Чистай урманнарында “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе узды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

“Кама урманчылыгы” ДКУ һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре Чистайдагы урман биләмәләрен тиешле санитар торышка китерде. Чара Чистай кишәрлеге урманчылыгы урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә җирле халык актив катнашты – урман территориясен чистарту эшенә барлыгы 65 кеше кушылды. Ике сәгать эчендә урманчылар халык белән берлектә 5 гектар мәйданда урман буйлап ташланган каты көнкүреш калдыкларын җыеп алды. Барлыгы 30 капчык тирәсе чүп җыелды – пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиннар. “Җирле халыкның әлеге акциягә теләктәшлек белдерүенә без бик шат, бу бит чистайлыларда актив гражданлык позициясе бар, алар урманнардагы чисталыкны саклау мәсьәләсенә битараф түгел, дигәнне аңлата”, – дип билгеләде урманчылык хезмәткәрләре.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе барча республика буйлап 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International