ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Карта, йөгерү һәм җиңүгә омтылу. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ узган ял көннәре кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Биредә спорт ориентациясе буенча ярышлар узды. Студентлар карта ярдәмендә көллият территориясеннән минималь вакыт эчендә контроль пунктларны эзләде. Беренче курс студентлары конкурста актив катнашты. Ярышлар ярдәмендә аны оештыручылар төп максатка иреште – студентлар җирлектә юнәлеш алу күнекмәләрен үстерде. Шул рәвешле беренче курс студентлары үзләре өчен күп кенә кызыклы әйберләр белде, көллиятнең яңартылган инфраструктурасы белән танышты. Шулай ук үзләренең физик ныклыгын үстерде, чөнки балаларга йөгерергә күп туры килде. Җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

19-21 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта “Урман кисүче-2018” алтынчы Россия чемпионаты булды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 24 команда катнашты. Барлыгы 72 агач аударучы көч сынашты. Чемпионат кысаларында урман әзерләүче машиналарның – харвесторларның һәм форвардерларның операторлары арасында да ярышлар булды. Агач аударучылар түбәндәге дисциплиналарда ярышты: агач аудару, чылбыр алмаштыру, төгәл кискәләү, катнаш кисем белән кискәләү, сабаклар кисү һәм командалы эстафета. Машина операторлары: агач аудару, кисүче аппаратның чылбырын алмаштыру, бүрәнә кискәләү. Татарстан Республикасыннан “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ һәм “Саба урман хуҗалыгы” ДБУ агач аударучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы командасы команда зачетында дүртенче ел рәттән беренче урынны яулады. Руслан Николаев харвестер операторлары арасындагы абсолют беренчелектә 1 урынга лаек булды. Фидаил Адиев юниорлар арасында – 1 урын. Олег Алексеев “ботаклар кисү” дисциплинасында – 1 урын, “төгәл кискәләү” – 3 урын, абсолют беренчелектә – 4 урын. Николай Гришаков “агач аудару” дисциплинасында – 2 урын, абсолют беренчелектә – 5 урын. Александр Мортазин “катнаш кисем белән кискәләү” дисциплинасында – 3 урын.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Казан ярминкәсе" КҮдә "Чиста су. Казан" махсус күргәзмәсе һәм конгрессы уза, анда галимнәр, башкарма хакимият органнары белгечләре, экологик оешмаларның вәкилләре һәм урманчылар Иделне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен җыйналды. Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Идел, Чулман елгалары һәм аларның кушылдыклары буйлап яр буе саклык полосаларын утырту әһәмияте турында ассызыклады. Хәзерге вакытта Татарстандагы су саклаучы урман утыртмаларының мәйданы зур түгел. Үз чиратында, Татарстан урманчылары тарафыннан быелгы елда Арча һәм Биектау районнарында елгалар буйлап 59 гектардан артык мәйданда шундый агачлар утыртылды. Яр буе саклык полосалары – ул суга пычратучы элементлар, сәнәгый һәм каты көнкүреш калдыклары эләгүдән саклау өчен ясалма барьер. Министр урынбасары шулай ук яклагыч утыртмаларны булдырганда табигый составын җитди сакларга кирәклеге турында да искәртте, ә атап әйткәндә, яфраклы токымнар һәм куаклыклар утыртырга кирәк. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуында торган учреждениеләр тиешле финанслау булганда һәм җир кишәрлекләре бирелгәндә су саклаучы агач-куаклыкларны утырту эшләрен башкарырга әзер.

"Чиста урман миннән башлана!!!" – Кама Тамагы районында мәктәп укучылары катнашында урман территориясен җыештыру эше шундый шигарь астында узды. Җыештыруны "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ Келәр кишәрлеге урманчылыгында оештырдылар. Чара "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында узды. 8 һәм 9 сыйныф укучылары үзләренең кураторы – урманчылыкның урман остасы белән берлектә, чисталык урнаштыру һәм тиешле санитар торышка китерү өчен, урман кашагына чыктылар. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә территорияне көнкүреш калдыкларыннан арындырды, корыган ботакларны алып чыгып, зур күчләргә өеп куйдылар. Урманнарны чыбык-чабыктан чистарту эшенә дә хәйран вакыт китте. "Бүген урман фондын чистарту буенча уздырыла торган чаралар барыннан элек укучыларда табигатькә сакчыл караш формалаштыруга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәледергән булуын махсус ассызыкларга кирәк", – дип билгеләде Келәр кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Илһам Гәрәев.

Балалар халыкның табигатькә булган карашының яхшы якка үзгәрүенә сөенә, ә урманнарга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру – укытучылар һәм ата-аналар бурычы.

2018 елның 19-21 сентябрь көннәрендә Сверлау өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә урман аударучылар, харвестерлар һәм форвардерлар арасында Россиянең VI "Урман кисүче-2018" чемпионаты уза. 30 якын команда ярышларда катнашу теләген белдергән, моннан тыш, ярышларга Финляндиядән дә юниорлар килергә планлаштыра.

Урман аударучылар арасында Россиянең VI "Урман кисүче-2018" чемпионатында катнашучылар ярышлар тарихында иң зур приз фонды – 4.5 млн сум өчен көч сынашачак. Ике көн дәвамында урман аударучылар шәхси һәм төркем зачетларында ярышачак.

