Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килделәр. Баулы районының Покровский авылыннан Милана Егорова балачактан ук табигать һәм урман белән кызыксынган, үз карарын аңлы рәвештә кабул иткән. "Мин ландшафт дизайнын сайладым, ул иҗади кешеләр өчен, һәм шул юлдан барырга карар иттем. Бу перспективалы юнәлеш, дип уйлыйм". Миланага теләктәшлек күрсәтү өчен аның әнисе Людмила Егорова килгән: "Безгә урыны ошады – Лубянда бик матур! Барысы да ямь-яшел, гүзәл. Мин үзем дә калыр идем әле. Баламның экологик чиста урында белем алачагына мин бик сөенәм. Урман чәчәк атсын!"
Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.
"Урман хуҗалыгында эшләүче – ул беркайчан да юкка чыкмаячак һөнәр, моны ассызыклауны сезнең өчен әһәмиятле булыр дип саныйм! Хәтта агачка алмаш итеп синтетик һәм полимер үсеш алган дәвердә дә агачка булган ихтыяҗ кимеми, чөнки ул чиста һәм экологияле продукт, димәк, урманнарны саклау һәм үрчетү бурычы һәрвакыт актуаль булачак!" – дип билгеләде министр Равил Кузюров.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә яңа җитәкчеләр билгеләде. Өч – Идел буе, Тәтеш һәм Ары урманчылыкларында яңа кадрлар билгеләнде. “Идел буе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкләгән Рөстәм Исмәгыйлов билгеләнде. “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе булып Ранил Рәхмәтуллин билгеләнде. “Ары урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Ары урман хуҗалыгы” ДБУ директоры урынбасары вазыйфасын биләгән Фәнис Гарифуллин билгеләнде. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов коллективларга яңа җитәкчеләрен күрсәтте һәм яңа эш урыннарында аларга уңышлар теләде.
Равил Кузюров "Лениногорск урманчылыгы" ДКУда эшләр торышы белән танышты, әлеге эштә шулай ук Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Министр Шөгер кишәрлеге урманчылыгындагы базислы урман питомнигы белән танышты һәм 2018 елгы урман культураларының – гади чыршы белән сабаклы имәннең сыйфатын тикшерде. Шулай ук 2011 елда утыртылган гади нарат утыртмалары да каралды. Равил Кузюров хезмәткәрләрнең игътибарын уздырыла торган эшләрнең сыйфатына һәм вакытында башкарылуына, Татарстанның урман фондын тулыландырырга тиешле шәхси утырту материалы үстерү зарурлыгына юнәлтте.
Шулай ук Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәрендә урнашкан "Урман-янгын үзәге" ДБУ ЯХС-3 янгын техникасының әзерлеген дә тикшерде. Тикшерү кысаларында министрга көчләрнең һәм чараларның гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә әзер торуы турында җиткерделәр. Карауны уздырганнан соң Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, анда җәйге чорда урманнарга контроль чараларын уздыру зарурлыгына тагын бер кат басым ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Зөя елгасы акваториясендә ачык суда SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышлары булды. Спорт чарасын тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты, ул Татарстан Республикасының Йөзү федерациясен җитәкли.
Йөзүләр 3,5 һәм 1,5 чакрымлы аралыкларга уздырылды, аларның дистанциясе архитектур һәм тарихи һәйкәл – Свияжск утравын уратып узды. Гомуми исәпләгәндә ачык судагы ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 18 яшьтән башлап 75 яшькәчә булган 200дән артык спортчы катнашты.
Бүген Равил Кузюров Әлки урманчылыгында эш сәфәре белән булды. Визиты кысаларында министр Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгындагы базислы урман питомнигы белән танышты, биредә чыршы, нарат һәм карагай кебек төп урман хасил итүче токымнар үсә. Министр шулай ук Гибрид-38 тирәгенең үсенте плантацияләрен карады, киләсе елда андагы утыртмалар Татарстан шәһәрләрендәге паркларны һәм скверларны яшелләндерү өчен тотылачак. Тирәкнең әлеге токымы югары уңдырышлы булуы, чирләргә каршы торучанлыгы белән аерылып тора һәм санитар-гигиеник үзенчәлекләргә ия.
Равил Кузюров шулай ук тәрбияви кисү кишәрлекләрен карады һәм 2018 елгы урман культуралары утыртмаларының сыйфатын тикшерде.
Объектларны караганнан соң министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, биредә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин да катнашты. Равил Кузюров төп бурычларны атады, башкарыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтте, теләкләрен һәм кисәтүләрен җиткерде.
