Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Норвегиягә булган эш сәфәрендә Оппланн (Норвегия) Херсти Бьёрнстад округында Индустрия, әйләнә-тирәлек һәм климат комитеты җитәкчесе белән очрашты, биредә 2 августтан 5сенә кадәр Лиллехаммер шәһәрендә Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты-2018 узды.
Очрашу кысаларында яклар урман хуҗалыгы темаларына сөйләште, шулай ук үзара файдалы ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Фикер алышуларда шулай ук Хосусый урман хуҗаларының региональ берләшмәсе рәисе – Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты-2018 өчен урман бирүне оештыручы Силье Людвигсен, Норвегия Авыл хуҗалыгы Яшьләр Техник оешмасы рәисе Тура Волл Домбу, Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты-2018 Илкүләм Оештыру комитеты президенты Ингер Йоханна Х.Свете катнашты.
Лиллехаммерда булып узган Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты кысаларында өч көн эчендә Россия командасы башка илләрдән килгән урман аударучылар белән көч сынашты, 5 техник дисциплина төрендә катнашты: урман аудару, чылбыр алмаштыру, төгәл кисү, катнаш кисем белән кисү һәм сабаклар кисү. Дөнья чемпионатына 28 илдән вәкилләр килде. Россиянең җыелма командасы гомумкоманда зачетында 10 урынны яулады. Катнаш кисем белән бүрәнә кисү дисциплинасының шәхси зачетында Чебоксардан Артем Шашков бакыр медаль алды. 120 катнашучы арасындагы шәхси беренчелектә беренче урынны Петрозаводскидан Илья Швецов алды.
Сәләтле балалар өчен республиканың "Биосфера" экологик лагерь-мәктәбендә катнашучыларның 4 сменасын һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында республиканың рус теле һәм әдәбияты буенча "Логос" профиль сменасын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы "Урман-янгын үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров та чыгыш ясады.
"Бисфера" лагерь-мәктәбенә табигать фәннәре белән кызыксынучы һәм экология, биология һәм география буенча олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә югары казанышларга ия булган мәктәп укучылары килә. Смена дәвамында балалар үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе, гидробиология, урман белеме, кеше экологиясе, гомуми экология буенча теоретик һәм гамәли белемнәр алачак, тикшеренү проектын әзерләргә һәм аның белән чыгыш ясарга өйрәнәчәк. Шулай ук кызыклы сәнгать-мәдәни һәм спорт чараларында да катнашачак.
"Биосфера" профиль сменасында барча Татарстаннан 7-10 сыйныфларда укучы барлыгы 80 бала исәпләнә.
Лубян урман-техника көллияте базасында урманнарны саклау һәм яклау буенча чараларны уздыру киңәш ителә торган урман кишәрлекләре реестрларын алып бару, урман кишәрлеге буенча урман-патологик тикшеренүне башкару тәртибе турында семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, "Рослесозащита" ФБУ филиалы "Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге" хезмәткәрләре, шулай ук "Урманчылык" ДКУ җитәкче-урынбасарлары һәм урманнарны саклау һәм яклау инженерлары катнашты.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы "Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге" белгечләре 2018 елның икенче яртыеллыгы азагына Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман-патологик торышы турында мәгълүматлар җиткерде, урман-патологик тикшерү актларының хәрәкәте турында мәгълүматны актуальләштерде, дәүләт урман-патологик монитринг реестрларын алып бару турында мәсьәләне кузгатты.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов катнашучыларга түгәрәкле мәйдан методы белән урман-патологик тикшеренүләрне уздырганда Биттерлих тулылык үлчәгечен куллану турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше урман патологиясе буенча тикшерү уздыру күнекмәләрен алу өчен махсус әзерләнгән урман кишәрлекләрендә узды, биредә урман хуҗалыгы белгечләре төп урман хасил итүче токым агачларының торыш категориясен билгеләү буенча күз белән үлчәм алу күнекмәсен уздырды, үлчәү җайланмалары белән гамәлдә эшләп күрсәтте.
Мондый семинарлар урманнарны саклау һәм яклау буенча барлыкка килгән агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә, урман хуҗалыгы мәсьәләләрендә актуаль һәм заманча чаралар күрергә булыша.
