ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген безнең планета экологик һәлакәт алдында тора, аның аеруча дәһшәтле хәбәрчесе – парник эффекты. Бары тик үсемлекләр генә, углекислый газны эшкәртеп, аны кислородка әйләндерергә сәләтле. Моңа бәйле рәвештә, ресурсларны саклау мәсьәләләренең, ә тәгаен әйткәндә, кешелекнең кәгазьгә, агач материалына һ.б. гел артып торучы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен урманнарны юкка чыгарудан саклауның әһәмияте зурая бара. Ел саен 13 млн гектар урман юкка чыгарыла, ә аның үсүе бары тик 6 гектар гына тәшкил итә. Һәр секунд саен планетада футбол кыры зурлыгындагы урман бетеп тора, дигән сүз бу. Кирәкмәгән кәгазь һәм катыргыны җыеп, ягъни макулатурадан файдаланып, бу проблеманы өлешчә хәл итеп була. Ул чакта киселгән агачларның санын киметә алыр идек.

Арчаның “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы советы мәктәптә “Макулатура җый – агачны коткар!” дигән акция игълан иткән. Берничә көн дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре мәктәпкә макулатура китерде. Барлыгы 1113 кг җыйганнар! Җыелган кәгазь макулатура кабул итүчеләргә тапшырылды, ә бу акциядә актив катнашкан барлык укучылар грамоталар алачак. 269 кг җыйган 7 нче сыйныф акциянең җиңүчесе булды, ә шәхси беренчелектә 7 нче сыйныфтан Камил Нигъмәтҗанов җиңде. Ул 140 кг макулатура тапшырды. Тормыштагы актив позициягез өчен барыгызга да рәхмәт!

Урманнардагы янгын куркынычы вазгыяте турында бүген мәгълүмат чаралары вәкилләренә урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Э.Н. Бәдертдинов сөйләде: “Татарстан урманнарында янгын куркынычының 3 нче классы билгеләнә. Шуңа да карамастан,  кешеләр чүп-чар һәм корыган үлән яндыруны дәвам иттерә. 2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында” 212 нче номерлы карар чыгарылганын искәртәм. Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 4тән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була”.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Узган елгы белән чагыштырганда, корыган үләнне яндыру очраклары 3 тапкыр арткан. 2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында” 212 нче номерлы карар чыгарылуга да карамастан,  республика халкы чүп-чар һәм корыган үлән яндыруны дәвам иттерә.

Исегезгә төшерәбез: янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта кипкән үләнчел үсемлекләрне яндыру, учаклар кабызу, агач кайрысына, кискәннән калган калдыкларга һәм тиз янып китүчән материалларга ут элдерү, шулай ук корыган агачларны, куакларны автомобиль юллары, тимер юллар, юл үткәргечләр янында калдыру ТЫЕЛА.

Кипкән үләнчел үсемлекләрне, камылны, урганнан калган калдыкларны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запастагы җирләрдә яндыру, кырларда учаклар кабызу шулай ук ТЫЕЛА.

Язгы чорда коры һәм җылы һава торышы урнашу белән, ел саен үләнгә теләсә кайда ут төртү, салам калдыкларын һәм чүп-чар яндыру фактлары булып тора. Рослесхозның аналитик мәгълүматларына караганда, былтыр урман янгыннарының 100 очрагына корыган үлән яндыруның 82 очрагы туры килгән, контроль булмау аркасында, янгын урман утырмаларына күчкән.

2016 елда 1 майга, космостан күзәтү юлы белән, авыл хуҗалыгына караган һәм башка җирләрдә ут кабынып китүнең 31 очрагы ачыкланган булган.

Татарстан урман үстерүчеләре кисәтә: ут белән сак булыгыз! Сүндерүгә караганда, янгынны булдырмый калу яхшырак.

Инде традициягә кергәнчә, узган ял көннәрендә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе булды. Анда 40 мең татарстанлы катнашты. Яшь агачлар республиканың барлык муниципаль районнарында һәм Казан шәһәре янындагы территорияләрдә утыртылды. Үзәк чара башкаланың Идел буе районындагы Вахитов скверында узды, анда ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 300 агач (чыршы, юкә, карагай һ.б.) утырттылар.

