30 июль көнне Кукмара районында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слетын ачу тантанасы булды. Слетка утыз дәүләт бюджет учреждениесеннән – урманчылыклардан яшь урманчылар командалары җыелды. Чарада шулай ук җитәкче-урманчылар һәм педагог-кураторлар да катнашты.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слетын уздыру урыны очраклы гына сайланмады. Лубян – ул Татарстан урманчыларының ватаны. Нәкъ Лубян урман-техника көллиятендә күп кенә атаклы шәхесләр, әйтик Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов белем алган. Йөз ел дәвамында Лубян урман-техника көллияте Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең урман тармагы өчен соралган белгечләрне әзерләп чыгара.
Слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әлеге слетның сигез ел эчендә беренче мәртәбә үткәрелүе турында билгеләде. Ләкин хәзер әлеге чара республика җитәкчелеге ярдәме белән ел саен уздырыла башлаячак.
"Мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнүче балалар балачактан ук урманны һәм әйләнә-тирә табигатьне яратырга өйрәнә, урманчыларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булып торалар. Мин ышанам, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты үсеп килүче буынны тәрбияләүгә шактый өлеш кертер", – дип билгеләде министр.
Үзенең чыгышында министр Равил Кузюров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.
"Безнең республикада мәктәп урманчылыкларын үстерүгә һәрчакта да зур игътибар бирелеп килде. Нәкъ биредә балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләнә, әйләнә-тирә мохиткә карата актив яшәеш позициясе формалаштырыла. Сез урман байлыкларын саклау һәм яклау эшендә зур роль уйныйсыз: күп тырышасыз, яңа урманнарга һәм паркларга нигез салуда катнашасыз, питомникларда чәчкеннәр үстерүдә ярдәм күрсәтәсез, урманнарны янгыннардан саклауда өлеш кертәсез. Яшь урманчылар – туган төбәкләренең чын патриоты".
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы исеменнән балаларга Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев мөрәҗәгать итте.
"2018 елның Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елы буларак игълан ителүе хакында сез инде беләсез. Укучыларның барысы да – мәктәп урманчылыкларының әгъзалары ирекле нигездә бернинди мәкерсез урман хуҗалыгы белгечләренә урманнарны торгызырга һәм сакларга булыша, төрле табигать саклау проектларын гамәлгә ашыруда катнаша".
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сөйләгәнчә, алдагы слет сигез ел элек Сабада уздырылган, Лубяндагы чара оештырылу дәрәҗәсе буенча бер дә калышмый һәм балалар ярышларда һичшиксез әйбәт нәтиҗәләрне күрсәтер.
Слет ачылышында Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннары астында флаг күтәрү кебек мәртәбәле вазыйфа узган слетта җиңүчеләргә – Саба урманчылыгының "Нургали оныклары" әгъзаларына һәм "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Васыйл Зыйззәтуллинга тапшырылды. Шуннан соң ярышларга старт бирелде.
Слетның конкурс программасында 3 номинация уздыру күздә тотыла – "Командаларның сәламләве – визит карточкасы", "Яшь урманчылар" конкурс процедурасы, анысы түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: "Ботаника һәм дендрология", "Урман белеме һәм урманчылык", "Урманнарны саклау һәм яклау", "Геодезия", "Урман янгыннарын сүндерү". Жюри хозурына бәяләү өчен шулай ук тикшеренү эшләре дә тапшырылачак, алар "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда" урман конференциясе кысаларында якланачак. Мәктәп урманчылыкларында укытучылар, җитәкчеләр өчен "Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру" темасына түгәрәк өстәл узачак.
Ярышларга 31 июль көнне йомгак ясалачак. Җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк булачак.
Мәктәп укучыларының профессиональ юнәлеш сайлавы һәм урман эшендә күнекмәләр алуы буенча чараларны уңышлы гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булышлыгы белән 2018 елның 29-31 июлендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ базасында Министрлык тарафыннан Мәктәп урманчылыкларының II слеты уздырыла.
30 июльдә 9.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КДАУ вәкилләре катнашында слетны тантаналы рәвештә ачып җибәрү чарасы булачак.