Урман – Россиянең иң зур байлыгы. Ул безне кислород белән тәэмин итә, саклый һәм файдалану өчен байлыкларын кызганмый. Аның төп казанышы – агачлар. Кешегә төзелеш эшен башлау өчен яхшы агач кирәк. Урман – ул ял итү урыны да. Күзләрне иркәләүче, күңелне сөендереп торучы урманнардан башка Җирдәге тормышны күзалдына китереп тә булмый. Әлеге гүзәллекне һәм байлыкны саклау һәм үрчетү өчен хәзерге вакытта урман хуҗалыгына яхшы белгечләр кирәк. Кукмара районында Лубян исемле искиткеч табигать почмагы бар, нәкъ биредә урман эше белгечләрен әзерләп чыгаралар.
Лубян көллияте – ул күп еллык тарихы булган көллият, бөтен Россия буйлап хезмәт итүче тугыз меңнән артык белгечне әзерләп чыгарган.
Лубян урман-техника көллияте өч юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Урман һәм урман-парк хуҗалыгы, Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, студентлар шулай ук өстәмә һөнәри белем дә ала. Урман аударучы, тракторчы, чыбыктан әйберләр әзерләүче, егерь, яшел төзелеш хезмәткәре һәм агач буенча кисеп, әйберләр ясаучы һөнәрләрен үзләштерәләр. Укыту эше көндезге бүлектә һәм читтән торып уку формаларында, бюджет нигезендә алып барыла. Спорт секцияләре эшли: атлетика, баскетбол, футбол, волейбол, чаңгы, хоккей, пневматик мылтыктан ату. Укыту төркемнәре арасында ел саен “Күңелле стартлар” һәм туристлар слеты оештырыла.
Укыту – бушлай, абитуриентлар көллияткә әңгәмә уздыру нәтиҗәләре буенча кертелә. Иң яхшы студентлар аена 5000 сум күләмендә Президент стипендиясе ала.
Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова мәктәп укучылары өчен урманчылык буенча экскурсия оештырды. 3 нче урта белем бирү мәктәбе ББМУ укучы балалар урман һәм аның кеше өчен файдасы турында кызыклы фактлар белде. Очрашу барышында балаларга урман авырулары һәм урман корткычлары турында, урманда кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башкара торган эшләр, урман янгыннары һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре, янгынга каршы профилактика турында сөйләделәр. Хәзер мәктәп укучылары каникулда булуга карамастан, алар урман турында һәм урманчылык хезмәткәрләренең эше турында күбрәк белү өчен урманчылар янына кунакка бик теләп килде.
Урман торгызу инженеры Нурфия Ибраёимов балаларга урман питомнигын күрсәтте, биредә утыртылган культуралар һәм чәчкеннәрне тәрбияләү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Әлеге чараның максаты урман хуҗалыгы белгечләренең эше белән таныштырудан, балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохит проблемаларына кызыксынуны үстерүдән, урман хуҗалыгы өлкәсендә үзаңлы рәвештә һөнәр сайлауга әзерлек формалаштырудан гыйбарәт иде. Сөйләгәннәрне балалар зур кызыксыну белән тыңлады, актив катнашты, сораулар яудырды. Экскурсия һәркайсының күңеленә хуш килде һәм киткәндә алар урманның файдасы турында онытмаска сүз бирде.
2018 елда 30 урман хуҗалыгының һәм Лубян урман-техника көллияте арасында конкурс уздырыла, аларда базислы урман питомниклары бар. Конкурс Татарстан Республикасында югары культураларның урман питомнигы турында нигезләмә нигезендә уздырыла, аның нәтиҗәсендә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар биреләчәк.
Конкурсның максаты – питомник хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеген арттыру, урман культуралары җитештерүне һәм яклагыч урманнарны үрчетү өлкәсендә югары сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итү, питомникларда эшләүче хезмәткәрләрне һәм инженер-техник эшчеләрне әхлакый һәм матди нигездә стимуллаштыру.
Иң яхшы питомник исемен яулау өчен идеаль чәчүлек бүлекләренә генә түгел, ә утырту материалын үстерүдә югары күрсәткечләргә дә ия булу кирәк, утырту материалы үстерүнең интеграцияләнгән системасын кертү һ.б. зарур.
Комиссия питомникларны караячак һәм катнашучыларны бәяләячәк. Питомник – ул урман хуҗалыгының көзгесе, ә сыйфатлы утырту материалы – Татарстан урман фондының киләчәге.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия делегациясе составында Норвегиядә эш сәфәрендә, биредә 2 августтан 5 августка кадәр Лиллехаммер шәһәрендә Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты булачак. Ярышларда Россиянең иң яхшы агач кисүче җыелма командалары катнашачак, алар 2017 елгы илкүләм чемпионат йомгаклары буенча формалаштырды.
