ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Яшь активистлар – “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ һәм “Укыту-тәҗрибә табигый урман хуҗалыгы” ДБУ каршындагы мәктәп урманчылыгы әгъзалары “Урманны янгыннан сакла!” акциясен үткәрде. 2017 елның 13 июнендә Дәрвишләр бистәсендә 84 нче мәктәп укучылары җирле халыкка урманнарны саклау һәм яклау темасына багышланган меңнән артык агитацияләү кәгазен таратты һәм ябыштырып чыкты. Казан шәһәренең мәктәп урманчылыгы Ләйсән Хәйруллина җитәкчелегендә эшли. Мөгаллимә сүзләренә караганда, мәктәп урманчылыгы туган төбәкне өйрәнү, сыйныфтан тыш эшчәнлек башкару, мәктәп укучыларының фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү, янәшә урнашкан урманнарны саклауда һәм Казан шәһәре белән, тулаем алганда, республика территориясен яшелләндерүдә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Табигатькә карата мәхәббәт хисләрен сабый чактан ук сеңдерергә кирәк. Мәктәп урманчылыгында балалар ел дәвамында урман биләмәләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш турында белемнәр ала. Шулай ук мәктәп укучылары урманчылар өчен дә зур ярдәмчеләр булып торалар: туган төбәкне яшелләндерү чараларында катнашалар, агачларны тәрбиялиләр, орлыклар җыялар, скверларны һәм паркларны яңа сыерчык оялары белән баеталар. Шулай итеп, Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә быелгы уку елында балалар тарафыннан канатлы дуслар өчен 15 оя эленде.


9
июнь, 2017 ел
җомга

9 июньдә Казанда уза торган экология советы кысаларында Архангельск өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автомономияле округының урман комплексы вәкилләре танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар. Архангельск өлкәсе урман хуҗалыгы министры К.М. Доронин һәм ХМАО Урман комплексы департаменты җитәкчесе урынбасары Е.П. Плотницкий Саба урманчылыгында урман хуҗалыгын алып баруның югары дәрәҗәдә булуын бәяләп үттеләр.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Мамадыш районында “Утырту материалын үстерү, урманнар җитештерү һәм ерганак-сазлык утыртмаларын утырту. Урман культураларын урман каплаган мәйданга күчерү” темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, район башлыгы Анатолий Иванов, җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыгы директорлары катнашты.

Семинар барышында урманчылар Сокольский һәм Комазан кишәрлеге урманчылыкларында булдылар, биредә 2013 нче елда һәм быел утыртылган урман культуралары, ерганак-саз утыртмалары каралды, аларга анализ ясалды. Шулай ук урманчыларга урман әзерләү техникасының эше дә күрсәтелде.

Утырышта Алмас Нәзиров билгеләп узганча, урман культураларына һәм яклаучы утыртмаларга нигез салу эше төгәлләнгән: “Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быелгы һава шартлары урман утыртмалары өчен иминлекле булды. Салкынча һава, безгә – урманчыларга – файдага гына. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман янгыннарына юл куелмады, бу шулай ук җәйге чорда да бик әһәмиятле булып тора. Урман питомникларына орлык чәчү һәм аларны урман культуралары белән баету эшләре төгәлләнде диярлек. Шулар белән берлектә агротехник яктан тәрбияләү, соңгы 2 елдагы урман культураларын тулыландыру, орлыкларны җыеп алу һәм киләсе елның язында урман торгызу эшләрен башкару һәм урман үрчетү өчен туфрак әзерләү эшләрен башкарырга туры киләчәк”.

Киңәшмә барышында министр билгеләп узганча, Мамадыш районы нәселле урманчылар ватаны булып тора һәм бу төбәк белгечләре һәрчакта да хезмәт сөючәнлеге, үз эшен белеп башкаруы һәм урманга карата сакчыл карашы белән дан тоталар.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урман торгызуга зур игътибар бирелә. Бүген 1831 гектарда урман культуралары утыртылган. Чагыштыру өчен: 2015 елда бу күләм 1658 гектар тәшкил иткән.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Урман торгызу эшләрен башкарганда Татарстан Республикасын утырту материалы белән тәэмин итү өчен төбәк урманчылыкларының территорияләрендә урман питомниклары эшләп килә, аларда ачык грунт шартларында төп урман хасил итүче токымнарның чәчкеннәрен һәм үсентеләрен үстерәләр.

Урманны ясалма ысул белән үстерү ике юл белән: урман культуралары мәйданнарына чәчкеннәрне һәм утыртмаларны утыртып һәм орлыклар чәчеп башкарыла.

