ул Нурлат урманчыгы бинасында урнашкан. Чара барышында балалар бик күп нәрсә хакында белде: урман хуҗалыгында кулланыла торган борынгы коралларны, урманчы формасын, медальләр, таныклыклар, карталар һәм күп кенә башка әйберләрне күрделәр.  Балаларга урманчы династияләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук урман фондын чүп-чардан чистарту эшендә катнашты һәм урман фондында юллар буйлап ташлап калдырылган каты көнкүреш калдыкларын җыеп алырга булыштылар. "Урманчыларның көнкүреш предметларын зур кызыксыну белән өйрәнгән, сорауларга җавап биргән һәм урман чистарту акцияләрендә ихтыяри нигездә катнашкан балаларны күреп, без һәрчак сөенәбез. Киләчәктә урман сагында торачак, урманны яклаячак һәм аңа карата сакчыл карашта торачак яңа буын үсеп килә дигән сүз", – ди урманчылар.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда республика территориясендә үсүче агачларның генфондын яхшыртуга махсус игътибар бирелә. Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә быел шул максатта 500 мең данә күләмендә токым үзенчәлекләре яхшыртылган гади нарат кәлшәләре үстерелде. Әлеге орлыклар үзлекләре генетик яктан яхшыртылган утырту материалыннан нигез алган урман плантацияләреннән җыеп алынды. Орлыклар март аенда чәчелде, кәлшәләр уңышлы гына шытып чыктылар һәм утырту материалы сыйфатында, Татарстанның урман фондын токым үзенчәлекләре яхшыртылган урман культуралары белән баету өчен, республиканың төрле почмакларына юнәлдереләчәк. Киләчәктә әлеге урман культураларының сыйфат һәм күләм күрсәткечләре тагын да яхшырак булачак.

Мондый эш элегрәк Кайбыч, Шәһәр яны һәм Яшел Үзән урманчылыкларында да уздырылган иде. Хәзер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы инициативасы нигезендә, яхшыртылган утырту материалы урман хуҗалыкларына үзәкләштерелгән рәвештә таратылачак.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график буенча, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын салу-алу шартнамәсен төзү хокукын сату буенча аукцион уздырылды. Барлыгы 5: Болгар, Буа, Лаеш, Кызыл Йолдыз һәм Кама урманчылыкларыннан 56 лот чыгарылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International