Карта, йөгерү һәм җиңүгә омтылу. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ узган ял көннәре кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Биредә спорт ориентациясе буенча ярышлар узды. Студентлар карта ярдәмендә көллият территориясеннән минималь вакыт эчендә контроль пунктларны эзләде. Беренче курс студентлары конкурста актив катнашты. Ярышлар ярдәмендә аны оештыручылар төп максатка иреште – студентлар җирлектә юнәлеш алу күнекмәләрен үстерде. Шул рәвешле беренче курс студентлары үзләре өчен күп кенә кызыклы әйберләр белде, көллиятнең яңартылган инфраструктурасы белән танышты. Шулай ук үзләренең физик ныклыгын үстерде, чөнки балаларга йөгерергә күп туры килде. Җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.