Үрентеләр һәм үсентеләр утырту буенча урманчылыклар арасында “Ислейтар урманчылыгы” ДКУ (219 мең данә агач утыртылды) һәм “Буа урманчылыгы” ДКУ (145 мең данә агач утыртылды) аерылып тордылар.

Гражданнарның, төрле экологик оешмаларның теләкләрен, һава шартларының уңайлы булуын исәпкә алып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы “Урман утырту көне” акциясен уздыруны 20 майга кадәр озайта.

29 апрельдә Бөтенроссия экология өмәсе булды. Экология акциясенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һ.б. кушылды.  Казанда Мемориаль Җиңү паркы территориясен чистарттылар, ә аннан соң Җиңү һәм Дуслык аллеясына йөз сирин куагы утыртылды.

Рөстәм Миңнеханов: “Экология елы инде беренче нәтиҗәләрен бирә. Бик күп кеше бүген гаиләләре белән бергә Җиңү паркында узучы өмәгә чыкты. Былтыргы яфракларны җыйдылар, бөтен җирне чистарттылар, агачлар утырттылар. Башкарылган бу зур эштә үзенең дә катнашуы белән һәркем горурланыр, дип уйлыйм”, – дип билгеләп үтте.


28
апрель, 2017 ел
җомга

“Урман утырту көне” – дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган, исеменнән үк күренгәнчә, агач утыртуга, юкка чыккан урманны торгызуга яки шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен: паркларны, скверларны һ.б. яшелләндерергә һәм мәдәниләштерергә омтылуга бәйле үзенчәлекле бәйрәм.

2017 елның 28 апрелендә Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе урманчылыгы коллективлары “Урман утырту көне” бөтенроссия акциясен башлап җибәрде. Туган шәһәрләрен һәм авылларын яшелләндерүгә 130дан артык кеше (42 оешма) кушылды.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре мөселман зиратына бара торган юл буйлап 200 каен һәм 200 миләштән хәтер аллеясы утырттылар.

Шәһәр, мәктәпләр, авыл җирлекләре өчен утырту материалының, питомниктан казып алынып, утырту урыннарына кадәр Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан илтеп бирелгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Әзерләнгән үсентеләр арасында нарат, юкә, каен, миләш, спирея һ.б. бар.

Әйдәгез, без дә бу гүзәл бәйрәмгә кушылыйк һәм Ватаныбызны яшелләндерүгә хәлебездән килгән кадәр өлеш кертик!

Иртәгә, 29 апрельдә, республика күләмендә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе була. Табигатькә битараф булмаганнарның барысын да бу чарага кушылырга чакырабыз.

Гадәт буенча, акция республиканың барлык муниципаль районнарында, Шәһәр яны урманчылыгының һәм Казан шәһәренең берничә мәйданчыгында: Биектау кишәрлеге урманчылыгында Зур Дәрвишләр бистәсенең 93 нче кварталы тирәсендә 15 га мәйданда; Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 46 нчы кварталында 2 га мәйданда; Иске Казан кишәрлеге урманчылыгының 171 нче кварталында 3 га мәйданда узачак. Үзәк чара Казанда – шәһәрнең Идел буе районындагы Вахитов скверында була, анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашачак.

Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын торгызу һәм арттыру гына түгел, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклап калу проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне һәм кешеләрнең яшәү тирәлеген яхшырту да.

Акциядә барысы 40 меңнән артык татарстанлы катнашачак. Республика территориясендә гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б. кебек урман барлыкка китерүче токымнарны утыртачаклар. 29 апрельдә барлыгы 1,5 млн данә яшь агач утыртылачак.

Татарстан Республикасындагы санитар-экологик икеайлык кысасында Буа урман хуҗалыгы һәм урманчылыгы белгечләре, “Буа ветеринария техникумы” ДАҺМУ студентлары белән бергәләп, урман кишәрлеге территориясен җыештырды. Чарада барлыгы 60 кеше, шул исәптән “Газ җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү” бүлегенең 2 һәм 3 нче курс укучылары катнашты. Балалар бик әйбәт итеп эшләделәр, 20 га мәйданлы территорияне зур канәгатьлек белән һәм дәртләнеп чистарттылар, 20 тонна чүп-чар чыгардылар.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе шәһәренең “3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф оешмасында “Кичке Таң” ДКТЗ инспекторлары катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган семинар булып узды. Семинарның максаты укучыларның игътибарын кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы проблемаларына (һаваның, суның, туфракның пычрануы, урман янгыннары, калдыклар күбәю, Россиянең һәм Татарстан Республикасының энергетика һәм авыл хуҗалыгы проблемалары) җәлеп итү иде.

Сәламләү сүзендә дәүләт заказнигы башлыгы Әһли Фәйзуллин болай дип билгеләп үтте: “Экологик белемнәр көне барыбызга да үзебез яши торган планета турында һәрвакыт истә тоту зарурлыгын һәм аның яшәргә яраклы хәлдә булуын кайгыртырга кирәклеген искәртә. Һаваның, суның, туфракның пычрануы турында истән чыгармаска кирәк. Бу көн әрәмгә үтмәсен иде”.

Экологик мәсьәләләр чишүгә багышланган “Могҗизалар кыры” уенында укучылар үзләренең белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Уенда берничә команда катнашты. Дөрес җаваплар өчен аларга баллар һәм экология темасына язылган текстлы кәгазь битләре бирелде. Балалар һәрбер сорау, һәрбер балл өчен көрәште. Уен кызганнан-кыза барды. Экологик викторина игътибарны әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклап калу проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Биремнәрне барлык төркемнәр дә менә дигән итеп үтәде. Чара барышында укучылар экологик проектлар да яклады: калдыклар белән эш итүнең төрле вариантлары турында сөйләделәр, килеп туган вазгыятьне яхшырту өчен һәрберебезнең нәрсә эшли алуын аңлаттылар. Беренче категорияле белгеч Тәлгать Нуриевның тал чыбыкларыннан читән үрергә өйрәтүче осталык дәресе балаларны аеручы мавыктырды. Шулай ук укучыларны экологик белем алудагы казанышлары, кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Экологик белемнәр көне чараларында катнашып, балалар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, шактый гына уңай тәэсирләр алдылар. Иң актив катнашучылар “Кичке Таң” заказнигы грамоталары һәм бүләкләре белән билгеләп үтелде. Әгерҗе районында табигатьне саклау чараларында иң актив һәм иҗади катнашучы буларак, мәктәпкә буклетлар һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы бүләк ителде.

Экология елы кысасында Аксубай муниципаль районы Үзәк китапханәсендә экологиягә багышланган районкүләм “Терек планета” маҗаралы уены булып узды. Анда төрле мәктәпләрдән 13 команда һәм “Аксубай урманчылыгы” ДКУ белгечләре катнашты.

Бу чараның максатлары һәм бурычлары экологик белемнәрне арттыру, экология буенча балаларның мәдәнилеген формалаштыру, укучыларның иҗади һәм танып-белү активлыгын, командада эшләү күнекмәләрен үстерү иде.

 Конкурс йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр бүләккә Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләреннән чәнечкеле чыршы үсентеләре алды. Балалар, бик күп якты тәэсирләр алып, канәгать калдылар.

 Безнең планетада бар тереклек бер-берсе һәм әйләнә-тирә белән тыгыз бәйләнештә яши: үсемлекләр туклыклы матдәләрне туфрактан ала, хайваннар үсемлекләр белән туклана, ә кешегә ризык та, ресурслар да кирәк. Әгәр табигатьтәге бу тигезлек бозылса, экологик кризис башлана. Шуңа күрә тирәлегебез безнең яклауга мохтаҗ, ә моның өчен белем кирәк. Белемне мавыктыргыч уеннар рәвешендә алу балаларда экологиягә карата зур кызыксыну уята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International