Ведомство буйсынуындагы питомникларда урман орлыкларын язгы чәчү тулысынча төгәлләнде. 22 гектар план булганда белгечләр тарафыннан 24 гектарда чәчү эшләре башкарылды. Шулар белән берлектә, хәзерге вакытта питомникларда чәчкеннәрне чүп үләннәреннән чистарту һәм аларга су сибү эшләре алып барыла.

Ел саен 5 июнь көнендә планета халкы халыкара экология бәйрәмен  — Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтә.

Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган конференция үткәрелүгә бәйле. Моннан 40 ел элек үк планета халкын әйләнә-тирәлекнең пычрану мәсьәләләре, кешелек цивилизациясенең алга таба үсеше борчый башлаган.

1971 елда 23 илдән килгән 2 меңнән артык атаклы сәясәт эшлеклесе, тикшеренүчеләр, язучылар һәм рәссамнар БМО генераль сәркатибенә мөрәҗәгать имзалап җибәрәләр. Документта табигать пычрануга бәйле рәвештә кешелеккә карата булган куркыныч турында кисәтә торган фактлар китерелә. Табигатьне яклау буенча комиссия төзелә, аның вәкилләре дөньяның һәр илендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру вәкаләтенә ия була. Әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлдерелгән махсус оешмалар барлыкка килә. Оешмаларның хезмәткәрләре табигатькә үсеш алган индустриядән китерелә торган зыянны минимумга калдырырга омтылып калмыйча, кешелекнең тереклек итү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр дә үткәрәләр. Бүген дөньяви бергәлек экологик торышны яхшырту өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрә.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә урманчылар барлык гражданнарны табигатькә сакчыл карашта булырга һәм туган планетабызның экологик балансы җимерелүгә юл куймаска чакыра.


2
июнь, 2017 ел
җомга

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында Аксубай, Чабаксар һәм Ибрай кишәрлеге урманчылыклары коллективлары урманны чүптән чистартты. Урманчылар 4 кубометрдан артык көнкүреш калдыгын җыеп алдылар, шуның белән берлектә әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртуга үзләреннән өлеш керттеләр. “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дәвам итә. Табигатьне саклау акциясендә теләге булган, туган төбәгенең проблемаларына карата битараф калмаган һәркем катнаша ала. Урман сагы хезмәткәрләре һәркемне экология акциясенә кушылырга, урманнарны чистартуда һәм ямьләндерүдә булышырга чакыра.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә бөтен дөньяда бик күркәм һәм кояшлы бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне (International Children's Day) билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көненең үз флагы да бар.

Флагтагы яшел фон үсешне, гармонияне, сафлыкны һәм уңдырышлылыкны символлаштыра. Җир билгесе үзәктәге кешеләрнең стильләштерелгән фигураларын берләштерә, алар бердәмлек, тигезлек һәм уртак сабырлык принциплары белән берләшкән. Җир билгесе үзе – ул уртак йорт – үзенең күп төрле һәм күп кырлы булуы белән гүзәл планетабыз символы.

Россиянең урман тармагында яшел төс рәсми геральдика символларында шулай ук үсешне, үрчемлелекне, Россия Федерациясендәге урманнарның сыйфат һәм сан ягыннан артуын символлаштыра.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан илебезнең яшел алтыннарын яклау һәм саклау мәсьәләләре белән кызыксынучы, аларны үрчетүгә һәм урманда барган процессларны фәнни яктан тирәнрәк аңларга омтылучы балаларны, кызларны һәм егетләрне ватаныбызда үсә торган урманнарның ябалдашлары астына җәлеп итү, берләштерү өчен бик күп эш башкарыла.

Булачак кадрларны әзерләүдә дә, шулай ук, тулаем алганда, мәгариф системасында да, мәктәп урманчылыклары әһәмиятле роль башкара. Бу бердәм эшкә мөкииббән киткән – табигатьне өйрәнү, урман үсемлекләрен үстерү һәм утырту, урман кишәрлекләрен саклау, урманны саклауда һәм төзекләндерүдә урманчылыкларга ярдәм күрсәтү эше белән мәшгуль булган мәктәп укучылары берләшмәсе. Бу шулай ук биология, география, экология һәм күп кенә башка фәннәр буенча да белемнәр туплау ысулы да.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Экология елында һәм урманны торгызу һәм урманнар белән нәтиҗәле, аларны ярлыландырмыйча идарә итү буенча эшчәнлеккә зур урын бирелә торган урманнан файдалануны интенсификацияләү моделен кертү кысасында мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге аеручы мөһим.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә урманны яратучы яшьләр өчен 1570 мәктәп урманчылыгы ачык, алар 34 мең тирәсе кешене берләштерә.