Россиянең "Урман кисүче-2018" чемпионатында Татарстан Республикасы командасында Нурлат урман хуҗалыгыннан урман аударучылар һәм Саба урман хуҗалыгыннан урман әзерләү машиналарының операторлары катнаша.

Чемпионат GRAND EXPO-URAL тармак күргәзмәләре атнасы белән бер вакытта узачак, бу исә өстәмә профессиональ аудиторияне ике чарага да җәлеп итәчәк. GRAND EXPO-URAL кысаларында Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате өчен машиналарның, җайланмаларның һәм технологияләрнең халыкара LESPROM-URAL Professional күргәзмәсе булачак, ул Урал-Себер төбәгендә тармак профессионаллары өчен иң зур чара.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясенең көзге өлеше старт алды. “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре аны “Ютазы УБМ” МБМУ учреждениесендә “Урманны сакла” темасына балалар иҗат конкурсын игълан итеп, башлап җибәрергә булды, биредә мәктәп укучылары үзләренең фантазиясен эшкә җиңде. Балалар урманның экологиягә булган әһәмияте, кешенең үз-үзен әхлаксыз тотышы урманга нинди зыян салырга мөмкин булуы турында шигырьләр сөйләде. Чара азагында мәктәп укучыларына һәм урамдагы кешеләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән листовкалар таратылды. Янгын куркынычы янаган чор азагына якынлашса да, урман янгыннарын булдырмый калу темасы актуаль булып кала.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

17-20 сентябрь көннәрендә "Лубян урман-техник көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында "Урманчылык" ДКУ хезмәткәрләре өчен "Диләнкеләр бүленеше һәм  таксациясе барышында эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" темасына квалификация күтәрү курслары уза. Дәресләрдә белгечләрне бүленеш һәм таксация барышында кулланыла торган норматив документлардагы үзгәрешләр, яңа приборлар һәм кораллар, геомәгълүмат технологияләре белән таныштыралар. Гамәли дәресләр вакытында тоташ кисү һәм урманны карап тоту өчен диләнкеләр бүлүне дөрес башкарырга өйрәтәләр. Лекцияләрдә шулай ук Иннополис университеты вәкилләре булды. Алар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен эшләнә торган геомәгълүмат системасын камилләштерү максатларында урман хуҗалыгы эшләре белән танышты.

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Өйрәнү-сынау шәһәр яны урманчылыгы" ДБУ белән берлектә Столбище һәм Матюшин кишәрлеге урманчылыкларында ауган агачларны чистарту һәм туфракны әзерләү буенча эшләр үткәрә. Быел җәй әлеге урман территорияләрен гарасат каты зарарлаган.

"Гарасаттан соң без ауган агачларны җыйдык һәм төпләрен чыгардык. Әлеге урында без туфрак әзерлибез, буразналар сызабыз, бу шулай ук табигый яңаруга булыша. Киләсе елга без биредә яңа агачлар утыртырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Матюшин кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.

Шул рәвешле урманнарны юкка чыгарып, гарасат узган урыннарда  берничә ел дәвамында яшь, тере, сәламәт урман үсәчәк. Биредә урман хасил итүче төп ылыслы төрләр - Ауропа чыршысы һәм гади нарат утырту ниятләнә.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы нигезендә уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе. Ул инде традициягә әйләнде һәм ел саен ике этапта – язгы һәм көзге чорда уздырыла, халык арасында елдан-ел күбрәк популярлык казана.

2018 елның 15 сентябрендә "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең көзге этабы старт алды. Урман хуҗалыгы белгечләре бакча-дача ширкәтләре вәкилләре һәм урман кишәрлекләренең арендаторлары белән берлектә урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм җирдә аунап яткан чыбык-чабыктан арындыру буенча чаралар күрәчәк. Ел саен акциядә республиканың барлык ведомстволарыннан һәм министрлыкларыннан, югары уку йортларыннан, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләреннән хезмәткәрләр актив катнаша.

Быел, акциянең язгы этабында табигатьне яклаучылар 2410 куб метр каты көнкүреш калдыгын, аунап яткан чыбык-чабык һәм корыган агач җыеп алды һәм чыгарды. Табигать саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитар-экологик торыш барлыкка китерү.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Урман атнасы" табигать саклау акциясе тәмамланды да. Әлеге акциягә йомгак ясап, "Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгыннан яшь урманчылар үзләрен бик актив күрсәтте. Балалар атнаны "Нарат чишмәсе"ндә көнкүреш калдыкларын массакүләм җыештыру эше белән төгәлләргә булды. Шуның белән балалар үзләренең табигатькә булган сакчыл карашын күрсәтте.

Шулай ук мәктәп укучылары миләш җимешләрен җыйды, аларның бер өлеше алга таба эшкәртелгәннән соң көзен "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигына чәчеләчәк. Ә калган өлешен яшь урманчылар кошларга калдырырга булды, чөнки озакламый салкыннар җитә һәм әлеге җимешләр канатлы дусларга азык булачак.  

Эшләрне тәмамлаганнан соң балалар ачык һавадагы чатырга урнашты һәм килгән көзнең гүзәллеген манзара кылды. Урманчылык хезмәткәрләре исә мәктәп балаларын кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International