2018 елда Татарстан Республикасында 50дән артык мәктәп урманчылыгы исәпләнә, алар 1200 якын укучыны һәм 44 мәктәпне берләштерә. Мәктәп урманчылыкларының икенче слетында 31 урманчылыктан 200 мәктәп укучысы катнашачак. Һәр команданың үз гербы, шигаре һәм формасы бар. Чарада тантаналы парад һәм мәктәп урманчылыкларының күргәзмәсе узачак, биредә һәр команда үзенең казанышларын күрсәтәчәк.
Өч көн дәвамында балаларны көтелмәгән бәйрәм көтә, биредә конкурслар, урман ярышлары һәм урман тематикасына мастер-класслар (кашыкларга сәнгатьле бизәк төшерү, кәрҗин үрү, “Урман мотивлары” йон скетчингы, сыерчык оялары әзерләү, агачка уеп кисем ясау) оештырылачак. Балаларга урманчылык буенча экскурсия күрсәтеләчәк, аның барышында агач әзерләүче харвестер һәм хорвардер техникасының ни рәвешле эшләвен күрү мөмкин булачак.
Ярышлар барышында мәктәп укучыларына урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында гына түгел, ә командада эшләү, урманда юнәлеш ала белү, каршылыкларны җиңү, урман янгыннарын сүндерү һәм урман таксациясе (агачларны буссоль, биеклек һәм тулылык үлчәгеч ярдәмендә үлчәү) буенча да белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы ярдәмендә Икенче слетта җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк булачак.
Белешмә: Россиядә мәктәп урманчылыклары хәрәкәте узган гасырның 60 нчы елларында башланып китә. Беренче мәктәп урманчылыгы 1952 елда барлыкка килә. 1967 елда РСФСРда мәктәп урманчылыгы турында беренче Нигезләмә эшләнә һәм раслана. 1978 елда мәктәп урманчылыклары дәүләт статусына ирешә: аларның эшчәнлеге Урман кодексында теркәлә. 1979 елда мәктәп урманчылыклары турында яңа Нигезләмә чыга, аның нигезендә алар эшчәнлегендә 4 юнәлеш ачыклана: урман хуҗалыгы эшчәнлеге, профессиональ, урман бергәлекләрен өйрәнү, агарту эшчәнлеге. Мәктәп укучыларын урмандагы гамәли эшкә җәлеп итү бик кызыклы килеп чыга, инде 80 нче елларда илдә 6000 мәктәп урманчылыгы эшли башлый. Әлеге хәрәкәт Татарстанда да үсеш ала. 1967 елда Нургали Миңнеханов та мәктәп урманчылыгы җитәкчесе була, ул “Нургали оныклары” дигән мәктәп урманчылыгын оештыра.
2010 елда республикада Мәктәп урманчылыкларының беренче республика слеты була, анда Татарстан Республикасының барлык утыз урманчылыгыннан яшь урманчылар командалары җыела. Чара Саба урманчылыгында уза.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Рәисе урынбасары А.Г.Хлопонин йөкләмәсен үтәү максатында Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2018-2027 елларда мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы эшләнгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2018 елга мәктәп урманчылыкларының үрнәк эш планы эшләнде һәм расланды, анда мәктәп урманчылыклары катнашында төрле чараларны уздыру күздә тотыла, мисал өчен: “Урман утырту көне”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Халыкара кошлар көне” һ.б.
Слет Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Слетның конкурс программасында 3 номинация уздыру күздә тотыла – “Командаларның сәламләве – визит карточкасы”, “Яшь урманчылар” конкурс процедурасы, анысы түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: “Ботаника һәм дендрология”, “Урман белеме һәм урманчылык”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Геодезия”, “Урман янгыннарын сүндерү”. Жюри хозурына бәяләү өчен шулай ук тикшеренү эшләре дә тапшырылачак, алар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда” урман конференциясе кысаларында якланачак. Мәктәп урманчылыкларында укытучылар, җитәкчеләр өчен “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру” темасына түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары экологик һәм урман хуҗалыгы буенча белем бирү формаларының берсе булып тора, мәктәп укучыларында урман торышы һәм урманчылар эшчәнлеге турында күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итә, урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтә.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай урманчылыгына эш сәфәре кылды. Сәфәре барышында министрны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.
