30 июль көнне Кукмара районында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слетын ачу тантанасы булды. Слетка утыз дәүләт бюджет учреждениесеннән – урманчылыклардан яшь урманчылар командалары җыелды. Чарада шулай ук җитәкче-урманчылар һәм педагог-кураторлар да катнашты.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слетын уздыру урыны очраклы гына сайланмады. Лубян – ул Татарстан урманчыларының ватаны. Нәкъ Лубян урман-техника көллиятендә күп кенә атаклы шәхесләр, әйтик Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов белем алган. Йөз ел дәвамында Лубян урман-техника көллияте Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең урман тармагы өчен соралган белгечләрне әзерләп чыгара.
Слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әлеге слетның сигез ел эчендә беренче мәртәбә үткәрелүе турында билгеләде. Ләкин хәзер әлеге чара республика җитәкчелеге ярдәме белән ел саен уздырыла башлаячак.
"Мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнүче балалар балачактан ук урманны һәм әйләнә-тирә табигатьне яратырга өйрәнә, урманчыларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булып торалар. Мин ышанам, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты үсеп килүче буынны тәрбияләүгә шактый өлеш кертер", – дип билгеләде министр.
Үзенең чыгышында министр Равил Кузюров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.
"Безнең республикада мәктәп урманчылыкларын үстерүгә һәрчакта да зур игътибар бирелеп килде. Нәкъ биредә балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләнә, әйләнә-тирә мохиткә карата актив яшәеш позициясе формалаштырыла. Сез урман байлыкларын саклау һәм яклау эшендә зур роль уйныйсыз: күп тырышасыз, яңа урманнарга һәм паркларга нигез салуда катнашасыз, питомникларда чәчкеннәр үстерүдә ярдәм күрсәтәсез, урманнарны янгыннардан саклауда өлеш кертәсез. Яшь урманчылар – туган төбәкләренең чын патриоты".
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы исеменнән балаларга Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев мөрәҗәгать итте.
"2018 елның Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елы буларак игълан ителүе хакында сез инде беләсез. Укучыларның барысы да – мәктәп урманчылыкларының әгъзалары ирекле нигездә бернинди мәкерсез урман хуҗалыгы белгечләренә урманнарны торгызырга һәм сакларга булыша, төрле табигать саклау проектларын гамәлгә ашыруда катнаша".
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сөйләгәнчә, алдагы слет сигез ел элек Сабада уздырылган, Лубяндагы чара оештырылу дәрәҗәсе буенча бер дә калышмый һәм балалар ярышларда һичшиксез әйбәт нәтиҗәләрне күрсәтер.
Слет ачылышында Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннары астында флаг күтәрү кебек мәртәбәле вазыйфа узган слетта җиңүчеләргә – Саба урманчылыгының "Нургали оныклары" әгъзаларына һәм "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Васыйл Зыйззәтуллинга тапшырылды. Шуннан соң ярышларга старт бирелде.
Слетның конкурс программасында 3 номинация уздыру күздә тотыла – "Командаларның сәламләве – визит карточкасы", "Яшь урманчылар" конкурс процедурасы, анысы түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: "Ботаника һәм дендрология", "Урман белеме һәм урманчылык", "Урманнарны саклау һәм яклау", "Геодезия", "Урман янгыннарын сүндерү". Жюри хозурына бәяләү өчен шулай ук тикшеренү эшләре дә тапшырылачак, алар "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда" урман конференциясе кысаларында якланачак. Мәктәп урманчылыкларында укытучылар, җитәкчеләр өчен "Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру" темасына түгәрәк өстәл узачак.
Ярышларга 31 июль көнне йомгак ясалачак. Җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк булачак.