Алабуганың "Ласточка" балалар бакчасында "Бердәм урман утырту көне" табигать саклау акциясе булды Урманчылар балалар белән берлектә бакча территориясендә өч зәңгәр чыршы утыртты. Мөгаллимнәр сүзләренә караганда, мондый акцияләр үсеп килүче яшь буынны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Акциядә катнашкан бала урманны хөрмәт итәргә, яратырга һәм кадерләргә өйрәнә. Шулай ук бүген Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре шәһәрнең 5 нче һәм 10 нчы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән берлектә агач утырту акциясен дә үткәрде. Чара барышында 65 зәңгәр чыршы, 50 миләш һәм 10 тау нараты утыртылды. Урманчылар белән берлектә балалар мәктәп территориясен төзекләндереп һәм яшелләндереп кенә калмыйча, урман һәм табигать турында да күп кызыклы мәгълүматлар белде.
Бүген Татар-информда урман хуҗалыгының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев җавап бирде.
Тимур Галиев билгеләп узганча, Татарстанда "Урман утырту көне" акциясен 2011 елдан бирле уздыралар, шул чордан бирле акция кысаларында 5000 га мәйданда 20 млн якын яшь агач утыртылган. Акциядә республикада яшәүче 330 меңнән артык кеше катнашты. Билгеләп узарга кирәк, әлеге агачлар нигездә зур шәһәрләрдә паркларны һәм скверларны яшелләндерү, шәһәр яны һәм башка торак пунктларында яшел калканнар булдыру максатларында утыртыла.
Республика табигать саклау акциясенең көзге этабы 2018 елның 6 октябрендә булачак. Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Фәкать теләк һәм яхшы кәеф булу зарур. Гомуми мәйданы 300 га булган урыннар – әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә нәкъ менә шул күләмдә җир бүлеп бирде. Татарстанда 1,3 млн. артык үсенте утырту ниятләнә. Үзәк чара Питрәч муниципаль районында, Иске Шигали авылы янындагы участокта 10.00 сәгатьтә узачак.
Матбугат конференциясендә шулай ук законсыз агач кисү очракларын чикләү мәсьәләләре дә күтәрелде, әлеге мәсьәлә министрлыкның махсус контролендә тора. 2018 елда законсыз агач кисү очраклары буенча 6 җинаять эше кузгатылды.
Очрашу барышында шулай ук 2019 елның гыйнварыннан башлап халыкка урманнардагы коры-сарыны җыярга рөхсәт итүче закон турында да сүз булды. Журналистларга коры-сары дигәндә агачлар табигый рәвештә һәлак булганда аерылып төшә торган һәм җир өслегендә ятучы агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен күздә тоту кирәклеге хакында аңлатылды. Урманда коры-сарының җыелуы аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра. Ләкин законның кабул ителүе халыкка агач кисәргә ярый дигән сүз түгел, моның өчен штраф яный.
Өлгергән һәм картайган агачлар мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады, мисал өчен, Татарстанда черек усак күләме 60% тәшкил итә. Республиканың урман хуҗалыгы өчен "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" төрек компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган түбән товарлыклы үзагач эшкәртү проекты өстенлекле булып тора. Урман хуҗалыкларыннан Алабуга заводына түбән товарлыклы, тәрбияви кисүләрдән калган агач материаллары китерелә.
"Лениногорск урманчылыгы" ДКУ белгечләре Лениногорск мунципаль районының Иске Кувак урта мәктәбендә укучылар янында кунакта булды. Җитәкче-урманчы Александр Степанов Татарстанның урман хуҗалыгы барлыкка килү тарихы турында, көн саен урманнарны саклау һәм ишәйтү миссиясен башкаручы урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре эше турында сөйләде. Азактан ачык һавада кызыклы дәрес узды, аның барышында урманчылар урман эше буенча мәктәп укучылары өчен мастер-класс уздырды – "биеклек үлчәгеч" дип аталучы махсус үлчәү җиһазы ярдәмендә агач биеклеген үлчәргә өйрәттеләр. Мәктәп укучылары белән мондый очрашуларны Лениногорск урманчылыгында даими гамәлгә ашырырга планлаштыралар. "Без балаларның урман һөнәре турында күбрәк белүен, урман өлкәсенә карата аларда кызыксыну уятырга телибез", –дип билгеләде урманчылар.
Урманчылар табигатьнең яшь һәвәскәрләренә гадәти булмаган бүләкләр әзерләгән. Балалар бакчасында тәрбияләнүче, "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ Урюм кишәрлеге урманчылыгы конторасына экскурсия белән килгән балаларга ат кәстәнәсе кәлшәләре бүләк ителде. Балалар кәлшәләрне казып алуда үзләре катнашты һәм аларны, үз кишәрлекләрендә әти-әниләре белән утырту өчен, өйләренә алып китте. Балаларга конторада шулай ук урманчыларның көндәлек эшендә кулланыла торган предметлар күрсәтелде: үлчәү сәнәкләре, тасмалар, буссоль, урманчылык карталары һәм квартал баганалары. Бакча балалары өчен шулай ук урман дәресе дә уздырылды: балаларга урманның кыйммәте, урманда үсә торган агачлар, безнең киңлекләрдә тереклек итүче хайваннар турында, урман утырту һәм аны тәрбияләү турында сөйләделәр.
Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатыннан, 2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы массакүләм агач утырту көнен үткәрә. Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Фәкать теләк һәм яхшы кәеф булу зарур. Тулаем алганда 300 га мәйдан - Татарстан хакимиятләре быел әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә нәкъ менә шул күләмдә җир бүлеп бирде. Татарстанда 1,3 млн.нан артык үсенте утырту ниятләнә.
Массакүләм чара Питрәч муниципаль районында - Иске Шигали авылы янындагы участокта 10.00 сәгатьтә узачак.
Әлеге территориядә гади чыршы, Ауропа чыршысы, Себер карагае утырту ниятләнә.
Акция Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарында узачак. Чарада Татарстанда яшәүче һәркем яки республика кунагы катнаша ала.
Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән Сез 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтырата яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон почта адресларына гарызнамә җибәрә аласыз.
Бүләкләр, чәчәкләр, җылы сүзләр... Бөгелмә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрде. Урманчылыкта эшләгән урман тармагы ветераннарын бәйрәм табыны артына җыйдылар. Җылы котлау сүзләре белән "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин чыгыш ясады. Алар җыелганнарга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, шатлык, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләде. Ветераннар борчулары турында онытып һәм җаннары белән ял итеп, бихисап күркәм тойгылар кичерде. Чара тәмамланганда аларга бүләкләр тапшырылды. Сәламәтлекләре торышы аркасында урманчылыкка килә алмаган өлкәннәргә бүләкләрне өйләренә алып барып, шәхсән тапшырдылар. Бу көнне берәү дә онытылмады. "Халыкара өлкәннәр көне - рәсми бәйрәм генә түгел, барлык җылы сүзләр һәм ниятләр зур тормыш юлын узган кешеләргә юлланган үзенчәлекле тормыш мизгеле", - дип билгеләп үттеләр урманчылык хезмәткәрләре.
Лубян урман-техник көллияте студентлары көллиятнең ветеран укытучыларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Алар өлкәннәрне рәсми булмаган шартларда очрашуга чакырды. Әлеге инициативаны студентлар үзләре күрсәтте, алар шул рәвешчә кайгырту, игелек һәм миһербанлылык күрсәтеп, ветераннарны сөендерергә уйлаган. Чәй табыны артында, җылы шартларда студентлар ветераннарның тормышы белән кызыксынды, төрледән-төрле сораулар бирде: Советлар Союзы чорында эшкә урнашу һәм тауар кытлыгыннан алып, уку барышына кадәр, чөнки ветераннар арасында техникумны тәмамлаган кешеләр дә бар иде. Чара тәмамланганда волонтерлар хөрмәтле педагогларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, ветераннарга тирәнтен ихтирам һәм мактау билгесе итеп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тарафыннан оештырылган бәйрәмчә төшке аш узды.
Үзенең тантаналы чыгышында министр билгеләп узганча, үзләрен урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган кешеләр тәҗрибәсе һәм белеме аркасында бүген әлеге тармак уңышлы үсеш ала. Урман тармагы ветераннары салган запас, аннан нәтиҗәле файдаланган очракта, әле күп кенә киләчәк буыннарга җитәчәк.
Җылы, уңайлы мохиттә, бәйрәм өстәле артында министр ветераннарның яшәеш шартлары белән кызыксынды. Ә ветераннар урман хуҗалыгы турында үзләренең карашлары турында сөйләде. Р.Ә. Кузюров ветераннарга урман тармагында башкарган гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барчасына да озын гомер, ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар булуын теләде.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Приданников Владимир Николаевич, 70 яшен тутырган Гарифуллин Тәүзәр Абдулла улы, 65 яшьлек Гатауллина Мөршидә Равил кызы, 65 яшьлек Фәйзрахманова Гүзәл Гыйлмулла кызы бүләкләнде.
Бәйрәмчә концерт программасы очрашуга ямь өстәде. Чарадан соң урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров Татарстан Республикасы Урман планы турында фикер алышуда катнашты. Киңәшмә барышында әлеге документ проектын эшләү барышы турында мәгълүмат җиткерелде. "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы вәкилләре планны эшләү барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, шулай ук башка оешмалар һәм ведомстволар белгечләреннән килгән кисәтүләрне бетерү һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу буенча күрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр. Кисәтүләре бетерелгәннән соң документны килештерү өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр. Урман планы – иң әһәмиятле документларның берсе, республика урманчылыгын үстерүнең 10 елга исәпләнгән озак вакытлы планлаштырылуы, аны эшләү өстендә "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы шөгыльләнә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында урман корылышына бәйле икенче киңәшмә узды, аның барышында Биләр урманчылыгы территориясендә уздырылган урман корылышы материаллары каралды. Киңәшмәдә киләсе 10 елга урманчылыкны үстерү планы кабул ителде, болар: урман хуҗалыгы, урман яклау һәм урман торгызу эшләре. Урманчылар шулай ук яңарту, формасын үзгәртү һәм реконструкция кисүләре кебек агач кисү төрләрен куллану мөмкинлеге хакында да фикер алышты. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге эшләрне тиешле нормативлар кабул ителгәннән соң үткәрү мөмкин булачак. Әлеге киңәшмә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре катнашында онлайн-режимда узды. Чарада Рослесинфоргның Казан, Нократ һәм Идел бүлекләре хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты.