Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай урманчылыгына эш сәфәре кылды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай урманчылыгына эш сәфәре кылды. Сәфәре барышында министрны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.

Эшлекле сәфәр кысаларында министр Азнакай шәһәреннән ерак булмаган урында 5 гектарлы мәйданга утыртылган 2018 елгы урман культураларын карады. Чәчкеннәрнең барысы да – ябык тамыр системасы белән, бу исә урман культураларының югары дәрәҗәдә үсеп китүчәнлеген тәэмин итә. Министр шулай ук “Азнакай урман хуҗалыгы” ДБУ теплица белән танышты, биредә иенке каен чәчкеннәре культуралаштырыла. Урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров чәчкеннәрнең теплицада бер ел үсүе хакында сөйләде, ә ачык грунтта сыйфатлы утырту материалын бары тик ике ел эчендә генә алырга мөмкин. Соңрак Чатыр-тау кишәрлеге урманчылыгының базис питомнигы каралды, биредә төп урман хасил итүче токымнар үстерелә.

Министр шулай ук Сарман кишәрлеге урманчылыгында санитар кисүләрне уздыру, агач әзерләү һәм агач кисү цехларындагы эшне дә карады.

Объектларны карап бетергәннән соң урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, аның барышында министр үзенең киңәшләрен һәм кисәтүләрен җиткерде. Киңәшмәдә катнашучылардан җиткерелгән сорауларны  министр контрольгә алырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International