ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

Мари Иле Республикасының 6 нчы "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгы әгъзалары Министрлыкның урман музеенда булдылар. Татарстанның атказанган урманчысы, музей директоры Илгиз Зарипов уздырган экскурсия кысаларында балалар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының барлыкка килүе, хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары турында төшенчәләр алды. Төп эшлеклеләр, атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, урман хуҗалыгына кадрлар әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү йортлары белән таныштылар. ТРның урманлы өлешенә, аның мәйданнары кимүенә китергән сәбәпләргә, урманнарның токым составына зур игътибар бирелде. Урман торгызу, тәрбияви кисү һәм агач әзерләү, урманнарны янгыннардан саклауны оештыру, шулай ук агач материалы эшкәртү технологиясе күрсәтелде. "Урманчы кордоны" почмагы һәм анда урын алган агач эшләнмәләре балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.  

Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары эшен оештыруга һәм аларның казанышларына, мәктәп урманчылыкларындагы балаларның кул эшләнмәләренә һәм аларның иҗат эшчәнлегенә махсус игътибар бирелде.

"Музей директоры белән аралашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды, предметлар һәм вакыйгалар турында кызыклы һәм үтемле итеп аңлатылды. Мондый музейлар, һичшиксез, мәдәни-белем бирү, табигать саклау һәм тәрбия бирү үзәге булып тора", – дип билгеләде Мари Иленнән мәктәп урманчылыгы вәкилләре.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Танышу сәфәре барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Аксубай урманчылыгы" ДКУ дәүләт урман фонды кишәрлекләрен карады, биредә урман торгызу эшләре уздырылган. Быелның язгы чорында санитар кисү урыннарында Европа чыршысы һәм гади нарат чәчкеннәре утыртылган. Равил Кузюров шулай ук урман фондының ике ел элек урман торгызу эшләре уздырылган кишәрлеген дә карады, агачларның үсеп китү дәрәҗәсе 80 процент тәшкил итә.

Соңрак Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Биләр урманчылыгы" ДКУ һәм "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ тикшерде. Равил Кузюров урманчылык контораларын, урман кисү буенча эш цехларын һәм урман питомнигын карады. Министр шулай ук урман торгызу эшләре кишәрлекләре белән дә танышты. Язын әлеге урыннарда Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән җитештерелгән ылыслы токым урман культуралары утыртылган. Хәзерге вакытта "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын, күршеләрендәге иярчен (кирәкмәгән) үсемлекләр аларга комачауламасын өчен, механика ярдәмендә һәм кулдан тәрбияли. Равил Кузюров шулай ук "Инвитро" ысулы белән алынган өчплоидлы усак плантацияләрен дә карады.  Әлеге агачлар элиталы усак клоннары булып тора.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре белән аралашты, башкарыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтергә кушты һәм алга таба уңышлы эш теләде. 


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләрендә эш сәфәре белән булды. Равил Кузюров урманчылык контораларын һәм урман хуҗалыгының эш кишәрлекләрен карады.
Министр "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман фондында язгы урман торгызу эшләре барышында утыртылган урман культураларына махсус игътибар юнәлтте. Асылда, Равил Кузюров 0,8 гектарда сабаклы имәннең урман культураларын карады. 2018 елда "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман фондында барлыгы 24 гектарда урман культуралары утыртылды.

Равил Кузюров шулай ук урман питомнигын карады, хәзерге вакытта биредә сабаклы имән, гади нарат, кызыл тал, Гибрид-38 тирәге, гади чыршы, Себер карагачы, сары сәрви агачы, корычагач, гади миләш, гади балан, иенке каеннар үсә.

Урманчылыкны караганнан соң Равил Кузюров "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры башкарыла торган урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеге өлешендә активлашырга кушты.
 

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында Түбән Кама урманчылыгында урман кишәрлеген тәртипкә китерде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган акциягә шәһәрнең битараф булмаган кешеләре дә кушылды. Түбән Кама урманын чистарту эшендә муниципаль учреждениеләрнең хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар, көллиятләрдә укучылар, пенсионерлар һәм волонтерлар катнашты. Җәмгысе 160 тирәсе кеше тырышлык күрсәтте. 25 кубометр күләмендә көнкүреш калдыгы җыелды һәм чыгарылды. Акция кысаларында шулай ук каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылуын ачыклау һәм чикләү буенча 3 рейд уздырылды. Ачыкланган фактлар буенча административ эш кузгатылды.

Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен штраф 500 сумнан 10 000 сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр мондый гамәлләр яклаучы урманнарда, махсус якланучы урман кишәрлекләрендә, урман-паркларның яшел поясында башкарылган булса – штраф 5000 сумнан 500 000 сумгача тәшкил итәчәк. "Татарстанның чиста урманнары" акциясе 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында агачлар утыртуның язгы сезоны тәмамланды, урманчылар аны урман-культура сезоны дип йөртә. Әлеге сезон кысаларында 20 миллион данә күләмендә 4000 гектар мәйданда урман культуралары утыртылды. Татарстанның урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагачы, сабаклы имән һәм өянке каен кебек агачлар белән тулыланды.