Эшлекле сәфәр кысаларында министр Азнакай шәһәреннән ерак булмаган урында 5 гектарлы мәйданга утыртылган 2018 елгы урман культураларын карады. Чәчкеннәрнең барысы да – ябык тамыр системасы белән, бу исә урман культураларының югары дәрәҗәдә үсеп китүчәнлеген тәэмин итә. Министр шулай ук “Азнакай урман хуҗалыгы” ДБУ теплица белән танышты, биредә иенке каен чәчкеннәре культуралаштырыла. Урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров чәчкеннәрнең теплицада бер ел үсүе хакында сөйләде, ә ачык грунтта сыйфатлы утырту материалын бары тик ике ел эчендә генә алырга мөмкин. Соңрак Чатыр-тау кишәрлеге урманчылыгының базис питомнигы каралды, биредә төп урман хасил итүче токымнар үстерелә.
Министр шулай ук Сарман кишәрлеге урманчылыгында санитар кисүләрне уздыру, агач әзерләү һәм агач кисү цехларындагы эшне дә карады.
Объектларны карап бетергәннән соң урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, аның барышында министр үзенең киңәшләрен һәм кисәтүләрен җиткерде. Киңәшмәдә катнашучылардан җиткерелгән сорауларны министр контрольгә алырга кушты.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килде.
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан килгән Рифат Фәхриев урманчылар гаиләсеннән, аның дәү әтисе 30 елдан артык Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләгән. "Мин урманны, табигатьне яратам. Балачактан ук бабам миңа үрнәк булды, хәзер мин дә үземнең тормышымны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телим", – дип билгеләде Рифат Фәхриев. Рифатка теләктәшлек белдерергә дип аның ата-анасы да килгән, уллары сайлаган юлны алар уңай кабул иткән.
Казаннан килгән Тимофей Скорняков Лубян урман-техника көллияте турында танышлары аша ишетеп белгән: "Урманчы буласым килә, презентация фильмын карадым, миңа барысы да ошады", – дип сөйләде Тимофей Скорняков.
Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.
"Лубян урман-техника көллиятен атаклы дәүләт эшлеклеләре тәмамлап чыккан, алар үз карьерасында кишәрлек остасы вазыйфасыннан башлап урман хуҗалыгы министрына кадәр ирешкән. Урманда эшләве авыр, ләкин ул бик кызыклы, ә иң мөһиме, сорала торган хезмәт. Урманчыларның төп бурычы – урманнарны саклау һәм үрчетү", – дип билгеләде Равил Кузюров.
Урман хуҗалыкларында эшләүче хезмәткәрләрнең эше күп очракта сезонга бәйле – җәйге айлар аеруча киеренке санала. Бу чор – күп тырышлык куя торган вакыт. Яшь агачлар уңышлы үсеш алсын өчен урман культураларына агротехник тәрбия эшләрен вакытында уздыру таләп ителә. Вегетация чоры дәвамында дүрт мәртәбәле тәрбия эшләрен уздырырга кирәк. Әлеге эшләр механика ысулы белән дә, кулдан да уздырылырга мөмкин. Тәрбия эшләре вакытында башкарылмаса, үләннәр, шулай ук тиешсез агачлар шытымы чәчкеннәрне каплый һәм актив үсеш алу өчен яктылыкны үткәрми. Тәрбия эшләрен вакытында уздырмасаң, шулай ук кышын, кар яуганда үлән чәчкеннәргә сыгылып төшә һәм аларны җиргә бастыра, ә бу исә әлеге урман культураларының һәлак булуына китерә.
Урманчылыкларда башланып киткән агро-тәрбия эшләре тизлеген арттыра. Хәзерге вакытта гомуми эшләр күләменең 60%ы төгәлләнгән. Кама, Кызыл Йолдыз һәм Минзәлә урманчылыкларында иң зур күләмле эшләр башкарылды. Алар исәбендә 600, 500 һәм 700 га. Ә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 10083 гектар мәйданда агротехник тәрбия эшләре гамәлгә ашырылды.
29 июльдән 31енә кадәр Кукмара районының Лубян авылындагы "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының Икенче слеты узачак. Әлеге слет кысаларында республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200дән артык вәкил катнашыр дип көтелә. Балаларга урман һәм андагы тереклек ияләре турындагы белемнәрен күрсәтү белән берлектә, командада эшли белү, урманда юнәлеш алу, каршылыкларны җиңә белү күнекмәләрен һәм урман таксациясе буенча сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк. Хәзерге вакытта Татарстан урманчылыкларында катнашучыларны актив рәвештә урман ярышларына әзерләү эше алып барыла.