Урман аударучылар арасында дөнья буенча беренче Чемпионат 1970 елда уза. Чемпионатлар элек ел саен уздырыла торган була, ә 1996 елдан башлап – ике елга бер мәртәбә. Чараны оештыручы булып Халыкара урман аударучылар ассоциациясе – International Association Logging Championships тора, ул 28 илне берләштерә.
Атна дәвамында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан урманнарны планлы рәвештә авиация белән күзәтү эше алып барыла. Хәзерге вакытта республика урманнарында элеккегечә янгын чыгу куркынычының дүртенче классы саклана. Авиапатруль эше АН-2 самолетында расланган өч маршрут буенча, республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла. Самолетка урнаштырылган тавыш белән хәбәр итүче җайланма ярдәмендә халыкка урманнарда янгын куркынычының югары дәрәҗәдә булуы турында, гамәлдәге урман законнары таләпләренең үтәлүе турында хәбәр җиткерелә. Агымдагы атнада башка категориягә караган җирләрдә 10 янып китү очрагы ачыкланды. Авиапатруль барышында урман законнарын бозу турында 3 беркетмә төзелде.
Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү эше урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Лениногорск урманчылыгыннан барлыгы 115 лот белдерелде. № 28, 29, 86, 93 лотлар буенча аукцион узган дип танылды, аукционда җиңүчеләр булып аукцион предметы буенча иң югары бәяне тәкъдим иткән катнашучылар танылды.
Аукционның бердәнбер катнашучылары һәм җиңүчеләре белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
Татарстан Республикасының барча 30 урманчылыгыннан 200 якын катнашучы республиканың иң яшь урман белгече исемен яулау өчен көч сынашты.
Кукмара районының "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты тәмамланды. Чараны тантаналы рәвештә ябу уку йорты стадионында булды. Балаларны котларга һәм аларга бүләкләр тапшырырга дип Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәйзрахманов килде.
"Слеттан бары тик уңай хис-кичерешләр генә калгандыр һәм әлеге бәйрәм бик озакка сезнең хәтердә калыр, дип өметләнәм. Ярышларда катнашучылар Лубянга инде студентлар сыйфатында кире әйләнеп кайтыр, дип ышанам", – дип билгеләде министр.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Саба мәктәп урманчылыгының "Нургали оныклары" командасы яулады, икенче урында – Лубян мәктәп урманчылыгының "Экос" командасы, өченче урында – Арча мәктәп урманчылыгының "Табигать варислары" командасы. "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә Мамалыш мәктәп урманчылыгы бүләкләнде.
"Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда" урман конференциясе номинациясендә: "Җиңүгә омтылыш өчен" – Асия Мөхәммәтҗанова, "Яшел утраучык" Яшел Үзән мәктәп урманчылыгы; 3 урында – Эльза Шебалова, "Имәнлек" Кайбыч мәктәп урманчылыгы; 2 урында – Рәзил Хафизов, "Табигать варислары" Арча мәктәп урманчылыгы; 1 урында – Лиана Фәләхиева, "Урман чишмәсе" Кәләй мәктәп урманчылыгы.
"Яшь урманчылар" конкурсында түбәндәгеләр диплом белән бүләкләнде: "Җиңүгә омтылыш өчен" Анатолий Моисеев һәм Наталия Тойкина, "Лесовичок" Тәтеш мәктәп урманчылыгы; 3 урын – Марсель Низамиев һәм Салават Галимҗанов, "Табигать варислары" Арча мәктәп урманчылыгы; 2 урын – Артем Козырев һәм Константин Дуглав, "Экос" Лубян мәктәп урманчылыгы; 1 урын – Илүзә Шәрипова һәм Илзат Латыйпов, "Нургали оныклары" Саба мәктәп урманчылыгы.
"Яшь урманчылар" конкурс процедурасында, "Тест уздыру" номинациясендә: 3 урын – Булат Әһлиуллин, "Ак каен" Нурлат мәктәп урманчылыгы; 2 урын – Энҗе Әхмәтҗанова, Саба мәктәп урманчылыгы; 1 урын – Вероника Федорова, "Экос" Лубян мәктәп урманчылыгы.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды: ноутбуклар, планшетлар, сәгатьләр, урман-таксацияләү приборлары, бу әйберләр аларга киләчәктә урман һөнәренә өйрәнгәндә кирәк булачак.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән 29 июльдән башлап 31 июльгә кадәр уздырылды. 2018 елда 50 якын мәктәп урманчылыгы бар, алар 44 мәктәптән 1200 баланы берләштерә. Соңгы мәртәбә моңа охшаш чара 8 ел элек Саба районында уздырылган иде. Быелдан башлап мәктәп урманчылыклары слетын ел саен уздыру планлаштырыла.