Хәзерге вакытта яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшләре төгәлләнеп килә. Быел аларны утырту планы 1813 га тәшкил итә. Моннан тыш, урман питомникларында 16,0 гектарда урман орлыкларын чәчү эше дә тәмамланды. Агач утырту эше көзен дәвам иттереләчәк.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Су спорты төрләре сараенда Татарстан Йөзү федерациясенең хисап-сайланма конференциясе булды, аның барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров иҗтимагый оешманың яңа президенты итеп сайланды. Моңарчы әлеге вазыйфаны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев биләгән иде.

Дүшәмбе, 28 май көнне, Равил Кузюров җитәкче сыйфатында Йөзү федерациясенең беренче киңәшмәсен уздырырга планлаштыра.

Урманнарда янгын чыгуның югары куркынычлылык дәрәҗәсе билгеләнүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга даими рәвештә авиапатруль эше уздырыла. Урманнарда янгыннарны һәм янгын куркнычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре бозылу очракларын ачыклау максатында очкыч белән тикшерү эше АН-2 самолетында махсус эшләнгән маршрутлар буенча башкарыла. Авиация ярдәмендә тикшерү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 15 төтен ноктасы ачыкланды. Аларның төгәл координаталары билгеләнде, бу хакта кичекмәстән диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына хәбәр ителде.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә иң күп янып китү очраклары Татарстан Республикасының Чистай, Минзәлә, Мөслим муниципаль районнарында билгеләнде.

Быел авиация ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә гамәлдәге урман законнарын бозу очраклары да ачыкланды, гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.

 

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш алуны уздыру максатларында, Нурлат районында булды. Чара #ӘЙДӘУРМАНЧЫБУЛЫРГА! шигаре белән узды. Урманчылар агитбригадасы белән очрашуда 200 тирәсе кеше катнашты. Командага Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов җитәкчелек итте. 

Урман тармагы хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы министрлыгы турында фильм презентацияләде һәм урманчы һөнәренә илтүче барлык баскычлар турында, Лубян урман-техника көллиятендә белем алу өстенлекләре һәм әлеге уку йортын тәмамлап чыгучыларга булган ихтыяҗ турында сөйләде. Ул – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты.

#ӘЙДӘУРМАНЧЫБУЛЫРГА акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла. Аның максаты – яшьләрне урманчылар рәтенә җәлеп итү.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Зәй урманчылыгы" ДКУ һәм "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләрен тикшерде. Эш сәфәре барышында Равил Кузюров урман хуҗалыгының эш урыннарын, агач эшкәртү цехын карады, биредәге хезмәткәрләр белән аралашты. Шулай ук 2 нче типлы янгын-химия станциясе һәм урман питомнигы белән танышты. Питомникны карауда Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов та катнашты. Татарстанның урман хуҗалыгы министры урман питомнигын карап тотуның нәтиҗәлелегенә аеруча зур игътибар юнәлтте һәм хезмәткәрләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Хәзерге вакытта "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ җирләрендә урман хасил итүче Европа чыршысы, Себер карагачы, гади нарат кебек төп токымнарның 500 меңгә якын чәчкене үсә.

Министр шулай ук Болгар һәм Өргәнчә кишәрлеге урманчылыкларында сайланма санитар кисү кишәрлекләрен карады. Соңыннан Равил Кузюров урманчылык, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук "Урман транспорт компаниясе" АҖ вәкилләре белән эш киңәшмәсе уздырды. Министр алар эшчәнлегенә бәя бирде һәм алга таба перспектива өчен бурычлар билгеләде.


20
май, 2018 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, марафондагы башка катнашучылар исәбендә, 3 чакрымлы дистанцияне йөгереп узды.

Бүген Татарстан башкаласындагы Меңьеллык мәйданында Татарстандагы спорт календаренда иң зур чабышка – Казан марафоны-2018 чарасына старт бирелде. Массакүләм чабышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Матч-ТВ" спорт телеканалы генераль продюсеры Тина Канделаки, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук акциягә теләктәшлек күрсәтте.
30 еллык тарихы булган турнирга өч ел элек яңача импульс бирелә һәм ул хәзер яңа форматта татарстанлыларны гына түгел, төрле илләрдәге спортчыларны да җәлеп итә. 3 чакрымлы дистанциядән тыш, 10, 21,1 һәм 42,2 чакрымлы аралыкларга да чабышлар каралган. Быел илнең 28 иленнән 10 меңгә якын кеше Казан марафонында катнашу теләген белдергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International