Татарстан урманчылары урман аударучылар арасында Екатеринбургта узачак алтынчы "Урман кисүче 2018" Россия чемпионатында катнаша

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19-21 сентябрь көннәрендә Сверлау өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә урман аударучылар, харвестерлар һәм форвардерлар арасында Россиянең VI "Урман кисүче-2018" чемпионаты уза. 30 якын команда ярышларда катнашу теләген белдергән, моннан тыш, ярышларга Финляндиядән дә юниорлар килергә планлаштыра.

Урман аударучылар арасында Россиянең VI "Урман кисүче-2018" чемпионатында катнашучылар ярышлар тарихында иң зур приз фонды – 4.5 млн сум өчен көч сынашачак. Ике көн дәвамында урман аударучылар шәхси һәм төркем зачетларында ярышачак.

Россиянең "Урман кисүче-2018" чемпионатында Татарстан Республикасы командасында Нурлат урман хуҗалыгыннан урман аударучылар һәм Саба урман хуҗалыгыннан урман әзерләү машиналарының операторлары катнаша.

Чемпионат GRAND EXPO-URAL тармак күргәзмәләре атнасы белән бер вакытта узачак, бу исә өстәмә профессиональ аудиторияне ике чарага да җәлеп итәчәк. GRAND EXPO-URAL кысаларында Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате өчен машиналарның, җайланмаларның һәм технологияләрнең халыкара LESPROM-URAL Professional күргәзмәсе булачак, ул Урал-Себер төбәгендә тармак профессионаллары өчен иң зур чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International