Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы коллективы Минтимер Шәрип улы Шәймиевка карата яңгыратылган барлык котлау сүзләренә дә кушыла.
Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез!
2017 елның 16 гыйнварында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының 2016 елның 16 сентябрендәге "Урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү тәртибен һәм урман патологиясен тикшерү актының рәвешен раслау хакында"гы 480 номерлы боерыгы басылып чыкты.
Боерыкта урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрүнең яңа Тәртибе билгеләнә һәм урман патологиясен тикшерү актының рәвеше раслана.
Урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү тәртибе урман патологиясен тикшерүләрне ике төргә бүлә – "урман патологиясен визуаль ысул белән тикшерү" һәм "урман патологиясен инструменталь ысул белән тикшерү".
Визуаль ысулда җир өстендә яки читтән торып тикшерү методларыннан, шул исәптән, һава судноларыннан, пилотсыз очкыч аппаратлардан һәм космик аппарат мәгълүматлары буенча шифр ачудан файдаланып, җир өслеген читтән торып зонд белән тикшерү методларыннан файдаланырга рөхсәт ителә, ә инструментлар ярдәмендә тикшерү ысулында бары тик җир өсте кораллы тикшерү методларыннан гына файдаланырга ярый.
Кораллы тикшерү ысулы урман кишәрлекләренең зарарланган чикләрен һәм мәйданнарын тәгаенләү максатында кулланыла.
Шулай ук документта урман таксациясе бүлендекләреннән аерылырга мөмкин булган урман патологиясе бүлемтекләренең минималь мәйданнары да кертелә. Урман патологиясе буенча бик зур куркыныч янаган зона өчен бу мәйданның күләме 0,1 гектар, уртача куркынычлы зона өчен 0,5 гектар һәм аз күләмле куркыныч янаган зона өчен 1,0 гектар тәшкил итә.
Янгыннардан зыян күргән урманнар өчен урман патологиясе тикшеренүләрен визуаль ысул белән үткәрү буенча минималь вакытлар кертелә: югары һәм уртача ешлыклы түбән өслекле янгыннарда – 1,5-2 ай, түбән ешлыклы булганда – 2-2,5 ай. Җир өсте һәм җир асты янгыннары өчен тикшерүләрнең вакытлары чикләнми.
Урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү буенча эшләрне башкаручының шәхси җаваплылыгын арттыру документның әһәмиятле новелласына әверелде – элек тикшерү актына комиссия, хәзер исә турыдан-туры берлек санындагы башкаручы имза салачак.
Документ Россиянең Юстиция министрлыгында 2017 елның 13 гыйнварында 45200 номеры белән теркәлгән.
2017 елның 16 гыйнварында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының 2016 елның 12 сентябрендәге "Зыянлы организмнарның таралуын кисәтү чараларын гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау хакында"гы 470 номерлы боерыгы басылып чыкты.
Зыянлы организмнарның таралуын кисәтү чараларын гамәлгә ашыру кагыйдәләрендә зыянлы организмнарга каршы көрәш алып бару буенча санитар-савыктыру, профилактикалау һәм агитацияләү чараларын, аларның чиратын һәм башкару тәртибен үз эченә ала торган урман хуҗалыгы эшләренең комплексы тасвирлана.
Документ Россиянең Юстиция министрлыгында 2017 елның 13 гыйнварында 45199 номеры белән теркәлгән.
"Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре заказник территориясендә кошларны саклау һәм ашату буенча чаралар үткәрде. Кышкы чорда кошларны һәм җанварларны ашатуга зур игътибар бирелә. Җимлекләр даими рәвештә азык белән тулыландырылып тора. "Зөя буйлары" ДТКЗ белгечләре тарафыннан "Зөя буйлары" ДТКЗ заказнигының торышын контрольдә тоту буенча да шулай ук рейдлар үткәрелеп тора.
"Алабуга" махсус икътисади зонасында 2003 елдан башлап "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" төрек компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган начар сыйфатлы агач эшкәртү проекты республиканың урман хуҗалыгы өчен бүген өстенлекле юнәлеш булып санала. Төзелгән шартнамәләр нигезендә, 2013 елдан башлап 2016 елга кадәр, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан заводка 1 миллион куб тирәсе үзагач тапшырылды. МДФ икенче линиясен сафка бастырганнан соң "Алабуга" МИЗдагы предприятиенең проект куәте елына 1050 мең куб метр МДФ плитәсе һәм 40 миллион куб метр ламинат тәшкил итә.
31 гыйнварда Пермь шәһәрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының "Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне нәтиҗәле үтәве: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар" темасына күчмә киңәйтелгән утырышы булачак, чарада РФ Президентының ИФО буенча тулы хокуклы вәкиле аппараты катнашачак.
2017 елның 13 гыйнварында Балтач ДТКТ белгечләре Сосна урта белем бирү мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләргә багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Экология дәресе кысаларында "2016 елгы парклар маршы" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
2017 елның 12 гыйнварында Балтач ДТКТ хезмәткәрләре Карадуган урта мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык дәрес үткәрде. Чара барышында укучыларга (“2016 елгы парклар маршы” акциясендә җиңүчеләргә) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
Тыюлыклар һәм милли парклар көнендә ил буйлап "Тыюлык дәресе" старт алды. Акция кысаларында "Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре Буа районы Яңа Тинчәле авылы урта мәктәбендә ачык дәрес үткәрделәр. Укучыларны "Зөя буйлары" тыюлыгының эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук милли парклар һәм тыюлыклар: беренче махсус сакланучы табигый территориянең кайчан һәм кем тарафыннан оештырылуы, заказникларның, милли паркларның һәм тыюлыкларның бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылуы хакында сөйләделәр.
"Россиякүләм тыюлыклар һәм милли парклар көне" – экологлар календаренда чагыштырмача яңа дата. Аны 1997 елдан башлап билгеләп үтә башладылар. Нәкъ менә шул елда "Кыргый табигатьне саклау үзәге" белән "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" ел саен Россия Федерациясендә "Тыюлыклар һәм милли парклар көне"н билгеләп үтү тәкъдиме белән чыктылар. 11 гыйнвар көне юктан гына сайлап алынмаган, бу көнне 1916 елда Россиядә беренче – Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аның территориясендә Долина Гейзеров дигән могҗизалы урын бар.
2020 елга кадәр Россиядә 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасында бүген 174 махсус саклаунчы табигый территория (МСТТ) бар, аларның гомуми мәйданы 168,85 мең гектар тәшкил итә. Шул рәвешле, ТРда МСТТ өчен бүлеп бирелгән җирләрнең күләме Татарстан Республикасы мәйданының 2,48%ын тәшкил итә. 25 МСТТ "заказник" категориясенә карый, аларның 11ендә үз хакимиятләре бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 144 табигый ядкәр исәпләнә.
Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы беренчел халәтендә саклана, бу исә күп кенә, бер өлеше бары тик тыюлыкларда, заказникларда һәм табигый ядкәрләрдә генә яшәүче кыргый хайваннарны саклап калырга булыша.