Урманга сакчыл мөнәсәбәт максатларында "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре, "Экокөрәшчеләр" мәктәп урманчылыгы балалары белән берлектә, урман кишәрлеген чистартты, әлеге урынны халык телендә "Экология сукмагы" дип атап йөртәләр. Чулман ярына илтә торган әлеге сукмакны гадәттә җирле халык һәм Красный Бор авылында ял итүчеләр чүпли. 2 сәгатькә сузылган эшләр барышында балалар 10 капчык чүп җыйды, аны соңыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар. "Урманга килгән вакытта кешеләрнең пластик шешәләрне һәм полиэтилен пакетларны ташламавын теләр идек, чөнки бу хәл экологиягә тискәре йогынты ясый. Табигатькә сакчыл карарга кирәк. Чүпне үзең белән алып, билгеләнгән урыннарда ташларга кирәк", – дип билгеләде яшь урманчылар.
Кишәрлек урманчылыгы Илдус Мөдәррисов янгын куркынычсызлыгы һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат балаларның исенә төшерде. Мәктәп урманчылыгы балалары уздырыла торган барча акцияләрдә һәм урман хуҗалыгы чараларында актив катнаша.
"Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ каршындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре өченче ротация орлыкларын чәчте. 0,5 гектарлы мәйданда (ике теплица мәйданы) гади нарат орлыклары чәчелде, ә шундый ук мәйданлы башка теплицаларда иенке каен орлыклары утыртылды. Гомуми алганда биредә дүрт миллионнан артык чәчкен бар. "Бүгенге көндә шытымнар яхшы. Көн саен теплицалар каралып тора һәм су сибелә", – дип хәбәр итте ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге урманчысы Инсаф Сабирҗанов.
Көн саен үсентеләрне тиешле дәрәҗәгә җиткерү буенча 13 кыр тикшерелә, яклаучы урман утыртмалары буларак алга таба утырту өчен утырту материалы сайлап алына, шулай ук чүп үләннәре утала. Әлеге үзәкнең еллык җитештерүчәнлеге ябык тамыр системасы белән 12 миллион данә стандарт утырту материалы тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына заводның генераль директоры Калыч Али Кюрдаш җитәкчелегендә "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ делегациясе килде. Киңәшмәдә шулай ук "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш (Төркия) һәм башкалар катнашты. Равил Кузюров төрек компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды, аның барышында 2018 елның икенче яртыеллыгында агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерик, МДФ плитәләр җитештерүче завод "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә 2013 елда гамәлгә кертелде, бу исә файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында табышны арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасы урманнарында табигый составны яхшырту өлешендә яхшы ярдәм булды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Германиягә булган эшлекле визиты кысаларында алман галимнәре-урманчылары белән Татарстан Республикасында түбән товарлыклы усак агачларының санлы һәм сыйфатлы параметрларыннан технологик файдалану буенча фәнни хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры җитәкчелегендәге эш төркеме хезмәттәшлек итү буенча әһәмиятле юнәлешләрне билгеләде. Мюнхендагы эшлекле киңәшмәдә шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов һәм "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" ФБУ филиалы директоры Айнур Пуряев та катнашты.
Сөйләшүләрдә Дрезден ш. Техник университеты профессоры Альбрехт Бемман һәм Вайнштефандагы (Германия) урман институты профессоры һәм вице-президенты Вольф Дитер Роммель, "Бавариянең урман сәнәгате кластеры" генераль директоры Юрген Бауэр, Фрайзинг шәһәре (Германия) урманнары милекчеләре берлегенең (Германия) беренче рәисе Сепп Денк һәм Дрезден ш. Техник университеты докторы Анна Моосман катнашты.
Татарстан урманчылары делегациясе Германиядә өч көн булды. Республика вәкилләре Вайнштефандагы урман институты кампусында булдылар, шулай ук Фрайзинг шәһәре урманнары милекчеләре берлегенең шәхси урманын карадылар, шулай ук Мюнхенда урман хуҗалыгы һәм техника буенча халыкара INTERFORST-2018 күргәзмәсе белән таныштылар.