Мәктәп укучыларының профессиональ юнәлеш сайлавы һәм урман эшендә күнекмәләр алуы буенча чараларны уңышлы гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булышлыгы белән 2018 елның 29-31 июлендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ базасында Министрлык тарафыннан Мәктәп урманчылыкларының II слеты уздырыла.
30 июльдә 9.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КДАУ вәкилләре катнашында слетны тантаналы рәвештә ачып җибәрү чарасы булачак.
2018 елда Татарстан Республикасында 50дән артык мәктәп урманчылыгы исәпләнә, алар 1200 якын укучыны һәм 44 мәктәпне берләштерә. Мәктәп урманчылыкларының икенче слетында 31 урманчылыктан 200 мәктәп укучысы катнашачак. Һәр команданың үз гербы, шигаре һәм формасы бар. Чарада тантаналы парад һәм мәктәп урманчылыкларының күргәзмәсе узачак, биредә һәр команда үзенең казанышларын күрсәтәчәк.
Өч көн дәвамында балаларны көтелмәгән бәйрәм көтә, биредә конкурслар, урман ярышлары һәм урман тематикасына мастер-класслар (кашыкларга сәнгатьле бизәк төшерү, кәрҗин үрү, “Урман мотивлары” йон скетчингы, сыерчык оялары әзерләү, агачка уеп кисем ясау) оештырылачак. Балаларга урманчылык буенча экскурсия күрсәтеләчәк, аның барышында агач әзерләүче харвестер һәм хорвардер техникасының ни рәвешле эшләвен күрү мөмкин булачак.
Ярышлар барышында мәктәп укучыларына урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында гына түгел, ә командада эшләү, урманда юнәлеш ала белү, каршылыкларны җиңү, урман янгыннарын сүндерү һәм урман таксациясе (агачларны буссоль, биеклек һәм тулылык үлчәгеч ярдәмендә үлчәү) буенча да белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы ярдәмендә Икенче слетта җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк булачак.
Белешмә: Россиядә мәктәп урманчылыклары хәрәкәте узган гасырның 60 нчы елларында башланып китә. Беренче мәктәп урманчылыгы 1952 елда барлыкка килә. 1967 елда РСФСРда мәктәп урманчылыгы турында беренче Нигезләмә эшләнә һәм раслана. 1978 елда мәктәп урманчылыклары дәүләт статусына ирешә: аларның эшчәнлеге Урман кодексында теркәлә. 1979 елда мәктәп урманчылыклары турында яңа Нигезләмә чыга, аның нигезендә алар эшчәнлегендә 4 юнәлеш ачыклана: урман хуҗалыгы эшчәнлеге, профессиональ, урман бергәлекләрен өйрәнү, агарту эшчәнлеге. Мәктәп укучыларын урмандагы гамәли эшкә җәлеп итү бик кызыклы килеп чыга, инде 80 нче елларда илдә 6000 мәктәп урманчылыгы эшли башлый. Әлеге хәрәкәт Татарстанда да үсеш ала. 1967 елда Нургали Миңнеханов та мәктәп урманчылыгы җитәкчесе була, ул “Нургали оныклары” дигән мәктәп урманчылыгын оештыра.
2010 елда республикада Мәктәп урманчылыкларының беренче республика слеты була, анда Татарстан Республикасының барлык утыз урманчылыгыннан яшь урманчылар командалары җыела. Чара Саба урманчылыгында уза.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Рәисе урынбасары А.Г.Хлопонин йөкләмәсен үтәү максатында Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2018-2027 елларда мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы эшләнгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2018 елга мәктәп урманчылыкларының үрнәк эш планы эшләнде һәм расланды, анда мәктәп урманчылыклары катнашында төрле чараларны уздыру күздә тотыла, мисал өчен: “Урман утырту көне”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Халыкара кошлар көне” һ.б.
Слет Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Слетның конкурс программасында 3 номинация уздыру күздә тотыла – “Командаларның сәламләве – визит карточкасы”, “Яшь урманчылар” конкурс процедурасы, анысы түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: “Ботаника һәм дендрология”, “Урман белеме һәм урманчылык”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Геодезия”, “Урман янгыннарын сүндерү”. Жюри хозурына бәяләү өчен шулай ук тикшеренү эшләре дә тапшырылачак, алар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда” урман конференциясе кысаларында якланачак. Мәктәп урманчылыкларында укытучылар, җитәкчеләр өчен “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру” темасына түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары экологик һәм урман хуҗалыгы буенча белем бирү формаларының берсе булып тора, мәктәп укучыларында урман торышы һәм урманчылар эшчәнлеге турында күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итә, урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтә.