Бер атна эчендә Татарстанның сигез урманчылыгында "Агач ташучы машина" операциясе уздырылды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Республикада "Агач ташучы машина" операциясе уза – дәүләт урман инспекторлары ТР буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә агач материаллары һәм үзагач ташу буенча рөхсәт документларын тикшерүгә бәйле рейдлар уздыра. "Зәй", "Аксубай", "Лубян", "Саба", "Әлмәт", "Болгар", "Алабуга", "Яшел Үзән" урманчылыклары хезмәткәрләре урман законнары бозылуны чикләү максатында мобиль һәм стационар ЮПХ постларында үзагач һәм агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейдлар уздырды. Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 24 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә урман законнары бозылуның ике факты ачыкланды.

Быелгы ел барышында 25 бозу факты ачыкланды – болар агач материалларын һәм үзагачны урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш, шулай ук ЛесЕГАИС системасында сату-алу турында килешүләрне теркәмичә транспорт белән ташу очраклары.

Мондый очракларда вазыйфаи затларга административ штраф күләме утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта агач материаллары да конфискацияләнә. Закон буенча транспорт чарасы да конфискацияләнергә мөмкин, чөнки "административ хокук бозу коралы" булып тора.

Сатып алынган агач материалының законлы булу-булмавын Интернетта – ЛесЕГАИС  системасындагы rosleshoz.gov.ru сайтында тикшереп карарга була – бу агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм мәгълүмат системасы. Агачларны законсыз кисү яки башка төрле хокук бозулар турында урман сагының турыдан-туры номеры – 8(800)100-94-00 буенча хәбәр итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International