ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2018 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасының үтәлү мәсьәләләре каралды. Шулай ук бюджет акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле тотылуына эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру һәм 2018 елның беренче ярты елында “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон үтәлеше турында мәсьәләләр каралды.

Казанның Дәрвишләр поселогында "Татарстанның чиста урманнары" акциясе узды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Шәһәр яны урманчылыгы һәм Казан дәүләт аграр университетының урман факультеты студентлары белән берлектә урман утыртмаларын буш пластик һәм пыяла шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, бер кулланыла торган савыт-сабалардан чистартты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 8 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды. Дәрвишләр поселогына янәшә урнашкан урман – урман-парк зонасы һәм җирле халыкның һәм шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны булып тора. Мөгаен шуңа да урман утыртмалары нык пычранган иде. Билгеләп узарга кирәк, студент-урманчылар чарага намуслы карады һәм урман территориясен чистарту эшендә актив катнашты. Әлеге акция белән булачак урманчылар урманнардагы чүп  һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт проблемасына игътибар җәлеп итәргә теләде. "Әгәр кеше бер капчык кына булса да чүп җыештырса, ул киләчәктә буш шешәне урманда ташларгамы яки юкмы икәнлеге турында йөз кат уйланачак. Ул бу хакта дустына, анысы үзенең дустына сөйләячәк һәм шул рәвешле вәзгыять яхшырачак. Без, кешеләр урманнарны чүпләүдән туктар, дип өметләнәбез", – дип саный КДАУ урман факультеты студентлары. 

Тәтеш урманчылыгындагы урман утыртмаларының берсендә мәктәп укучылары "Тәтеш имәнлекләрен саклыйк" акциясен уздырды. Балалар имән кәлшәләрен үстерү өчен кирәкле булган тулы бер капчык имән чикләвеген җыеп алды. Чара күчмә дәрес рәвешендә узды, анда 7Б сыйныфында укучы балалар, сыйныф җитәкчесе Ирина Фирсова, биология укытучысы Наилә Гафарова, урманны саклау һәм яклау инженеры Александр Мерзлов, Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәис Габдрахманов катнашты. Алар укучыларга урманнарга карата сакчыл караш турында гына түгел, ә урман биләмәләрен саклау һәм арттыру турында да сөйләде. Акция кысаларында балалар шулай ук "Сабантуй" бәйрәме районындагы территорияне дә чистартты. Укучылар төрле традицион чараларда һәм конкурсларда бик теләп катнаша, әлеге чаралар балаларда туган төбәккә карата мәхәббәт һәм кайгырту хисләрен тәрбияләүдә, үз авылыңның табигатенә карата сакчыл караш формалаштыруда бәхәссез роль уйный. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашуларны, туган төбәк табигатен саклауга чираттагы мәртәбә өлеш кертү мөмкинлеген балалар зур түземсезлек белән көтеп ала.

Нурлат урманчылыгында яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, чөнки урманга карата сакчыл карашны балачактан үк сеңдерергә кирәк. Шушы максатта берничә мәктәптә Урман дәресләре уздырылды, алар барышында балаларга уен формасында урман хуҗалыгы турында сөйләделәр. Балалар табышмакларга җавап эзләде һәм урман тематикасы буенча бирелгән сорауларга җавап бирде. Шул ук көнне Нурлат ш. 4 нче мәктәбендә укучылар урман музеенда булдылар, ул Нурлат урманчыгы бинасында урнашкан. Чара барышында балалар бик күп нәрсә хакында белде: урман хуҗалыгында кулланыла торган борынгы коралларны, урманчы формасын, медальләр, таныклыклар, карталар һәм күп кенә башка әйберләрне күрделәр.  Балаларга урманчы династияләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук урман фондын чүп-чардан чистарту эшендә катнашты һәм урман фондында юллар буйлап ташлап калдырылган каты көнкүреш калдыкларын җыеп алырга булыштылар. "Урманчыларның көнкүреш предметларын зур кызыксыну белән өйрәнгән, сорауларга җавап биргән һәм урман чистарту акцияләрендә ихтыяри нигездә катнашкан балаларны күреп, без һәрчак сөенәбез. Киләчәктә урман сагында торачак, урманны яклаячак һәм аңа карата сакчыл карашта торачак яңа буын үсеп килә дигән сүз", – ди урманчылар.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда республика территориясендә үсүче агачларның генфондын яхшыртуга махсус игътибар бирелә. Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә быел шул максатта 500 мең данә күләмендә токым үзенчәлекләре яхшыртылган гади нарат кәлшәләре үстерелде. Әлеге орлыклар үзлекләре генетик яктан яхшыртылган утырту материалыннан нигез алган урман плантацияләреннән җыеп алынды. Орлыклар март аенда чәчелде, кәлшәләр уңышлы гына шытып чыктылар һәм утырту материалы сыйфатында, Татарстанның урман фондын токым үзенчәлекләре яхшыртылган урман культуралары белән баету өчен, республиканың төрле почмакларына юнәлдереләчәк. Киләчәктә әлеге урман культураларының сыйфат һәм күләм күрсәткечләре тагын да яхшырак булачак.

