ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 3: Аксубай, Әлмәт һәм Кама урманчылыкларыннан 83 лот белдерелгән иде.

Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.

Дару үләннәренең файдасы турындагы белемнәрне киңәйтү максатларында мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова һәр җәйдә яшь урманчылар алдында бурыч куя – "Яшел даруханә" акциясендә катнашырга. Балалар җир җиләге ярфаклары, үги ана яфрагы, кырлыган, кыр миләше, мең яфрак, мәтрүшкә, акчәчәк, юкә чәчәкләре, шомырт җимешләре һ.б. кебек табигать нигъмәтләрен зур кызыксыну белән җыялар һәм киптерәләр.  "Яшел даруханә" акциясе яшь урманчыларны дару үләннәрен аера белергә, аларны дөрес җыярга һәм сакларга, шулай ук табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Дару үләннәре киләчәктә мәктәп ярминкәләрендә һәм өлкәннәр көне кысаларында хәйрия акцияләре барышында урнаштырыла. "Җәй тулы куәтенә дәвам итә. Безне һәр яклап үсемлекләр чолгап алган: чәчәкләр, үләннәр һәм куаклыклар. Үсемлекләрдән башка җир йөзендә тормыш булмас иде. Үсемлекләр безгә суларга һәм яшәргә ярдәм итә. Алар ярдәмендә тагын кайбер чирләрне дәваларга мөмкин. Бары тик үсемлекләрнең кайсысы дару үләне булуын гына белергә һәм алардан дөрес файдаланырга кирәк. Арчаның "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында дару чималы әзерләүгә зур игътибар бирелә", – дип билгеләде Фирая Гайнанова.  

Татарстан Республикасы Кайбыч урманчылыгының Морза Бәрлебаш авылыннан умартачы Айрат Гыйбадуллин һәм Урта Биябаш авылыннан Родислав Ефимов бал уңышын җыя. Умартачыларның умарталыклары урманда вак яфраклы бал бирүче юкә кишәрлекләре янәшәсендә урнашкан. "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Хаффазов сүзләренә караганда, умарталыкларда һәр оядан көн саен 5-7 килограмм бал алына. Урманчылыкта барлыгы 4 умарталык бар, алар 4 кишәрлек урманчылыгында урнаштырылган. Җәйге чорда умартачыга бер көнне дә, бер сәгатьне дә заяга уздырырга ярамый. Хәзерге вакытта умарталыкны бал алуга әзерләү, бал кортларын үрчетү эшләренә әзерлек бара, дәвалау-савыктыру эшләре башкарыла. Уңайлы һава торышы нәтиҗәсендә юкә чәчәк аткан чорда бал кортлары яхшы гына юкә балы туплый.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров халыкара INTERFORST-2018 күргәзмәсендә катнаша. "Интерфорст" – урман хуҗалыгы һәм урман технологияләре буенча 1970 елдан бирле дүрт елга бер мәртәбә Мюнхен (Германия) шәһәрендә уза торган иң зур Европа күргәзмәләренең берсе. Күргәзмә чаралары барышында фәнни конференцияләр һәм техника мөмкинлекләренә багышланган махсус демонстрацияләр уздырыла. Әлеге күргәзмә диалог кору, тәҗрибә уртаклашу һәм экспертлар һәм урман, агач эшкәртү тармакларындагы вәкилләр арасында тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Күргәзмәгә ел саен дөньяның 27 иленнән 400дан артык экспонент килә. Interforst күргәзмәсе 2 ябык павильонда һәм бер ачык мәйданчыкта уза. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 40000 м² артык. Урман әзерләү техникасы һәм барча диярлек зур җитештерүчләрдән кирәкле товарлар экспонатлана.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы урманчылары делегациясе Германиядә уза торган Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясе эшендә катнаша. Визит кысаларында алман галимнәре белән очрашу оештырылды, анда Дрезден ш. Техник университеты профессоры Альбрехт Бемман, Вайнштефандагы (Германия) урман институты профессоры һәм вице-президенты Вольф Дитер Роммель, "Бавариянең урман сәнәгате кластеры" генераль директоры Юрген Бауэр, Фрайзинг шәһәре (Германия) урманнары милекчеләре берлегенең (Германия) беренче рәисе Сепп Денк һәм Дрезден ш. Техник университеты докторы Анна Моосман катнашты. Очрашу барышында Вайнштефандагы (Германия) урман институты кампусы буйлап экскурсия оештырылды. Татарстаннан урманчылар делегациясе Фрайзинг шәһәре (Германия) урманнары милекчеләре берлегенең (Германия) беренче рәисе озатуында шәхси урманны карады. Соңыннан министр Вайнштефандагы урман институтының вице-президенты белән мөмкин булган уртак фәнни-тикшеренү эшләренә кагылышлы темалар турында сөйләште.

Татарстан Республикасы урманчыларының Германиядә булу программасы 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ базасында “Урман-дала зонасында утырту материалы үстерү, урманнарны торгызу, санитар-сайланма кисүләр уздыру, хезмәтне саклау” темасына республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлык аппараты хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашты. Шулай ук чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Семинарда катнашучылар “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ базислы урман питомнигында питомник хуҗалыгын алып бару эше белән танышты.

Петровка кишәрлеге урманчылыгында 2001 елгы каен культураларын, шулай ук теплицага утыртылган каен утыртмаларын карадылар. Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доценты Ирек Сөнгатуллин урман-дала зонасы өчен әлеге агачның әһәмиятле булуы турында сөйләде. 2010 елдан соң Татарстанның күп кенә урыннарында каен коруга дучар булды. Каен утыртмаларын торгызу, шул исәптән урман культуралары булдыру зарурлыгы килеп туды. Әлеге максатларда Бөгелмә урманчылыгында теплицада каен чәчкеннәре үстерелә. Сыйфатлы утырту материалы, ачык грунтта ике ел дәвамында үстерелә торган чәчкеннәр белән чагыштырыганда,  1 ел эчендә үсә.

Шулай ук Петровка кишәрлеге урманчылыгында зур күләмле утырту материалын күчереп утырту буенча Крона ПД-08 агрегатының эшләү технологиясе белән дә таныштылар, 2019 елда тәрбияви кисүләрне башкару өчен кварталлап аерып чыгарылган диләнкеләр каралды.

Ютазы кишәрлеге урманчылыгында Ютазы УБМ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгының эше белән таныштылар. 5-7 сыйныф укучылары Татарстан урманнарын ни рәвешле саклаулары турында сөйләделәр: агачлар утырталар, батарейкаларны утильгә тапшыралар, урман территорияләрен чүп-чардан арындыралар, табигать саклау конкурсларында катнашалар.

Объектларны караганнан соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры эшлекле киңәшмә уздырды, анда Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты. Киңәшмәдә 2018 елның беренче ярты елында урманчылыкларның эшчәнлегенә беренчел йомгак ясалды. Киңәшмә азагында министр питомниклардагы эшнең сыйфатына игътибар бирергә һәм Татарстан Республикасы урманнарында янгынга каршы вәзгыятькә контрольне арттырырга кушты.


13
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан территориясендә барлыкка килгән уртача һәм югары дәрәҗәле янгын чыгу куркынычына бәйле рәвештә дәүләт урман инспекторлары урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре үтәлүен тәэмин итү максатында урман кишәрлекләрен күзәтеп тора. Асылда, "Алабуга урманчылыгы" ДКУ учреждениесендә патрульлек эше мәктәп урманчылыгында укучы яшь урманчылар белән бергә уздырыла. Шул рәвешле, балалар табигатькә карата сакчыл карарга һәм янгын куркынычы янаган чорда урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнә. Һәр атна саен Татарстанда урман хезмәткәрләре 600 артык урман территориясен карый. Дәүләт урман инспекторлары райондагы ТР ГХМ хезмәткәрләре белән уртак рейдларга да чыга. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының урманнарда халыкның булуын һәм урман территорияләренә транспорт чаралары кертүне чикләү турындагы күрсәтмәсен үтәү кысаларында урман территорияләрен тикшереп тора.

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында җирле әһәмияттәге Әгерҗе-Красный Бор юнәлешендәге юлда һәм ДПС "Тула1" станционар постында агач материалы һәм пиломатериаллар ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Рейд барышында агач ташучы 10 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле законнардагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланмады. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә агач материалын транспорт чарасы белән күчерү – вазыйфаи затларга, агач материалын яки административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан башлап илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 16 июлендә "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ учреждениесендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләреннән җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашында Республика семинар киңәшмәсе узачак. Чара кысаларында "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ базислы урман питомнигында утырту материалын үстерү технологиясе күрсәтеләчәк. Шулай ук Петровка кишәрлеге урманчылыгында каен һәм нарат урман культуралары өлеше каралачак. Урманчыларга теплицадагы чәчкеннәрне күрсәтәчәкләр һәм зур габаритлы утырту материалын утырту буенча Крона ПД-0.8 агрегатының эшләү технологиясе турында сөйләячәкләр. Ютазы кишәрлеге урманчылыгында мәктәп урманчылыгы эше белән танышачаклар.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. 2018 елда "Урман эше" һәм "Ландшафтлы архитектура" кебек юнәлешләр буенча студентлар чыгарылды. КДАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев билгеләп узганча, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә тора һәм бу хәл уңай нәтиҗәләр бирә. Чыгарылыш укучыларының күбесе, әле студент булганда ук, министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә эшли башлаган. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгарылыш студентларын котлады һәм министрлыкның урман хуҗалыгына яшь белгечләрнең эшкә килүендә мәнфәгатьле булуы хакында билгеләде, яшьләрнең үз потенциалын тормышка ашыру өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International