Бүген "Казан ярминкәсе" КҮдә "Чиста су. Казан" махсус күргәзмәсе һәм конгрессы уза, анда галимнәр, башкарма хакимият органнары белгечләре, экологик оешмаларның вәкилләре һәм урманчылар Иделне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен җыйналды. Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Идел, Чулман елгалары һәм аларның кушылдыклары буйлап яр буе саклык полосаларын утырту әһәмияте турында ассызыклады. Хәзерге вакытта Татарстандагы су саклаучы урман утыртмаларының мәйданы зур түгел. Үз чиратында, Татарстан урманчылары тарафыннан быелгы елда Арча һәм Биектау районнарында елгалар буйлап 59 гектардан артык мәйданда шундый агачлар утыртылды. Яр буе саклык полосалары – ул суга пычратучы элементлар, сәнәгый һәм каты көнкүреш калдыклары эләгүдән саклау өчен ясалма барьер. Министр урынбасары шулай ук яклагыч утыртмаларны булдырганда табигый составын җитди сакларга кирәклеге турында да искәртте, ә атап әйткәндә, яфраклы токымнар һәм куаклыклар утыртырга кирәк. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуында торган учреждениеләр тиешле финанслау булганда һәм җир кишәрлекләре бирелгәндә су саклаучы агач-куаклыкларны утырту эшләрен башкарырга әзер.