Мондый эш элегрәк Кайбыч, Шәһәр яны һәм Яшел Үзән урманчылыкларында да уздырылган иде. Хәзер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы инициативасы нигезендә, яхшыртылган утырту материалы урман хуҗалыкларына үзәкләштерелгән рәвештә таратылачак.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график буенча, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын салу-алу шартнамәсен төзү хокукын сату буенча аукцион уздырылды. Барлыгы 5: Болгар, Буа, Лаеш, Кызыл Йолдыз һәм Кама урманчылыкларыннан 56 лот чыгарылган иде.

"Кәләй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ белән берлектә масштаблы җыештыру эшләрен уздырды. Чара "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында оештырылган иде. Кәләй т/ю станциясе поселогында яшәүчеләр дә урманны чистарту эшенә кушылды. Бота кишәрлеге урманчылыгының 108 номерлы кварталы очраклы гына сайланмаган иде. Әлеге урман территориясе поселокка орынып тора, намуссыз кешеләр биредә каты көнкүреш калдыкларын турыдан-туры чокырга урнаштырып, чүплекләр урнаштыра. Массакүләм җыештыру барышында урман биләмәсе чистартылды, ә чүпләр каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Бу көнне урманчылар шулай ук җирле халык белән урманнарда санитар-экологик нормаларны бозуның ярамаганлыгы турында әңгәмәләр дә уздырды. 

"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре иҗтимагый оешмаларның активистлары һәм волонетрлар белән берлектә Кама Тамагы муниципаль районында Антоновка авылы янәшәсендә 1000 данә күләмендә төп урман хасил итүче токым чәчкеннәрен утыртты. Агачларны Идел елгасының яр буе зонасын яшелләндерү максатларында буш торган урыннарга утырттылар. Табигать саклау акциясенә җирле халык та актив теләктәшлек белдерде. Чарага өлкәннәр дә, балалар да килде, Келәр кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Илһам Гәрәев агачны үсеп китсен өчен ничек дөрес утыртырга кирәклеге турында сөйләде. "Биредә безнең кул белән утыртылган урман үсәчәк", – дип сөенде балалар, чәчкеннәрне утыртканда.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республикада "Агач ташучы машина" операциясе уза – дәүләт урман инспекторлары ТР буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә агач материаллары һәм үзагач ташу буенча рөхсәт документларын тикшерүгә бәйле рейдлар уздыра. "Зәй", "Аксубай", "Лубян", "Саба", "Әлмәт", "Болгар", "Алабуга", "Яшел Үзән" урманчылыклары хезмәткәрләре урман законнары бозылуны чикләү максатында мобиль һәм стационар ЮПХ постларында үзагач һәм агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейдлар уздырды. Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 24 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә урман законнары бозылуның ике факты ачыкланды.

Быелгы ел барышында 25 бозу факты ачыкланды – болар агач материалларын һәм үзагачны урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш, шулай ук ЛесЕГАИС системасында сату-алу турында килешүләрне теркәмичә транспорт белән ташу очраклары.

Мондый очракларда вазыйфаи затларга административ штраф күләме утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта агач материаллары да конфискацияләнә. Закон буенча транспорт чарасы да конфискацияләнергә мөмкин, чөнки "административ хокук бозу коралы" булып тора.

Сатып алынган агач материалының законлы булу-булмавын Интернетта – ЛесЕГАИС  системасындагы rosleshoz.gov.ru сайтында тикшереп карарга була – бу агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм мәгълүмат системасы. Агачларны законсыз кисү яки башка төрле хокук бозулар турында урман сагының турыдан-туры номеры – 8(800)100-94-00 буенча хәбәр итәргә була.

“Кама урманчылыгы” ДКУ һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре Чистайдагы урман биләмәләрен тиешле санитар торышка китерде. Чара Чистай кишәрлеге урманчылыгы урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә җирле халык актив катнашты – урман территориясен чистарту эшенә барлыгы 65 кеше кушылды. Ике сәгать эчендә урманчылар халык белән берлектә 5 гектар мәйданда урман буйлап ташланган каты көнкүреш калдыкларын җыеп алды. Барлыгы 30 капчык тирәсе чүп җыелды – пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиннар. “Җирле халыкның әлеге акциягә теләктәшлек белдерүенә без бик шат, бу бит чистайлыларда актив гражданлык позициясе бар, алар урманнардагы чисталыкны саклау мәсьәләсенә битараф түгел, дигәнне аңлата”, – дип билгеләде урманчылык хезмәткәрләре.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе барча республика буйлап 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International