Урман хуҗалыклары питомникларында чәчкеннәрнең һәлак булуын чикләү максатларында чәчкеннәрне тәрбияләү эшләре алып барыла: даими рәвештә агротехник чаралар уздырыла, ашлама кертелә, су сибелә, мульча кертелә.
Асылда, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигында аномаль эссе (+33 °С һәм аннан югары) булуга бәйле рәвештә чәчкеннәргә көн саен су сибелә, бу эшнең инде нәтиҗәсе дә бар.
"Эссе җәй килеп җитте. Һәм һава торышы куркыныч тудыра. Урман торгызудагы әһәмиятле бурычларның берсе – үз утырту материалыңны уңышлы үстерү. Шуңа күрә дә су сибү нормалары арттырылды. Быел чәчелгәннәргә аеруча зур игътибар бирелә", – дип билгеләде "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, ул Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә урманчылыкларның җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырды.
Татарстанда югары температура режимы урнашты, ул урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела.
Бүген, 2 июль көнне, эшлекле сәфәре кысаларында Равил Кузюров “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ һәм “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ барган эшләр торышы белән танышты. Министр Минзәлә кишәрлеге урманчылыгында тәрбияви кисүләрне карады. Шулай ук ул Юртау кишәрлеге урманчылыгындагы базис урман питомнигында питомник хуҗалыгы белән дә танышты, биредә чәчкеннәрне тәрбия кылучы мәктәп урманчылыгы укучылары белән аралашты.
Министр шулай ук 2017 һәм 2018 елларда Минзәлә урманчылыгы урман фонды территориясендә утыртылган урман культураларының сыйфатын да тикшерде. Объектларны караганнан соң урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, биредә Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов та катнашты. Үзенең чыгышында министр хезмәткәрләргә башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм үз вакытында гамәлгә ашырылуына игътибар итәргә кушты.
“Мин таләп иткән иң беренче нәрсә – ул сез башкарган эшләрнең сыйфаты. Питомникка иң беренче әһәмиятле роль бирелә. Ул нигезләрнең нигезе, безнең урманнарның киләчәге. Беренчедән, питомниклар тиешле торышта, икенчедән, конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш”, – дип билгеләде министр.
Бүген, 2018 елның 29 июнендә, Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш студентларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Үзенең чыгышында министр билгеләп узганча, хәзерге вакытта Лубян көллиятендә урманны белә торган, техника белән эш итә белгән, урман ресурсларында иркен юнәлеш алучы профессиональ кадрлар әзерләү өчен күп нәрсә эшләнә. "Сезгә тормышыгызда һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телисем килә, сезнең һәркайсыгызга илебезнең урман хуҗалыгын үстерү тарихында үзеннән соң изге эз калдыру бәхете насыйп булсын! Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгуыгыз белән тәбрик итәм!" – дип билгеләде министр.
Соңыннан Равил Кузюров чыгарылыш укучылар белән очрашты, биредә республиканың урман хуҗалыгында идарә структурасы, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре, яшь белгечләргә булган ярдәм чаралары һәм Татарстан Республикасының урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренең җитәкче-урманчылары да килгән иде. "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова яшь белгечләрне конкрет вакант вазыйфаларга чакырды.
Лубян урман-техника көллияте – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты. Көллиятне тәмамлап чыгучыларның күбесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында җитәкчеләр һәм әйдәп баручы белгечләр булып эшли. Лубян урман-техника көллияте эшләгән чорда белем бирү йортында 9000 артык дипломлы белгеч әзерләнгән, алар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов кебек якты шәхесләр бар.
Татарстанның Саба муниципаль районы "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ дендрология бакчасы каршында ачылган оранжеряне карады. Экскурсияче сыйфатында "Саба урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры – мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова чыгыш ясады.
Саба районындагы бердәнбер оранжереянең мәйданы 783 кв. м., ул тропик, субтропик һәм дала бүлекчәләренә бүленгән, биредә безнең климатка хас булмаган үсемлекләр үсә. Хәзерге вакытта биредә экзотик үсемлекләрнең 300 төре бар. Яшь урманчылар гадәти булмаган агачларны, үләннәрне һәм куакларны бик зур кызыксыну белән күзәтте. Банан, һинд камышы, лимон, анар, дәфнә агачы, хөрмә, инҗир, авокадо, фейхоа, фикус, алоэ һ.б. үсемлекләрне “тереләй” күрде. "Без авыл балалары өчен башка континент табигате белән Татарстаннан китмичә генә танышу мөмкинлеге тудырылуына шатланабыз. Минем уйлавымча, бу бик кызыклы һәм күңелле экскурсия булды", – дип билгеләде Зоя Мултанова.