Яшь урманчылар урман культураларын үрелдерү эшләрен алып бара, орлыклык плантацияләргә нигез сала. Алар орлыклар шытып чыгу, үсентеләр үсеше өчен туфрактагы шартларның, микроэлементларның, үсеш стимуляторларының ни рәвешле йогынты ясавын ачыклыйлар. Мәктәп урманчылыкларының төп бурычларының берсе – табигатьне саклау. Балалар табигать һәйкәлләрен ачыклыйлар һәм аларны сак астына алалар. Урманчылыкларның күпчелегендә табигатьне саклау буенча почмаклар һәм музейлар оештырылган, мәктәп укучылары әңгәмәләр, лекцияләр, докладлар белән чыгыш ясыйлар, төрле смотрлар, конкурслар, слетлар, кичәләр, викториналар оештыралар.

Мәктәп урманчылыгының эше – ул эпизодик чара түгел, ә укучылар өчен бөтенлекле, планлаштырылган, ел дәвамында башкарыла торган укыту, хезмәт итү, тикшеренү, агарту һәм мәдәни эшчәнлек башкару системасы. Бу очракта гореф-гадәтләр өлкән һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларын бердәм коллективка берләштерә, рәсми булмаган аралашу тиз формалаша, һәркем табигатьне саклау эшендә үз урынын таба. Шул ук вакытта экологик берләшмә һәркемнең аерым үсешенә һәм шәхес булып формалашуына да ярдәм итә, ул мөстәкыйль уйлап, мөстәкыйль эш итеп кенә калмыйча, үзенең эш-гамәлләрен башкаларны үз эшчәнлегенә җәлеп итә белә торган һәм үзенең дусларына ярдәм күрсәтергә сәләтле булган коллектив белән дә килештереп эшләргә өйрәнә.

Гадәттә, мәктәп урманчылыкларына аларның әгъзаларын урман һөнәрләре белән таныштыру һәм үзләштерү буенча һөнәри юнәлеш бирү бурычы куелып килә. Мәктәп урманчылыкларын тәмамлап чыгучыларның күбесе алдагы тормышларын урман тармагы белән бәйләү карарын кабул итә.

“Безнең Ватаныбыз бер сезнең белән, һәм максатыбыз да бер – аны тагын да гүзәлрәк итәргә. Моның өчен без хәбәрләшеп эшләргә тиешбез. Экологик белем һәм тәрбия бирү бурычларын бергә хәл итәргә, Россиянең табигый байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен билгеле бер чараларны күрергә. Балаларның, яшьләрнең экология оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү өчен Рослесхоз ишекләре һәрвакыт ачык. Илебез сезгә таяна!” – дип белдерде Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

“Тыюлыклы Татарстан өчен 100 яхшы гамәл” республика акциясе кысаларында Свияжски заказнигы территориясендә экология десанты булып узды. Свияжски УББМ, Макулово УББМ коллективлары озак еллар дәвамында акциянең актив партнерлары һәм катнашучылары булып торалар. Заказникка 5-7 сыйныфларда укучылар, “Табигатьнең яшь яклаучылары” түгәрәге әгъзалары килде. Балалар дустанә рәвештә Исаково, Тихий Плес торак пунктларында Зөя елгасының яр буе полосаларын чистарттылар. Десантта катнашкан һәркем Урман хуҗалыгы министрлыгыннан дипломнар, призлар һәм татлы бүләкләр алды.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Урман хуҗалыгының алып барылышы белән танышу һәм тәҗрибә алмашу максатыннан, Татарстан Республикасына Бурятия Республикасының Урман хуҗалыгы республика агентлыгы делегациясе килде. Делегатлар Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барды. Анда ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Чара барышында ике якның үзара хезмәттәшлек итүенең өстенлекле юнәлешләре һәм алга таба бергәләп эшләү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 20 маендагы 607 нче номерлы карары белән Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләренең Россия Федерациясе Табигать ресурслары тарафыннан кертелгән яңа редакциясе расланды.

Урманнарны зарарлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү һәм норматив хокукый актларны Урман кодексына тәңгәллләштерү максатыннан, Кагыйдәләр әлеге имзаланган карар белән яңа редакциядә расланды.

 Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә, аерым алганда, урманнардагы санитар куркынычсызлык чараларының урманнарның бирешмәүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән системасы киңәйтелгән, урманнарны яклау чараларын планлаштыру һәм оештыруның төп принциплары билгеләнгән.

Агачлар торышы категорияләре шкаласы кертелә, санитар куркынычсызлык чараларын тормышка ашырганда, урманнарның санитар һәм патологик торышын бәяләү шуңа туры китереп үткәреләчәк.

Шулай ук урманлы районнарда әзерләп куелган агач материалын урманда саклауны тыю сроклары да билгеләнгән.

Кабул ителгән карарлар урманнарга начар факторлар йогынтысыннан килә торган зыянны киметүгә һәм урман экосистемасының бирешмәүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International